События

Мөмкинлекләр зур 23.01.2019

Мөмкинлекләр зур

19 гыйнварда үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Районда 20 авыл хуҗалыгы  предприятиесе, 70тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар, аларда 2 меңнән артык кеше эшли.

– Ел җиңел булмады, – диде Р.Гатиятов. – 2017 елда җыеп алынган ашлыкка бәяләрнең түбән булуы, сөт бәяләренең кинәт төшеп китүе хуҗалыкларны кыен хәлгә куйды.

Республика җитәкчеләренә рәхмәт, ярты ел буе бюджеттан бер литр сөткә 3 сум өстәп түләделәр.

Ел башында терлекчелек һәм үсемлекчелекне үстерү буенча еллык планнар (“юл карталары”) төзелгән иде, уртача 5–10 процентка үсеш планлаштырылды. Моңа ирешүче, шул ук вакытта күрсәткечләре түбән хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, “Казанка”, Сафиуллин А.В., “Ашыт”, “Ашытбаш”, “Кызыл Яр”, Закирҗанов Р.М., “Игенче” хуҗалыклары сөт җитештерүне 165–106 процентка арттырдылар. “Тукай”, Лотфуллин З.Р. ширкәтләрендә сөт җитештерү 91–85 процент кына тәшкил итте.

Ит җитештерүдә Сафиуллин А.В., “Кишет”, Закирҗанов Р.М., “Ватан”, “Тукай”, “Кызыл Яр”, “Казанка”, “Ашыт” хуҗалыклары 40–11 процент үсеш бирде.

Терлекләрнең баш саны артмый диярлек. Дүрт хуҗалыкта кимеде дә әле. Район буенча үсеш 1 процент кына.

2018 елда игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 29,1 центнер уңыш җыеп алынды. “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә уңыш 37,9–37,1 центнер булды.

Уртача иген уңышы буенча күрше районнардан шактый калышабыз әле. 2019 елда 10 процент үсеш бирү бурычы куелды. Туфракны ашламыйча мул уңыш алып булмаячак. 2018 елда 1 гектарга уртача 50 килограмм минераль ашлама кертелгән иде. “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы” ширкәтләре 80–120 килограммга кадәр ашлама кертә алдылар.

“Курса МТСы”, “Венета”, “Игенче”, “Кырлай”, “Идел” хуҗалыклары 1 гектарга 60–20 килограмм ашлама тупладылар һәм бу эшне дәвам итәләр. Әле бөтенләй ашламасы булмаган хуҗалыклар да бар.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы түбән булып кала, аларның хезмәте  тиешенчә бәяләнми. Узган ел уртача хезмәт хакы 18171 сум тәшкил итте. “Северный” хуҗалыгында – 21703, “Яңарыш”та – 21645, “Игенче”дә 21257 сум түләделәр.

Лотфуллин З.Р. ширкәтендә уртача хезмәт хакы 14262 сум гына булды.

Район башлыгы Илшат Нуриев районның игенчелек буенча тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. Әмма терлекчелек тармагында эшләр һич тә  канәгатьләнерлек түгел. Дөрес, үрнәк итеп куярлык хуҗалыклар да бар. Һәр хуҗалыкның эшенә анализ ясап, булган җитешсезлекләрне төзәтү юлларын табарга кирәк.

Ильяс Фәттахов

“Игенче” ширкәтенең Түбән Аты фермасы сыер савучылары Гөлфия Гаязова (сулдан уңга), Резеда Гыйниятуллина, Гөлниса Исмәгыйлева, ирле-хатынлы Алия һәм Айрат Хәбибрахмановлар

http://arskmedia.ru/2019/01/23/m-mkinleklar-zur/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение