События

Нурлы апа 14.01.2019

Нурлы апа

Арча үзәгендә яшәүче Гөлфия ханым Коръән ашы үткәрде. «Мин Арчада абыстайларны бик белеп бетермим, Коръән укырга кемне чакырыйм икән?» — дип киңәш сорады ул бездән.Без: «Әлфия апаны чакыр, бик тыйнак, әйбәт апа, вәгазьларне, догаларны да бик әйбәт укый, тавышы да йомшак, матур», — дип киңәш бирдек. Әлфия апа Рәхимова риза булган, Арча станциясеннән вакытында менеп җитте. Хәтта соңга калмагаем дип, такси яллап менгән. Бик җылы, нурлы мәҗлес булды. Вәгазьләр дә тыңладык, әрвәхләргә догалар да укылды, соңыннан сөйләшеп тә утырдык. Гөлфия ханым, кунаклар бик ошатты абыстайны. Рәхмәт әйтеп бетерә алмадылар. Рәхмәт киңәш өчен безгә дә эләкте. Рәсемдә: Әлфия апа әнә нинди матур чәчәкләр үстерә. Р.Н.

http://arskmedia.ru/2019/01/14/nurlyi-apa/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение