События

Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды 18.01.2019

Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды

17 гыйнварда Арчаның 4 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы үзенчәлекле кунаклар кабул итте: биредә «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының район этабы узды.

Әлеге исем өчен 8 тәрбияче көч сынашты: Арчаның 1 нче балалар бакчасыннан Лилия Йосыпова,  4 нче балалар бакчасыннан Гүзәл Фәхриева, 6 нчы балалар бакчасыннан Гөлнара Шәрәфетдинова, 8 нче балалар бакчасыннан Гөлнар Сәйфуллина, 9 нчы бакчадан Сиринә Җаббарова, 10 нчы бакчадан Лиана Хисмәтуллина, 11 нче бакчадан Резеда Хәбибуллина, Яңа Кенәр балалар бакчасыннан Рәмзия Гайфуллина. Һәммәсе тәҗрибәле, үз эшенең остасы, балаларны яратып, әти-әниләр белән уртак тел табып эшләүчеләр.

Һәр тәрбияче номинацияләр буенча җиңүче булып танылды. Зона ярышларында район данын яклап 1 нче урынга лаек булган Лилия Йосыпова һәм 2 нче урын иясе Лиана Хисмәтуллина көч сынашачак.

Тәрбиячеләр бәйгедә катнашырга ярдәм иткән хезмәттәшләренә зур рәхмәтле.




http://arskmedia.ru/2019/01/17/archada-tarbiyachelar-el-tarbiyachese-iseme-chen-k-ch-syinashtyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение