События

Тәртип һәм хокук сагында 13.11.2015

Тәртип һәм хокук сагында

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ел да һөнәри бәйрәмнәре – Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Мәдәният йортында зурлап үткәрә.

Кичә юлларда иминлек сагында торучы ЮХИДИ хезмәткәрләренең көндәлек эшләрен чагылдырган видеофильм белән башланып китте.

– Видеофильмнан күренгәнчә, кич, көндез, эш көне, ял, бәйрәм, кар, яңгыр, дип тормый, сез юлда. Хезмәтегез авыр, сүз дә юк. Шул ук вакытта кыскартулар бара. Җаваплылык арта, хезмәткәрләр саны кими. Барлык авырлык калганнар җилкәсенә төшә. Сезгә авыр хезмәтегездә җиңеллек, сабырлык, иминлек телим, – диде район башлыгы Илшат Нуриев, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

– Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә шундый уңай нәтиҗәләргә ирешүегезне телим, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев. – Илдә хәлләр үзгәрә, кискенләшә. Бу, үз чиратында, полиция хезмәткәрләре эшен дә катлауландыра. Сездән һөнәри осталык, белем, тәҗрибә таләп ителә. Мин сезнең халык ышанычын аклаячагыгызга чын күңелдән ышанам. Моның өчен сезнең тәҗрибә дә, белем дә, һөнәри осталык та җитәрлек.

Айдар Баһавиев Россия Президенты Владимир Путин әмере белән Сочида 22нче кышкы Олимпия уеннарын оештыруда һәм үткәрүдә үзеннән зур өлеш керткән полициянең өлкән сержанты Ленар Вәлиевка истәлек медале, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы әмере белән полиция майоры Илнар Зөбәеровка – беренче, полициянең өлкән сержантлары Ленар Хәсәнов, Ленар Вәлиевка – икенче, полиция капитаннары Раил Батталов, Дамир Гарифҗанов, Рөстәм Мәгъсүмҗанов, кече лейтенант Данис Гафуров, старшина Альфред Әүхәдиев, өлкән сержант Илфат Хәкимовка өченче дәрәҗә “За отличие в службе” медальләре, Раил Батталовка “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе, прапорщик Илфат Абзаловка “Татарстан Республикасы эчке эшләр министрыннан” дигән язу белән “Восток” кул сәгате, бик күпләргә Мактау грамоталары тапшырды. Айдар Мөхәммәтшин белән Илнур Хәбибуллинга бу көнне полициянең кече лейтенанты погоннары бирелде.

Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре башкаруындагы җырлар, биюләр ул көнне тәртип, хокук сагында торучы полиция хезмәткәрләренә багышланды.

Гөлсинә Зәкиева

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение