События

Аларга карап сокланырлык 09.12.2023 Аларга карап сокланырлык
 Арча район Мәдәният йортында “Мөмкинлеклекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән  фестивале үтте. Анда районның “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Яңа Чүриле психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.  Концерт ахырында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады 08.12.2023 Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады
Бүгенге көндә күпме ир-егетләребез, газизләребез, тормыш иптәшләребез, сабый балаларыбызның әтиләре илебездән еракта безнең тынычлыгыбызны саклап, төнне-көнгә, көнне-төнгә ялгап, салкыннарда махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Алар арасында безнең Ташкичү җирлегеннән дә 8 егетебез бар. Без алар белән горурланабыз.

Районда иң озак эшләүче прокурор Мөбарәк Әшрәпов вафат 08.12.2023 Районда иң озак эшләүче прокурор Мөбарәк Әшрәпов вафат
Районда иң озак прокурор булып эшләгән Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов 96нчы яшендә вафат булды.
Аның прокуратура органнарындагы хезмәт юлы 1951 елда башлана, Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз,  Теләче, Саба районнарында прокурор була. 1970 елдан 1985 елга кадәр Арча районы прокуроры.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арчада булып китте 07.12.2023 Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арчада булып китте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 6 декабрьдә Арча районында булды.

Министр Арча  агросәнәгать паркында катнаш азык һәм премикслар җитештерү заводында, “Технопарк“ ширкәтенең эшчәнлеге белән танышты.

“Арча батырларын барлый“: алдынгылар слеты узды 06.12.2023 “Арча батырларын барлый“: алдынгылар слеты узды

“Арча батырларын барлый“ дип аталган алдынгылар слеты быел “Арча“ спорт комплексында узды.

Күпләр билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм кебек бәйрәмнең булганы юк иде әле. Төрле тармакта фидакарьлек үрнәкләре  күрсәтеп эшләүче алдынгылар җыйналган иде биредә.

Арчада картинг буенча кышкы турнир узды 05.12.2023 Арчада картинг буенча кышкы турнир узды

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында картинг буенча кышкы турнир үткәрелде. Ул инвалидлар ункөнлегенә туры китереп оештырылды.

Турнир яшь буенча өч төркемдә барды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова беренче урынга лаек булды 04.12.2023 «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова беренче урынга лаек булды

Мостафа агай, авылдашларың синең игелекле эшне дәвам итә 03.12.2023 Мостафа агай, авылдашларың синең игелекле эшне дәвам итә

Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә Мостафа Мөсәлимов дигән кеше 1738 елда туган булган (үлгән елы, кем булганлыгы, язмышы билгеле түгел). 

Аның туганына 285 ел вакыт узган инде. Үзенә күрә бер юбилей дияргә дә була. Аның ерак бабаларының  Наровчат дигән шәһәрдән (Пенза өлкәсе) 1600 елда Көтернәс авылына кайтып урнашулары билгеле. Мостафа бабай зирәк кеше булган, ул үзенең исемен чишмә белән мәңгеләштереп калдырган. Күпме еллар үтсә дә, авыл халкы әлеге чишмәнең исемен дә, үзен дә кадерләп саклый.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2023 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Арчада «Мин Арча баласы» проекты кысаларында медиафорум узды 01.12.2023 Арчада «Мин Арча баласы» проекты кысаларында медиафорум узды

«Мин Арча баласы» проекты 4нче сезонын япты

2020 елдан бирле Арча Укучылар сараенда эшләп килүче проект кысаларында 30 ноябрьдә медиафорум узды. Чара район мәдәният йортында белгечләр катнашындагы әңгәмә белән башланып китте. Форумны "Мин Арча баласы" гимны ачып җибәрде. 

Районда иң көчле шашкачы кемнәр? 30.11.2023 Районда иң көчле шашкачы кемнәр?
Арча Укучылар сараенда шашка  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә 4 нче-йомгаклау этабы район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

Гаптелбаровлар гаиләсе җиңү яулады 29.11.2023 Гаптелбаровлар гаиләсе җиңү яулады
"Нечкәбил" аналар һәм гаилә гүзәллеге буенча XVIII республика бәйгесе узды. Республика этабында районнан Гаптелбаровлар гаиләсе чыгыш ясады.
 Диләрә Мәгъсүмовна "Җаваплы Нечкәбил" номинациясенә лаек булды. https://t.me/ekw62p9DwWNhNjgy/2262

Айваннар, афәрин! (ВИДЕО) 28.11.2023 Айваннар, афәрин! (ВИДЕО)
"Зәңгәр шәл" спектакленнән бер өзек өйрәнгәннәр. Концерты да булды. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп утырды. Айванның үзенең мәдәни төркеме бар. Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, үзешчәннәр, җыр һәм бию ансамбльләре җырчылары һәм биючеләре Гөлнара Гыйниятуллина, Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова, Гөлфия Рысаева, Лилия Мангуткина, Резидә Газизова., гармунчы Ленар Биктимеров, спектакльдә уйнаган Рәнис Яһудин, Фәнил Фәйзетдинов, ярый әле сез бар, бәйрәмне бәйрәм итүчеләр, авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтүчеләр.

Якташыбыз Илназ Баһны юбилее белән котлыйбыз! 27.11.2023 Якташыбыз Илназ Баһны юбилее белән котлыйбыз!

Бүген, 27 ноябрь көнне якташыбыз Илназ Баһның туган көне! 

Шул уңайдан, 27 нче ноябрь, 19:00 сәгатьтә, Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында якташыбыз Илназ Баһның юбилей концерты узачак!

Казанбаштан Профессор Габделхак Насыйбуллинның тууына 100 ел. Ул һаман безнең күңелләрдә... 27.11.2023 Казанбаштан Профессор Габделхак Насыйбуллинның тууына 100 ел. Ул һаман безнең күңелләрдә...
Ул һаман безнең күңелләрдә...Татар халкының медицина фәненә үзләреннән зур өлеш кертеп калдырган танылган галимнәре байтак. Шундыйларның берсе - теш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор   Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин. Ул 1923 елның 30 ноябрендә ТАССРның Арча районы Казанбаш авылында дөньяга килә.

Арчада Шакировларны белмәүче кеше сирәктер 26.11.2023 Арчада Шакировларны белмәүче кеше сирәктер

Арчадан Зәбидә һәм Дамир Шакировлар күптәннән лаеклы ялда, әмма бүген дә актив тормыш рәвеше алып баралар

Бүген без әлеге матур пар белән аралашып, аларның тормыш юлларын барлап үтәргә, бүгенге көннәренә тукталырга булдык.

Кәче мәктәбе укытучылары һәм укучылары уңыш яулый 25.11.2023 Кәче мәктәбе укытучылары һәм укучылары уңыш яулый
Кәче мәктәбендә 2нче сыйныф укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина үз классы малайлары белән Әтнә татар дәүләт драма театрында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестиваленең зона этабы чыгыш ясадылар.  "Әбиемнең серле сандыгы" әсәреннән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бүген Арчадан гуманитар йөк белән тагын бер машина китте 24.11.2023 Бүген Арчадан гуманитар йөк белән тагын бер машина китте

Бүген гуманитар йөк белән тагын бер машина китте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев үзе озатып калды. Йөкне төяүдә бу юлы дә гуманитар технику һәм педагогика көллияте студентлары ярдәм итте.

Яңа Кенәрдә Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды 23.11.2023 Яңа Кенәрдә Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды

Узган якшәмбе, 19 ноябрь көнне Яңа Кенәр авылының мәктәп спортлар залында ел да уздырылып килүче традицион Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды.

Әлеге уеннарның оештыручысы һәи иганәчесе – Яңа Кенәрдә гомер итүче Садиковлар гаиләсе. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар, Яңа Кенәр мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар һәм спорт сөюче җирле халык рәхмәтле.

Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне уңаеннан Арчада «Хәтер күгәрченнәре» акциясе узды 22.11.2023 Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне уңаеннан Арчада «Хәтер күгәрченнәре» акциясе узды

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне.

Бу бәйрәм түгел. Тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен, куркынычсыз хәрәкәтне искә төшерүче көн.

Арча тхэвон-дочылары Казаннан 38 медаль алып кайтты! 21.11.2023 Арча тхэвон-дочылары Казаннан 38 медаль алып кайтты!

Район тхэквон-дочылары ярышларда катнашып торалар. Һәм медальсез кайтмыйлар.

Казанда "Барс" тхэквон-до клубының ачык беренчелеге ярышлары үтте. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Биектау, Арча, Ижевск, Чабаксар, Яңа Чабаксар, Яшел Үзәннән барысы 240 спортчы катнашты. Арчалар ярыштан 38 медаль белән кайттылар. Молодцы!

Яңа Кырлайда татар халкының күн мозаикасы сәнгатенә багышланган күргәзмә оештырылды 20.11.2023 Яңа Кырлайда татар халкының күн мозаикасы сәнгатенә багышланган күргәзмә оештырылды

Ярый әле хәтер сагында торучы музейларыбыз бар. Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музей-комплексында “Безнең мирас“ дип аталган күргәзмәне карагач күңелләрдә бик күп хатирәләр яңарды.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, мәдәният  идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һ.б. кунаклар катнашты.

Фатыйх Сибагатуллин – сагынып сөйләрлек шәхес 19.11.2023 Фатыйх Сибагатуллин – сагынып сөйләрлек шәхес

Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин кебек шәхеснең бүген арабызда булмавына ышанасы килми

Апаз авылында аны искә алу көнендә катнашкан гаиләсе, авылдашлары, элек бергә эшләгән  хезмәттәшләре һәм башка бик күпләр шулай диде. Әле аның планнары зурдан иде, аларны тормышка ашырып бетерергә өлгермәде, диделәр.

Районда иң көчле шахматчылар кемнәр? 18.11.2023 Районда иң көчле шахматчылар кемнәр?
Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында быелгы шахмат ярышларының соңгы 4нче этабы узды.

Җәмгыятебез горурлану хисе кичерсен 17.11.2023 Җәмгыятебез горурлану хисе кичерсен
“Ватанны саклаучылар” Дәүләт Фондының социаль координаторы эше махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Каз мае, каз каурыйлары белән майланган коймаклар бигрәк тәмле! 16.11.2023 Каз мае, каз каурыйлары белән майланган коймаклар бигрәк тәмле!
Татарстан Республикасында Бөтенроссия "Туган тел" форумы делегатларының Арчага килеп киткәнен беләбез. Алар Арчаның 6 нчы мәктәбендә һәм Арча бистәсендәге яңа гимназиядә булдылар. Осталык дәресләре аерата ошады аларга. Берсен генә язып үтәбез. Каз каурыйларыннан май канатын ясау дәресен Кәченең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина күрсәтте. Кунакларның, җырлы-биюле эчтәлекле дәресне карап, каз каурыйларыннан һәм каз мае белән майланган кайнар коймакларны да авыз иткәч, тәмам күңелләре булды.

Утар-Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймовага «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды 15.11.2023 Утар-Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймовага «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды

12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумын уздырды

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 800 гә якын делегат чакырылды.

Форумда Арча районы мәгариф идарәсе методисты Э.Г.Мостафина, С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Х.Х. Зарипов, Утар-Аты төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Г.Касыймова, Ашытбаш урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Р.Әүхадиева , С.З.Яңа Кенәр мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. С.Нигматуллина , Арча шәһәре 6 балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Г.М.Шавалиева катнашты.

Кенәрләр чираттагы гуманитар ярдәмне декабрьдә илтергә планлаштыра 14.11.2023 Кенәрләр чираттагы гуманитар ярдәмне декабрьдә илтергә планлаштыра

Махсус хәрби операция башланган көннән Яңа Кеннәр авылы җирлеге актив рәвештә гуманитар ярдәм җыя һәм үзләре үк егетләргә аны илтеп тапшыра да

Авыл җирлеге халкы ил сагында торучы ир-егетләребезгә ярдәм итү эшен төрле юнәлештә бик актив алып баралар. Кирәк-ярак, акча җыю белән беррәттән авыл сәнгать үзешчәннәре концертлар оештыра, хатын-кызлар мәдәният йортына җыелып маскит сеткалар үрә, йон эрләп, оекбашлар бәйли. Бу җирлеккә кергән барлык авыллар да катнаша бу эшкә. 

Тәрәзәдән әни карый, кочаклап яраннарын... (ВИДЕО) 13.11.2023 Тәрәзәдән әни карый, кочаклап яраннарын... (ВИДЕО)

Беркөнне кичен Айван авылыннан Гөлфия Рысаевага ияреп, мәдәният йортына менеп киттем. Җыр ансамбленең репетициясенә. 

Юл уңаеннан Арча станциясендә яшәүче ветеран укытучы Татьяна Ибалакованы алдык. Кичке сәгать 7гә бар да җыелып бетте. Гөлнара Гыйниятуллина, Светлана Хаҗиева, Лилия Мангуткина, Резидә Газизова, Гөлфия Рысаева, Татьяна Ибалакова...

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов: «Без бу исемне акларга тиеш» 12.11.2023 Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов: «Без бу исемне акларга тиеш»
Арча районы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәтте. Арчалар чыгышын дәрәҗәле жюри да югары бәяләгән.  Шул уңайдан без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән сөйләштек.

Милли мәдәният - саекмас чишмә 11.11.2023 Милли мәдәният - саекмас чишмә
Район эчендәге конкурс булды ул. Китапханәләр арасында. Бүген йомгак ясалды. Арча районы язучылары әсәрләрендәге милли үзенчәлекләргә нигезләнгән сәхнә күренешләрен уйнадылар. Бүген аларның кайберләрен генә күрү бәхетенә ирештек. Китапханәчеләр үзләре, авылдашлары, мәктәп укучылары уйнады. Бик мәгьнәле, күңелле, күңелне кузгата торган булды.

Легендар шәхескә һәйкәл ачылды 10.11.2023 Легендар шәхескә һәйкәл ачылды

10 ноябрьдә Апаз авылында легендар шәхес Сибагатуллин Фатыйх Сәүбән улын искә алу көне үткәрелде.

Анда ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР Дәүләт советы депутатлары, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район башлыклары, мәрхүмнең элекке хезмәттәшләре, гаиләсе, авылдашлары катнашты.

Башта легендар шәхескә һәйкәл ачтылар, аннан соң мәдәният йортында искә алу кичәсе булды.

Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды 09.11.2023 Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды

7 ноябрь көнне «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Арча районында Республикүләм масштаблы чара оештырылды.

Республикада беренче тапкыр уздырылучы Вагыйзов укуларының максаты – 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү.

Арча мәдәният йортында яңа сезон ачылышы 08.11.2023 Арча мәдәният йортында яңа сезон ачылышы
Узган җомгада Арча Мәдәният йортында яңа мәдәни сезонны ачу булды. Нәкъ узган елдагыча, быел да ул үзенчәлекле үтте. 
Моңа кадәрге бертөрлелектән туйган тамашачы көлде дә, арганчы кул да чапты, соңыннан артистларыбызны басып алкышлады. Чөнки моңа кадәр мәдәният хезмәткәре – җырчы, биюче, оештыручы буларак таныш кешеләр бөтенләй икенче яктан танылды. 

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз! 07.11.2023 Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы  Сезне туган көнегез белән тәбрик итә. 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 06.11.2023 Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!

Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп яшәгез! Арча халкы Сез башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәтләр белдерә!

Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне! 04.11.2023 Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә! 

Авылдашлар белән очрашуга ни җитә! 04.11.2023 Авылдашлар белән очрашуга ни җитә!
Күлтәс авылы клубында китапханә белән берлектә укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Өлкәннәребез иҗаты” дип исемләнгән кичә булды. Авыл ветераннар советы рәисе Роза Кәлимуллина бәйрәмнәр белән котлады. Казаннан кайткан өлкән авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова да изге теләкләрен җиткерде. “Без бүгенге картлык көнебезгә кадәр яшәгәнбез икән, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез. Раббыбызның рәхмәтендә, бәрәкәттә, тыныч илебездә яшәсәк иде”, - диде. Амин!

Арча районы - җиңүче! 03.11.2023 Арча районы - җиңүче!

Арча районы  “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйге-фестиваленең Гран при иясе булды. Монда үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре өлеше зур. 

Район Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, урынбасары Марат Котдусов, сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы бн бүләкләде.

Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын! 02.11.2023 Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын!
Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан үткәрелгән кичәләрдә алган куаныч, шатлыкларыбызны сезгә дә язарга булдык. Иң беренче бәйрәм Урта Курса мәктәбендә үтте. Биредәге үзгәрешләрне, матурлыкны, чисталыкны күреп сокландык. Балаларның чыгышларын карап, яңадан укыткан яшьлек елларына кайттык, күзләр яшьләнде. Радик Рәкыйпаович җитәкләгән колектив безне чәй өстәле әзерләп, тәм-томнар белән сыйлады.

Кәчедә хәйрия концерты үтте 01.11.2023 Кәчедә хәйрия концерты үтте
Кәчедә хәйрия концерты булды. Татар эстрадасынын танылган җырчылары тамашачыны яраткан җырлары белән сөендерде. Концерттан җыелган акча мобилизацияләнеп яки контракт белән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә тапшырылачак. Моннан тыш авылы яшьләре дә бердәм булып акча җыйган. Аңа егетләр өчен яңа киемнәр алырга уйлыйлар.

Күптән көтелгән очрашу 31.10.2023 Күптән көтелгән очрашу
Укучыларны  һәм яшүсмерләрне патриотик  рухта тәрбияләү максатыннан, Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга гына кайткан авылдашыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган  патриот ир-егетебез –Саттаров Равил Гаптелхәй улы һәм аның тормыш иптәше Ракова Фәридә апа белән бик җылы очрашу булды. Очрашуда Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы  Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы да катнашты. 

Наласа авыл җирлегендәге тәҗрибәне өйрәнергә Пермь өлкәсеннән дә килгәннәр 30.10.2023 Наласа авыл җирлегендәге тәҗрибәне өйрәнергә Пермь өлкәсеннән дә килгәннәр

Район ветераннар советының (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Утырышта урыннардан башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты.

Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм озатып йөрде. Иң башта ул безне яшь гаиләләргә төзелгән биш йорт янына алып килде. “Менә бу йортлар дәүләтнең махсус программасы нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә төзелде. Йорт бәясенең 30 процентын гына түләү программасы бу, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – “Игенче” агрофирмасында эшләүче яшь белгечләргә төзелде бу йортлар. Менә тагын 5 йортка урын алып куйдык”.

Арчалар чыгышын тамашачы басып алкышлады 29.10.2023 Арчалар чыгышын тамашачы басып алкышлады
Арча Мәдәният йортында яңа сезонны ачу булды. Бу чара икенче ел рәттән инде үзенчәлекле үтә. Моңа кадәрге бертөрлелектән туган тамашачы бүген көлде дә, арганчы кул дә чапты, соңыннан артистларыбызны Басып алкышлады.

Таһир абыйга 95 яшь! 28.10.2023 Таһир абыйга 95 яшь!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Симетбаш авылында яшәүче Таһир Мифтаховны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.

Гүзәл алтын медаль иясе булды. Спортта түгел... 27.10.2023 Гүзәл алтын медаль иясе булды. Спортта түгел...
Арчадан Гүзәл Валиева "Абилимпикс-2023" Бөтенроссия бәйгесендә алтын медаль иясе булган. Ул ыргак энә беләү бәйләү номинациясендә үз һөнәрен күрсәткән. Гүзәл сайлап алу турында җиңеп чыгып, республика буенча беренче булган һәм Татарстан командасы составына кергән. 

Җиңүле юлын дәвам итә 27.10.2023 Җиңүле юлын дәвам итә
Арча Мәдәният йорты каршындагы "Арча бизәкләре" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Филарит Гасыймов) җиңүле юлын дәвам итә. Ансамль яңадан дипломант исеменә лаек булган. Бу юлы инде республикадан читтә, Сверлау өлкәсендә. Аракай Мәдәният йортында үткән "Уйнагыз, гармуннар" төбәкара әйгесендә катнашкан якташларыбыз һәм анда районыбыз гына түгел, республиканың да данын яклаган.

Арчада шәҗәрә төзүчеләр осталык дәресе бирделәр 26.10.2023 Арчада шәҗәрә төзүчеләр осталык дәресе бирделәр
26 октябрьдә Россия күләмендә шәҗәрә мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә районыбыздан чыккан һәм биредә гомер итүче шәҗәрә төзү осталары, әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар җыелды.

Арчада сугышчы Алишер белән хушлаштылар (ВИДЕО) 25.10.2023 Арчада сугышчы Алишер белән хушлаштылар (ВИДЕО)
Бүген Арчаның үзәк мәчете янында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы Ашимханов Алишер Амирханович белән хушлаштылар. Әнисе Марина, әтисе Амирхан. Бер сеңлесе бар. Бар да биредә: якыннары, туганнары, иптәшләре, сыйныфташлары...Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин догалар укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, "Сугышчан дуслык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашып,  хушлашу сүзе белән чыктылар.

Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды 24.10.2023 Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды

20 октябрьдә Яңа Кырлай урта мәктәбендә агросыйныф ачылу тантанасы булды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина, агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Тыныч йокла брат, Рәсүл... (ВИДЕО) 23.10.2023 Тыныч йокла брат, Рәсүл... (ВИДЕО)
Арчаның тагын бер улын алып кайтып җирләделәр. Ул - Рәис улы Рәсүл Яһудин. Әтисе Айваннан, әнисе Иске Иябаштан Тәнзилә. Рәсүл Арчаның Балык хуҗалыгы бистәсендә үсте. Шуннан контракт белән хәрби хезмәткә алынды. Ике тапкыр ялга кайтып киткән. Соңгысы әле август ахырында гына 14 көнгә ялга кайткан булган.

Кул көрәше буенча ярышлар 22.10.2023 Кул көрәше буенча ярышлар
 "Арча" спорткомплексында 2006-08, 2009-10 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Арча районы мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 152 бала катнашты.
Ярышлар барлыгы 28 үлчәү категориясендә, уң һәм сул куллар буенча, декабрь аенда узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры буларак үтте

Якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде 21.10.2023 Якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Ул яраланып бер ай госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнү өчен бер айга өенә кайтты һәм үтенечебезне кире какмыйча, редакциягә килде.

Якташыбызның (куркынычсызлык максатында исемен әйтмибез, позывное “Дед”)  узган елның октябрь аенда үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китүе турында язган идек инде. “Мин анда булырга тиеш”, – дигән карар белән китә ул. Операция кичереп, тернәкләнү өчен кайткан вакытында очраштык аның белән. Гыйнвар ахырында ул яңадан китте. Һәм менә тагын...

Ташкичүдә хәйрия концерты 20.10.2023 Ташкичүдә хәйрия концерты
"Бергә булыйк бердәм булыйк,бердәмлекте көч диләр". Бик матур хайрия концерты үтте, якын тирә авылларда эшләүче, яшәүче хезмәттәшләребез, дусларыбыз белән бергәлектә, Яшел Үзән районы Күлбаш авылыннан, "Авылым җәүһәрләре" ансамбле ерак араларны якын итеп безнең белән бер сәхнәдә булып , бик зур концерт оештырдык. Килгән ,бу хәйрия концертына хезмәтләрен керткәннәрнең барчасына да зур рәхмәтләребезне белдерәбез, Кичәбездә кадерле ханым, Арча районы ветераннар оешмасының рәисе Рамзия Шарип кызы да катнашты.

Район ветераннар советының Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды 19.10.2023 Район ветераннар советының Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды

Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм Наласа, Урта Бирәзә авылларындагы тормыш белән таныштырды.

Район ветераннан советы (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) әгьзалары, урыннардагы башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре Наласа белән Урта Бирәзә авылларында социаль-мәдәни-мәгариф обьектларда булдылар. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, ФАПлар, мәчет, авыл халкы тормышы белән танышып, соңыннан нәтиҗә ясап, киңәшмә үткәрделәр. Ветераннар бу җирлектәге яңалыкларны күрреп, канәгать булып кайттылар.

Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! 18.10.2023 Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрикли!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.

Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте. 17.10.2023 Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.

Матур пар. Алардан яктылык бөркелә. Ярты гасыр элек гаилә корган ир белән хатын димәссең дә. Күзләре яна, йөрәкләрендә мәхәббәт ялкыны дөрли.

Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.

Син – минем бәхет, мин – синең бәхет 16.10.2023 Син – минем бәхет, мин – синең бәхет

Арча ЗАГСында Арчадан Флюра һәм Булат Галиуллиннар зөбәрҗәт, уллары белән киленнәре Айрат һәм Гүзәлия фарфор туйларын билгеләп үтте. Бер көндә ике юбилей!

Зөбәрҗәт сирәк очрый торган асыл таш булган кебек, зөбәрҗәт туй да еш булмый. 55 ел бергә яшәгән парлар гына зөбәрҗәт кебек асыл юбилейларын билгеләп үтә. Флюра һәм Булат Галиуллиннар ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп гомер иткән парларның берсе.

Арчалар  "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына җиңү яулый 15.10.2023 Арчалар "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына җиңү яулый

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.

- Бүген Алексеевск районында "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров котлады. Арча районыннан "Иң яхшы теоритик белем" номинациясендә "Ак Барс агрокомплексы" ннан яшь комбайнчы Рамил Нуриев җиңүче булды. Котлыйбыз!


Беренче тапкыр ипи ашадым 15.10.2023 Беренче тапкыр ипи ашадым

Наласа авылында яшәүче Илдус Насыйбуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Венгриядәге сугышчан хәрәкәттә катнашкан ул. Анда күргәннәрен берәүгә дә сөйләми, әмма шул куркыныч көннәр әле дә йөрәгендә саклана. 
Юбилеена туганнары, якыннары да кайткан иде.

Кунакларны Илдус абый үзе каршы алды. Күзләр генә тия күрмәсен, аңа бу яшьне биреп булмый әле. Бик күп авырлыклар күреп үссә дә, тормыш юлы шома гына бармаса да, бирешмәгән ветеран. Озак яшәвенең сере белән кызыксынгач, хәрәкәттә, дип әйтүен көткән идек. Юк, икенче төрле җавап ишеттек. “Хезмәттә. Гаиләмдәге тынычлыкта”, – диде 66 ел дәвамында ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, терәге дә булган хатыны Оркыя апага ымлап. 

Арчада агач утырту акциясендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты 14.10.2023 Арчада агач утырту акциясендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты
14 октябрьдә Татарстанда «Урманны саклау» акциясе бара. Арчаның Казансу паркында да агач утырталар. Район башлыгы Илшат Нуриев та агач утыртты. 1 метрлы чыршы агачлары. Чыршылар әйбәт. Алла боерса, үсеп китәрләр. Кичә дә монда студентлар нарат агачлары утыртканнар. Паркта һава тагын да яхшырак булачак. Арчада барысы 1600 агач утыртылачак.

Әтиләр көненә багышлап бик матур бәйрәм 13.10.2023 Әтиләр көненә багышлап бик матур бәйрәм

12 октябрьдә Арчаның “Сандугач“ балалар бакчасының кече төркемендә Әтиләр көненә багышлап бик матур бәйрәм үткәрделәр.

Утар-Аты мәктәбендә «Ком сәгате» тапшыруы узды 12.10.2023 Утар-Аты мәктәбендә «Ком сәгате» тапшыруы узды

11 октябрь көнне районыбызның Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә төрле елларда укыткан укытучылар, җитәкчелек иткән директорлар бүген хезмәт куючы укытучылар һәм укучылар белән очрашты

Килгән кунакларны мәктәпнең ишек төбеннән үк укучылар кул чабып каршы алдылар.

Бәйрәм чарасын белем йортының директоры Руслан Низамов узган бәйрәмнәр белән котлап, мәктәпнең бүгенге торышы белән таныштырудан башлап җибәрде.

Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне! 11.10.2023 Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне!
Сафин Габделфәт Габдрахман улы 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туган. Бөек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән Тукай–Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы. Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. 

Курса Почмак авылында яраткан җырчыбыз Фердинанд Фәтхи һәм Иске Ашыт Сәяра халык театры артистлары өлкәннәргә менә дигән ял бүләк иттеләр 11.10.2023 Курса Почмак авылында яраткан җырчыбыз Фердинанд Фәтхи һәм Иске Ашыт Сәяра халык театры артистлары өлкәннәргә менә дигән ял бүләк иттеләр
Искеашытлар, афәрин! Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи җырлап кына калмады, биетте дә. Иске Ашыт Сәяра халык театры артистлары классик әсәрләреннән өзекләр, шаян скетчлар да уйнадылар. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп утырдылар. Рәхмәт. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Мәдәният йортында районыбызның легендар шәхесе Тәнзилә Закированы хөрмәтләделәр 10.10.2023 Мәдәният йортында районыбызның легендар шәхесе Тәнзилә Закированы хөрмәтләделәр
Тәнзилә Закирова туган авылы Урта Бирәзәдән җәяүләп менеп поездга утырып Казанга бара, шуннан күтәреп фильмнар алып кайта. Моның өчен күпме тырышлык кирәк. Аның хезмәтен югары бәяләделәр – Татарстанның, Россиянең атказанган киномеханигы исемнәрен йөртүче кешеләр тагын бармы икән!

Күңелле очрашу 09.10.2023 Күңелле очрашу
Минем оныгым Эвелина Гыйльфанова Арчаның алтынчы мәктәбендә бишенче сыйныфта укый. Дүртенче сыйныфтан соң аларга сыйныф җитәкчесе булып Гөлсирә Гыйльметдинова килде. Әле яңа гына булса да, балалар аны бик тиз үз итте. Ул да укучыларын яратты. Өлкәннәр көне уңаеннан ул әби-бабайларны кунакка чакырды.

Гомере буе Лесхоз училищесында физика фәнен укыткан Рифат абый Гаттаровка 85 яшь тулды 08.10.2023 Гомере буе Лесхоз училищесында физика фәнен укыткан Рифат абый Гаттаровка 85 яшь тулды

ади, гадел, үз фәнен яхшы белгән укытучы ул

Чыгып киттек Үрнәккә! Укытучы кеше укытучы кеше инде, Рифат абый безне костюм-чалбар, ак күлмәктән каршы алды. Һәрвакыттагыча елмаеп сөйләшә. Тумышы белән Урта Пошалым авылыннан.  

“Күрше кызлары курчак белән уйнаганда без печәнлектә печән таптый идек“ 07.10.2023 “Күрше кызлары курчак белән уйнаганда без печәнлектә печән таптый идек“
Чиканас авылының төзеклегенә, матурлыгына сокланып кайттык. “Бу авылда тырыш кешеләр күп, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Булдыра алган һәркем нәрсә белән булса да шөгыльләнә“.

Өлкәннәр хөрмәтенә турнир узды 06.10.2023 Өлкәннәр хөрмәтенә турнир узды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызды төрле чаралар дәвам итә.

5 октябрьдә район шахмат клубында ветераннар арасында шашка һәм шахмат турниры уздырылды.

6 октябрьдә ветераннар белән укучылар Укучылар сараенда шахмат буенча көч сынаштылар.

Айван авылында ветераннарны хөрмәтләделәр (ВИДЕО) 05.10.2023 Айван авылында ветераннарны хөрмәтләделәр (ВИДЕО)
Ветераннарны бәйрәмгә чакырып, авыл төркеменә язып элделәр. Теләгән кеше һәркем килә алды. Гомер буе мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Гөлзилә Миңнуллина, афәрин! Бүгенге мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина, авыл китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авылның үзенең үзешчәннәре Светлана Хаҗиева, Резидә Газизова, Лилия Мангуткина, Гөлфия Рысаева, молодцы! 

Арчада Өлкәннәр ункөнлеге яшьлек җырлары белән башланып китте 04.10.2023 Арчада Өлкәннәр ункөнлеге яшьлек җырлары белән башланып китте

2 октябрьдә Арча район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы узды.

Килгән кунакларны Мәдәният йортының ишек төбеннән үк тальян моңы каршы алды. Икенче катта кул эшләреннән күргәзмә, милли киемнәрдән тораган дефиле һәм йога белән шөгыльләнүче өлкән райондашларыбызның чыгышлары тәкъдим ителде.

Өлкәннәр көне уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очрашу оештырылды 03.10.2023 Өлкәннәр көне уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очрашу оештырылды
Өлкәннәр көне уңаеннан Гөберчәк авылының өлкәннәре белән Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очраштык, - дип сөйләде музей җитәкчесе Халидә Габидуллина. -  "Яшәгез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" исемле бәйрәм кичәсе хәер-догадан башланды. Өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Аларның үткән гомер юлына күз салдык. Тормышларындагы иң үзәккә үткән һәм күңелле мизгелләрне дә искә төшердек.

Әниләрен тәрәзәдән алып чыгалар 02.10.2023 Әниләрен тәрәзәдән алып чыгалар

Кызылъяр авылында йорты янган Гөлсинә апа үлемтекләр, сандык калды, дип бик өзгәләнде... Ярдәм итик.

Бу арада янгыннар еш булды. Күпербашта башта мунча белән сарай янды, бер тәүлектән соң төнлә йортлары да янды. Кызылъяр авылында иртәнге якта агач йортка ут капты. Арчада Галактионов урамында бер йортта янгын чыгып, өй эченнән 1984 елгы ир кешенең мәетен табып алдылар. Янгыннарның сәбәбен тикшерәләр.

Арчадан Гаптелбәровлар гаиләсе финалга үтте 01.10.2023 Арчадан Гаптелбәровлар гаиләсе финалга үтте
Арчадан Гаптелбәровлар гаиләсе "Нечкәбил-2023" республика фестивалендә район данын яклый. Алар уңышлы чыгыш ясап, фестивалънең финалына үтте. Финал ярышларында дә уңышлар телибез үзләренә. Ноябрьгә дә күп калмады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе үз ветераннарын онытмый 29.09.2023 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе үз ветераннарын онытмый
Быел да Өлкән яшьтәге кешеләр көне уңаеннан 20дән артык ветеранга ашамлыклар тутырылган пакетлар өләштеләр. Бүләкләрне терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов белән ветераннар советы рәисе Илгиз Бәйрәмов тапшырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Мәгъсүмә Хәнәфиева юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хәйрия концерты үтте 28.09.2023 Хәйрия концерты үтте
Хәйрия концертыннан җыелган акчаларны (барысы14600 сум) тапшыру өчен сәхнәгә Шәриповлар гаиләсен чакырдым. Аларның уллары Айзат мобилизацияләнде. Фирдия апа да, Рәфкать абый да елый-елый рәхмәт укыды. Ә алар аны Яңа Кенәрдән килгән волонтерларга тапшырды. “Минем балама гына түгел, бар кешенең дә газизенә булсын, – диде Фирдия апа.

Якташыбыз, Илназ Баһның юбилей концертына чакырабыз! 27.09.2023 Якташыбыз, Илназ Баһның юбилей концертына чакырабыз!
Татарстан Республикасының атказанган артисты, автор, башкаручы, композитор, шагыйрь, актер  - Илназ Бахның юбилей концерты.

Барыгызны да бәйрәм концертына чакырабыз! Баһны бергә котлыйбыз!

27 ноябрь 2023, Казан, Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексы

Татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды 26.09.2023 Татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды
22-23 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча  көзге сезонның беренче рәсми турниры -19-21 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге узды.

Әлеге ярышта Арча районы командасы да катнашты һәм 27 команда арасында 4 урынга чыкты.

Арча стадионында укытучылар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр йөгерде 25.09.2023 Арча стадионында укытучылар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр йөгерде
Арча стадионында Татарстан Республикасы профсоюзлар көненә багышланган кросс буенча ярышлар булды. Ярышларда район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз әгьзалары (башлангыч профсою оешмалары) катнашты. Җитәкчеләре - Вакыйф Харисов. Педагоглар һәм техник хезмәткәрләр ярышты. 

Олыгайган саен күбрәк сагынасың 25.09.2023 Олыгайган саен күбрәк сагынасың

“Туган ил кайдан башлана?” Узган уку елы дәвамында мәктәпләрдә шул теманы үз эченә алган лекцияләр циклы үтте. Ул быел да дәвам итәме?

Бу хакта без район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Мидхәтовна белән сөйләштек. Ул алып барган лекцияләр “Гаилә кыйммәтләре. Әхлаклылык” темасын үз эченә алды.

Арчалар Казан яринкәсендә 24.09.2023 Арчалар Казан яринкәсендә
- "Возрождение" агрофирмасы, "Тукай" хуҗалыгы, "Кырлай" агрофирмасы, "Ашытбаш" хуҗалыгы, Галәветдинов Альберт фермер хуҗалыгы, районның төрле оешмалары, Иске Чүриле, Кәче, Утар-Аты, Яңа Кырлай авыл җирлекләре Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырдылар.

Урманчылар эшли дә, бәйрәм итә дә белә 23.09.2023 Урманчылар эшли дә, бәйрәм итә дә белә

Ярышта җиңгән командалар
Беренче урынны Тукай участогы урманчылыгы командасы алды. Икенче – Мари Иле Бәрәңге районы урманчылары, өченче – Сурнар участогы  командасы. 
Иң яхшы капитаннар
Алар: Фәнил Мәгъсумов (Тукай участогы), Юрий Николаев (Сурнар), Рүзәл Мөхәммәтов (Мари Иле Бәрәңге районы “Габит” урман хуҗалыгы ширкәте бүлеге җитәкчесе), Фәргать Һадиев (Балтач  участогы). 
Һөнәр осталары да бүләкләнде
Алар: Рафис Исламов – Тукай произвоство участогы җитәкчесе, Илдар Нигъмәтҗанов – Мари Иле Бәрәңге районы “Габит” ширкәте филиалы җитәкчесе, Алмаз Миннебаев – Тукай участогы урман мастеры.


Тарихка уелып кала торган мизгелләр! 22.09.2023 Тарихка уелып кала торган мизгелләр!

Шураларга исем китте: күпме энергия, дәрт-дәрман, җырга, гармунга осталык! Аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап биеп китә, кушылып җырлап та җибәрәсең! 

Рәмзия Гайфуллина белән Кашаф Рәхмәтуллин рәхәтләнеп гармунда уйныйлар. Аларга кушылып Рафия Салихова, Нәкыйп Салихов, Люция Молчанова, Хәлисә Лотфуллина, Халидә Рәхмәтуллина, Люция Хәбибрахманова Мәүдүдә Муллагалиева, Клара Хөсәенова җырлыйлар. 

Бизәлгән җигүле атларда беренчелек - Курса-Почмактан Хәлил Хәсәновта 21.09.2023 Бизәлгән җигүле атларда беренчелек - Курса-Почмактан Хәлил Хәсәновта
Яңа Кырлайда “Ат көне” буласы алдан газетага бирелде, электрон челтәрләргә таратылды. Казаннан артистлар киләсе булгангамы, көн әйбәт иде – шуңамы, әллә ат ярышларын яратучылар бихисап – халык күп килде.

Бөтенроссия бәйгесендә беренче урынны яулады 20.09.2023 Бөтенроссия бәйгесендә беренче урынны яулады
Бөгелмә шәһәрендә "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр бәйгесе үтте. Анда Арча районыннан Халидә Вафина, Рая Фәтхуллина, Гөлгенә Хәбибрахманова катнашты. Искиткеч моңлы тавышлы Халидә Вафина  "Дин гыйлеме-татлы җимеш" мөнәҗәтен башкарып, беренче урынны яулады. Рая Фәтхуллина белән Гөлгенә Хабибрахманова да  уңышлы чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде.

Күпербашта башта сарай белән мунча, бер тәүлектән соң йортлары янды 19.09.2023 Күпербашта башта сарай белән мунча, бер тәүлектән соң йортлары янды
Бүген төнлә сәгать 1 тулганда (00.54) Күпербаш авылында йорт янды. Алдагы көнне кичен сарай белән мунчасы янган иде. "Янгын сүндерүчнләр килгәнче күршеләре хуҗабикәсен һәм улын тәрәзәдән чыгарган. Пешмәгәннәр, әмма бик нык курыкканнар. Әлегә тикшерү бара", - диде район янгын часте җитәкчесе урынбасары Наил Бәйрәмов. Берүк сак булыйк!

Якташлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз. 

Танылган әдип Гариф Ахунов тууына 98 ел! 18.09.2023 Танылган әдип Гариф Ахунов тууына 98 ел!
Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 

Бүген Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне! 18.09.2023 Бүген Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне!
Бүген, 18 нче сентябрь көнне, якташыбыз Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне!

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел! 18.09.2023 Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!
Бүген, якташыбыз, татар театрының беренче артисткаларыннан саналучы Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган. Татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947). 

“Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый” 17.09.2023 “Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый”
Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында.

70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрәсе иде дә бит... 16.09.2023 70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрәсе иде дә бит...

Арча Мәдәният йортында гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Наил Габдрахмановны искә алу кичәсе узды. Анда аның гаиләсе, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якын иткән кешеләр катнашты.

Соңыннан зиратка бардылар, аның рухына дога кылдылар

«Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте 15.09.2023 «Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Балтач районы Чутай авылында “Тарихта калган еллар” исемле китапны тәкъдим иттеләр.

Китапның төп герое Хәкимов  Фәтхрахман Хәким улы Чутай авылында туып-үскән. Ул 1963нче елда Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгеләнә. Хәкимов  Фәтхрахман  Хәким улы  1982 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче бу вазыйфаны башкара.

Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 14.09.2023 Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Бүген, 14 сентябрь көнне якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның туган көне! 

Хөрмәтле Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли! 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты 14.09.2023 Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты
Республика буенча 78 авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән.

Шушы көннәрдә Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.

Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды 13.09.2023 Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин батырлыгында тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...

Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.

“Инвестор“ җимерүне дәвам итә 13.09.2023 “Инвестор“ җимерүне дәвам итә

Складларны ватып-ишеп бетергәч ындыр табагына тотынганнар, “ЗАВ-10“ны кискәләгәннәр,  металлдан булган һәр нәрсәне ваталар, җимерәләр.

Бу башбаштаклыкны оештыручыларга карата ник чара күрмиләр, дип шалтыраталар безгә.

Районыбыз горурлыгы, алар! 12.09.2023 Районыбыз горурлыгы, алар!
12 сентябрьдә Арчада бик матур тантана булды – район хакимияте каршында Арча районының шәрәфле гражданнарының Мактау тактасы ачылды.

Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар 11.09.2023 Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар
Симетбаш авылында күп тапкырлар булган бар. Бу юлы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән алдынгы комбайнчыларны бүләкләгәннән соң басу ягыннан килеп кердек. Шунда агач-куаклар арасында посып утырган кечерәк кенә бинага күз төште.

Яңа Кырлайда Ат көне 10.09.2023 Яңа Кырлайда Ат көне
Атлар 160км, 120, 100, 80 һәм 40 км.га чаптылар. Сәгать иртәнге 4 тулып киткәч, ике ат 120 км.га кузгалды. Озын арага барысы 19 ат чапты. Быел атлар азрак,диделәр. Чөнки Россия күләмендәге ярыш. Халыкара ярыш булса, катнашучылар да күбрәк булыр иде. Башта яңгыр явар дип куркыткан иде, яумады. Көндез кыздырып та алды.


Новости 101 - 200 из 3499
Страницы: