События

Арча. Татарча көрәш. Нәтиҗәләр. 27.01.2019

Арча. Татарча көрәш. Нәтиҗәләр.

«Арча» спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында татарча көрәш булды. Көчлеләр тиздән буласы республика күләмендәге М.Җәлил исемендәге приз ярышына барасылар. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм көрәшне карап, җиңүчеләргә бүләкләрне дә үзе тапшырды. 

Көрәшне Казаннан кайткан хөкемдарлар бәяләде. Алар:  якташыбыз, көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкат Җәләев, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов. Арча районы көрәшчеләре генә көрәште. 70 көрәшче катнашты.  Рәсемдә: авыр үлчәүдәгеләр Илнур Зәйнуллин (яшел футболкадан) белән Азат Ярмиев 1нче, 2нче урыннарга тартышалар. Илнур җиңде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.Беренче урынны «Игенче» хуҗалыгы командасы (Наласа ягы, тренеры Таһир Лотфуллин), 2нче урынны Арча педагогика көллияте (Зиннур Сәгыйтов), 3нче урынны «Северный» хуҗалыгы (Шушмабаш ягы, тренеры Марат Сәләхов) алды.




http://arskmedia.ru/2019/01/26/archa-tatarcha-k-rash-tamam-nati-alar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение