События

Арчада татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар 17.01.2019

Арчада татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

Кичә Милли үсеш стратегиясе эскизын тулыландыру буенча татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышу блды. Әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында узды.

Җыелышта Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарыннан 82 вәкил катнашты.

Алар арасында - район башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Татар конгрессының җирле оешмалар вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, татар яшьләр оешмалары әгъзалары.

Бу Милли үсеш стратегиясе буенча фикер алышуның беренче утырышы. Киләсе җыелышлар Нурлат, Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Буа шәһәрләрендә көтелә.

18 гыйнвар көнне утырыш Норлат районында үтә. Биредә Аксубай, Алексеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан килгән татар җәмәгатьчелеге фикер алышачак.

23 гыйнварда Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган утырышны Бөгелмә шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Бу мәйданчыкта Баулы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт районында яшәүче милләттәшләребез җыела.

25 гыйнварда исә очрашу Яр Чаллы шәһәрендә билгеләнгән. Биредә Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан вәкилләр катнашуы көтелә.

30 гыйнварда Буада Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Чүпрәле районнарыннан һәм Болгардан килгән татар җәмәгатьчелеге Татар халкы үсеше стратегиясенә карата фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала.

"Татар-информ", Айдар Әхмәдиев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178895/






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение