События

Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды 21.01.2019

Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды

20 гыйнвар көнне «Арча-Арена» боз сараенда 8 нче мәртәбә Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры узды. Ул быел аеруча истәлекле, чөнки Фәнилнең тууына 50 еллыкка багышланган иде.

Турнирда Арча ветераннарыннан тыш, Балтач, Саба, Кукмара районы командалары да катнашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев Фәнил турында истәлекләре белән уртаклашты. «Ул районыбызның зыялы шәхесләренең берсе иде. Тормышны, спортны, туган якны ихлас яратты», — диде ул. Фәнилнең тормыш иптәше Лилия ханым турнирга килгән спортчыларга ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде, аларга уңышлар теләде.

Көне буе барган күңелле һәм мавыктыргыч уеннарда Арча ветераннар командасы җиңеп чыгып, 1 урынны яулады.

2 урында Балтач, 3 нче урында Кукмара районнары командалары.  Сабалар 4 нче урында.

                                                                              


http://arskmedia.ru/2019/01/21/archada-fanil-garafiev-istalegena-hokkey-turniryi-uzdyi-video/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение