Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
25.01.2019
Күргәзмәгә экскурсия
2019 елның 23 гыйнварында Арча » Мәрхәмәтлек үзәге» нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар белән берлектә « Хәрәкәтле гигант драконлар» дип исемләнгән күргәзмәне карадылар. Күргәзмә Арча шәһәренең тарихи-этнография музеенда оештырылды.
Балалар һәм ата-аналар экспонатларны бик теләп карадылар. Драконнар яшәгән чор турында кызыклы мәгълүмәтләр тупладылар.
Соңыннан балалар үзләрен рәссамнар итеп тойдылар һәм кызыклы рәсемнәр буядылар, пазлы җыйдылар. Экскурсия кызыклы булып чыкты, ата-аналарга һәм балаларга бик ошады.
http://arskmedia.ru/2019/01/25/k-rgazmaga-ekskursiya/