События

Сарай-Чокырчада бәхетле кешеләр яши 13.11.2015

Сарай-Чокырчада бәхетле кешеләр яши

Сарай-Чокырча фермасына килүгә андагы кешеләр күплегенә игътибар иттем.

— 31 кеше эшли монда, — диде ферма мөдире Рифат Гыйлаҗев. — Авылның үз кешеләре генә җитми, Курсадан да килеп эшлиләр.

Заманында Корайваннан да күпме халык шунда төшеп эшли иде. Балык күле төзелгәч көймәдә йөзеп тә йөрделәр әле. Корайванның үзендә дә фермалар калмаган хәзер. Ә менә Сарай-Чокырдадагысы гөрләтеп яши. Ишекне ачып керүгә яктылык, чисталыктан күзләр камашып китә. Сыерлар да ялт иткән.

— Айга ике тапкыр чисталыкны тикшерәбез, — ди “Курса МТСы” ширкәтенең баш зоотехнигы Рафил Абдуллин. — Быел чисталык өчен бер сыерга айлык түләүне 80 сум иттек.

Баш белгеч бу көнне терлекчеләргә премия акчасы алып килгән иде. Көзге якта 11 литрдан башлап өстәмә түләү тәртибе керткәннәр. Бер сыердан савымны 1 килограммга арттырган савымчы 1500 сум премия ала. Сөт җитештерүгә бәйле эштә булган башка терлекчеләргә 500 сум түләнә.

Лаборант Мәдинә Галәветдинова савытлар күтәреп контроль саву уздырырга әзерләнеп йөри.

— Контроль савуны айга ике тапкыр үткәрәбез, — дип аңлатма бирә Р. Абдуллин. — Аның нәтиҗәләре буенча майлылык хуҗалыкның уртача күрсәткеченнән югарырак булган терлекчеләргә шулай ук өстәмә акча түләнә.

Рацион белән кызыксынам. Сыерларга көнгә 1,5 килограмм солы бирәләр. Сөткә карап 5 килограмм чамасы фураж, мул итеп сенаж ашаталар. Печән белән салам кардада — теләгән кадәр ашасыннар гына.

Сарай-Чокырчада һәм Урта Курсада һәр терлекчегә 50шәр сыер беркетелгән, Аланда — 25әр. Ун айлык эш нәтиҗәләре буенча Урта Курсадан Гөлнара Шәфигуллина беренче урында. Ул барысы 182 тоннага якын сөт сауган, бер сыерга 5558 килограмм туры килә. Шул ук фермадан Фәридә Хәлиуллина — 151, Сарай-Чокырчадан Ризәлә Гафурова — 139, Урта Курсадан Гөлнар Бакирова — 138, Сарай-Чокырчадан Сания Рәхимова 136 тонна сөт сауганнар. 100 тоннадан артык савучылар — 12.

Сарай-Чокырча фермасында бозау караучылар Галина Вәлиева, Хәмсәнә Рамазанова, Урта Курсадан Гөлүсә Мөхәммә- диева, Нурия Гарифуллина, Дилбәр Юлдашева, Аланнан Гөлчәчәк Галиева, Илһамия Садыйкова хезмәтләре дә мактауга лаеклы.

Сарай-Чокырча фермасында хезмәт ветераннары Хәмит Әмиров, Мөдәрис Саматов та бик кирәкле кешеләр.

Әйе, авылны яшәтү өчен ферма кирәк. Районыбызның кайбер авылларыннан бу көннәрдә “Фермадан терлек алып китәргә җыеналар, без нишләрбез?” — дигән шомлы хәбәрләр килә. Монысына ук, бәлки юл куелмастыр…

Ильяс Фәттахов

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение