События

Тел стратегиясе: старт Арчада бирелде яки Тел Әлифбадан башлана 20.01.2019

Тел стратегиясе: старт Арчада бирелде яки Тел Әлифбадан башлана

 Туган  телебез  булган  татар  телен  саклап  калу,  киләчәк  буыннарга  матур,  аһәңле  итеп  тапшыру  бүгенге  көннең  үзәк  мәсьәләсе.   Бөтендөнья  татар  конгрессы  шул  максатларда  бик  вакытлы  һәм  бик  кирәкле  эш  башлап  җибәрде.  Татар  телен  саклау  һәм  үстерү  стратегиясен  эшләүгә  старт  бирелде  Арчада. “Әлифба”  музее  да  бу  мөһим  эшкә  үзенең  лаеклы  өлешен  кертә  алуына  сөенәм  мин.  Тел  әнидән,  бишек  җырыннан  башланса,  белем  әлифбадан  башлана.  Нәкъ  менә  әлифбаны  үз  туган  телендә  укыган  кешеләр  телнең  булачак  сакчылары  дип  уйлыйм  мин.  “Алтыда  белгәнне  алтмышта  да  онытмас”, —  ди халык  мәкале.

Музейны  караганнан  соң  язган  тәэсирләр  дәфтәрен  ачам.  “35  ел  укытучы  булып  эшләү  дәверендә  моңа  охшаш  музей  күргәнем  юк  иде.  Биредәге  байлыкның  исәбе-хисабы  юк!  Әлифбаларны  күзәтү  барышында  күңелемдә  мең  төрле  тойгы  уянды:  туган  илем,  халкым,  милләтем  өчен  горурлану;  әти-әнием,  бабаларым,  үзем  укыган  әлифба  китапларын  күрү,  татар  язуының  үткәнен,  киләчәген  күзаллау – искиткеч! “ – дип  яза  Татар  дәүләт  гуманитар  институты  доценты  И.Х.Муяссарова.  “Киләчәктә  дә  армый-талмый  эшләгез,  сезнең  эш – милләтебезнең  йөзек  кашы  булырдай  эш,” – дип  тә  өстәп  куя.

“Музей  һәммәбезгә  дә  бик  ошады,  әйбәт  тәэсир  калдырды.  Биредә  бик  бай  рухи  мөлкәт  тупланганына  инандык.”  Бу  сүзләр  Казан  Дәүләт  педагогия  университеты  профессоры  Фәрит  Хатиповныкы.  Җәмәгать  эшлеклесе  Сәйдә  Зыялы  мондый  юллар  калдырган:  “Белем  иле”  ачкычы —   Әлифбага  музей  оештырып  нинди  зур  эш  эшләгәнсез.  Сокландым,  сөендем,  бик  рәхмәтле  булдым.”  Заманында  Арча  педагогия  училищесын  тәмамлаган  шагыйрә  Рифә  Рахман  музейның  гомере  озын,  эшләре  дәвамлы  булсын  дигән  теләген  калдырган.

Мәктәп  укучыларының  бик  күп  теләкләре  бар.  “Музейда  алган  тойгылар,  белемнәр  безгә  киләчәкатә  нык  ярдәм  итәр  дип  уйлыйбыз,” – дип  язганнар  алар.  “Музей  башкара  торган  эш  бик  югары  бәягә  лаек”, — дип  бик  зур  рәхмәтен  җиткергән  психология  фәннәре  кандидаты  Әмир  Газеев.  Арчаның  беренче  урта  мәктәбе  2  сыйныф  укучысы  Камилнең  әнисе  Гыйззәтуллина  Резедә  болай  дип  яза:  “Татар  теленең  яшәве  өчен  бу  музей  бик  кирәкле  һәм  уңай  дип  уйлыйм.  Һәм  бүген  рус  мәктәбендә  укучы  балаларның  монда  килүе  алар  өчен  бик  файдалы.”

Балалар  белән  беррәттән  ветераннар  да  музейның  еш  кунаклары.  “Мин  үзем  Арча  педагогия  училищесын  1954  елда  тәмамләдым,” – дип  яза  Фатыйхов  Рифгать  Фатыйхович. “ Әлифба”  музее  укыган  елларны,  укытучыларымны  искә  төшерде.  Бик  тә  кадерле,  тәүге  китапны  кулга  алгач,  беренче  сыйныфта  укыган  вакытымны  күз  алдымнан  кичердем”.

“Я – Россиянин”  журналының  баш  мөхәррире  Алсу  Бикбаева  һәм  “Мәдәни  җомга”  газетасы  бүлек  мөдире  Нурия  Сәйяр  шундый  язу  калдыралар:  “Сездә  гаҗәеп  дәрәҗәдә  музей  бар.  Олы  җанлы  педагоглар  эшли.  Иң  яраткан  язучыларыбыз  Гариф  Ахунов  белән  Мөхәммәт  Мәһдиевнең  дә  биредә  укуы  безнең  күңелләрдә  зур  горурлык  хисе  уята”.

Дин  әһелләре  дә  музейда  еш  булалар.  “Гаҗәеп  матур,  тарихи  истәлекләр  белән  таныштык.  Үткәннең  юылмас  алтын  җәүһәрләре  тупланган.  Олуг  шәхесләрне  күреп  чиксез  горурлану  хисләре  кичердек.  Аллаһының  рәхмәтенә  ирешеп,  ахирәттә  аның  вәгъдә  иткән  җәннәтләрендә  дә  очрашып  сөенешергә  насыйп  булсын”.

“Музейга  килүебез  безнең  өчен  бәйрәм,  чөнки  без  Арча  педучилищесын  1982  елда  тәмамлаган  студентлар”, — дип  язалар  Миннемуллина  Гөлсинә  белән  Фәйзетдинова  Венера.  “Сәләй  Гататович  һәм  Рәмзия  Гыйләҗевна  белән  кабат  очрашкан   кебек  булдык.”

Алдагы  язу  белән  танышабыз.  “Арча  ягы  татар  халкының  горурлыгы,  куанычы.  Без,  Әлмәтләр – Риза  Фәхретдиннең  якташлары.  Музеегыз  бик  ошады.  Сезгә  иҗади    уңышлар,  бәхет-сәгадәт  телибез.  Филология  фәннәре  кандидаты  Р.Шаһиев.”  Татарстанның  халык  артисты,  оста  баянчы  Рамил  Курамшинга  да  музей  ошаган.  “Шунда  мин  үзем  укыган  илленче  еллардагы  әлифбаны  күреп,  балачагым  искә  төште”, — ди  ул.

“Әлифба”  музеена  килгән  саен  мин  ниндидер  изге  урынга  килгән  кебек  сизәм  үземне.  Әйе,  безнең  Әлифбабыз —  изге  китап,  туган  телебезнең  сакчысы,  туган  телебезнең  серле  сандыгы”.  Монысы  Түбән  Кама  педагогия  училищесы  директоры  Рәфкать  әфәнденеке.  Халыкка  мәгърифәт  нуры  таратучы  музейга  мәңгелек  гомер  телиләр  “Татарстан  яшьләре”  газетасы  хезмәткәрләре  Атлас  Гафиятов  белән  Флюра  Низамова.

“Арча  көллиятендәге  “Әлифба”  музее  дөньяда  бердән-бер  булуы  белән  таң  калдыра.  Беренче  шушы  уй  килгән  кешегә  мең  рәхмәтләр  яусын!”  Бу  сүзләрне  икътисад  фәннәре  докторы,  профессор  Касыйм  Йосыпов  язган.  Шулай  ук  үзләренең  музейга  соклануын  белдергән  язучылар, шагыйрьләр  бихисап:  Можга  татарларының  милли-мәдәни  автономиясе  рәисе,  шагыйрь  Илгиз  Кадыйров,  Башкортостан  язучысы  Мирсәй  Гариф,  Кырымтатар  Милли  Мәҗелес  рәисе  Хәмзә  Али,  шагыйрь  Гаяр  Искәндәр.  “Халкыбызның  энҗе  бөртегедәй  булган  мирасын  кадерләп  җыеп,  саклап,  бик  кирәкле  хезмәт  башкаруыгыз  өчен  рәхмәт  сезгә”, — дигәннәр  алар.  Ә  менә  язучы  Гөлчәчәк  Галиева  сүзләре:  “Ниһаять,  үземнең  бик  яраткан  “Әлифба”  музеенда  кабат  булырга,  кабат  чиксез  ләззәт  алу  бәхетенә  дә  ирештем.  Мине  әдәби  тәнкыйтьче  итеп  таныган  остазым  Рәмзия  апаның  үзен  дә  күргәндәй  булдым.  Мәңгелек  йортыңда  тыныч  йокла,  остазым!  Әле  без  исән  вакытта,  Сез  һәм  Сезнең  изге  хезмәтләрегез  безнең  йөрәкләребездә  мәңге  сакланыр!”.  “Без  бик  шат!  Чөнки  без  дә  шушы  Әлифба  китабыннан  укып  кеше  була  алдык”, — дип язганнар  Самара  өлкәсеннән  Гомәр  һәм  Хәйдәр  Вәлитовлар.

Музейга  килүчеләрнең  географиясе  искиткеч  киң.  Казахстан,  Якутия,  Кырым, Ингушетия, Башкортостан, Дагестан,  Калмыкия,  Барнаул,  Төмән, Санкт-Петербург,  Мәскәүдән  кунаклар  үзебезнең  илдән  булса,  Япония,  Англия,  Тайвань,  Төркия,  Германия,  Кытай,  Франция,  Төньяк  Корея,  Италия,  Швеция,  Иран,  Куба   кебек  чит  илләрдән  дә  музеебыз  белән  таныштылар,    Америка  Кушма  Штатларыннан  да  делегация  музейны  бик  ошатты.  Татарстан,  Россия  депутатлары,  министрлар,  хәтта  президентыбыз  Рөстәм  Нургалиевич  Миннеханов  та  музейда  булдылар.

Язмамны  “Татарстан  яшьләре”  журналистлары  сүзе  белән  тәмамлыйсым  килә.  “Арчалылар  булдырган!  Шундый  кыйммәтле,  кадерле  экспонатларны  җыеп,  тиңе  булмаган  музей  ачканнар.  Кечкенә  генә  бүлмәләрдә  урнашса  да,  аңа  сыйган  истәлекләр  колачлап  бетермәслек.”

“Әлифба”  музее  татар  теленең  сагында  торучы  зур  диңгездә  бер  кечкенә  кораб  кебек.  Шундый  кораблардан  төзелә  көчле  флот.  Беренче  укыган  китабыгыз  Әлифбаны  беркайчан  да  онытмагыз.  Сезнең  балаларыгыз  һәм  оныкларыгыз  хәреф  танырга  башка  халыклар  әлифбасыннан  өйрәнә  икән,  уйланыгыз, без  кемнән  ким?  Ата-бабаларыбызның  рухы безгә  рәнҗемәсме?  Русча  белмәсә  минем  балам  ЕГЭ  бирә алмас, институтка  керә  алмас,  карьера  ясый  алмас  дип  фикер  сөргән  ата-аналарга  минем  болай  дип  җавап  бирәсем  килә.  Безнең  президентыбыз  да,  Дәүләт  Советы  рәисе  дә,  күпчелек  министрларыбыз  да,  мин  югарыда  “Тәэсирләр  дәфтәреннән”  өземтәләрен  сезнең  хозурга  җиткергән  шәхесләр  дә  татар  мәктәпләрен  тәмамлаган,  әлифба  укыган  кешеләр.

Музейга  килегез  һәм  матур  фикерләрегезне  язып  калдырыгыз.  Үзегезнең  тарихка  кереп  калуыгызны  сизми  дә  калырсыз. Еллар  үткәч  укуы  ничек  күңелле  бит.

Дамир  Таҗиев,  “Әлифба”

музее  җитәкчесе

http://arskmedia.ru/2019/01/20/tel-strategiyase-start-archada-birelde-yaki-tel-alifbadan-bashlana/

Фото: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178941/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение