События

Арча районы Көек авылында йорт янды 24.01.2019

Арча районы Көек авылында йорт янды

Бүген иртәнге якта була бу хәл. Янгын күптән түгел төзелгән яңа йортның икенче катында чыга. Өйдәгеләр ниндидер тавышка уянып китәләр. Утны яндыралар, ут янмый. Урамга чыксалар, өске яктан төтен чыкканын күреп алалар.

Янгынчыларга шалтыратып әйтергә өйдә ут та юк. Күршеләргә уятып кергәнче, берникадәр вакыт уза. Янгын частена хәбәр сәгать 4 тулып киткәч керә. Янгынчылар янгынга җәелергә ирек бирмиләр. Әмма йортның өске каты яраксызга әйләнә. Аскы катын ремонтлап, яшәргә була, ди. Янгынчылар янгын электр чыбыгыннан чыккан булырга тиеш, диләр. Әлегә бу фараз гына. Тикшерү бара. Р.Н., И.Ф.




http://arskmedia.ru/2019/01/24/archa-rayonyi-k-ek-avyilyinda-yort-yandyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение