События

Сугыш ветеранына күрсәткән кадер-хөрмәт 02.06.2023 Сугыш ветеранына күрсәткән кадер-хөрмәт
Иске Йорт авылында яшәүче кадерле әтиебез Равил Шәяхмәт улы Фазлыев Җиңү бәйрәменнән соң авырып китте. Әти безнең сугыш ветераны. Төнлә ашыгыч ярдәм бригадасы чакырттык. Рәхмәт төшкерләре, бик тиз килеп җиттеләр. Беренче ярдәмне күрсәттеләр һәм район хастаханәсенә алып китәргә тәкъдим иттеләр. Әмма әтиебез риза булмады. Икенче көнне табиб Ринат Хәстиев белән сөйләштек. Ул, шул ук көнне килеп, әтине карады. Һәм район хастаханәсенә дәваланырга барырга кирәклеген әйтте. Ринат Мирбатович баш табибның поликлиника буенча урынбасары Азат Вафин белән сөйләшеп, әтине район хастаханәсенә салырга булдылар. Әтине хастаханәдә сугыш ветераннары бүлмәсенә урнаштырдылар, дәвалаучы табибы - Ринат Мирбатович булды. Без медицина хезмәткәрләре эшеннән бик канәгать калдык.

Районыбызның яшь хәбәрчеләре Сабадан җиңү яулап кайтты 01.06.2023 Районыбызның яшь хәбәрчеләре Сабадан җиңү яулап кайтты
29 май көнне Саба яшьләр үзәгендә 15нче тапкыр уздырыла торган Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасы гөрләде.

Алар китап та укый, музейларга да йөри 31.05.2023 Алар китап та укый, музейларга да йөри
Арча үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә матур чара булды. "Мәдәни көндәлек" проекты җиүчеләрен һәм китап күп укучыларны хөрмәтләп үттеләр. Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.

Арчалар Актаныш районына «Сенаж көне»нә бардылар 30.05.2023 Арчалар Актаныш районына «Сенаж көне»нә бардылар
Арча районыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җитәкчелегендә бер төркем семинарга барды. Алдынгы хуҗалык җитәкчеләре дә барды. Әлеге семинарда нигездә сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә сенаж әзерләү турында сүз барды. Семинарда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.

В Татарстане проходят съёмки татарского фильма «В мае сорок четвёртого» 30.05.2023 В Татарстане проходят съёмки татарского фильма «В мае сорок четвёртого»
В Атнинском и Арском районах Татарстана проходят съёмки полнометражного фильма по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»). Администрации Атнинского и Арских районов оказывают большую поддержку съёмочному процессу. Премьера фильма состоится в марте 2024 года.

Арчада сабанчылар ярышты 29.05.2023 Арчада сабанчылар ярышты
Арча районы Гарипов Хәлим фермер хуҗалыгы базасында сабанчылар арасында район күләмендәге ярышлар узды. Анда төрле хуҗалыклардан 17 механизатор һөнәри осталыкта көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урыннны "Казанка" агрофирмасыннан Ингел Шәрипов яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Кырлай" белән "Игенче" агрофирмалары механизаторлары бүлеште.

Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз! 28.05.2023 Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 28 май көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019), җырчы, автор-башкаручы, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер серләрен ачты 26.05.2023 Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер серләрен ачты

Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча нәфис фильмда төп рольләрнең берсен 9 айлык Хәсән Биктаһиров башкара.

«Безнең фильмда Хәсән героиняның улы Ирек ролен башкара. Ул Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинованың улы. Гөлчәчәк үзе Кәшифә ролен башкара», - диде фильмның режиссеры Александр Далматов.

Фильмда катнашучы иң өлкән яшьтәге актер Равил Шәрәфиев. Ул Матнур бабай ролен башкара. Бүген актер Әтнәдә мәктәп балалары белән төшкән.

Казиле авылы тарихы 25.05.2023 Казиле авылы тарихы
Буген музей  хезмәткәрләре Казиле мәктәбендә "Казиле авылы тарихы" исемле китапны тәкъдим итү кичәсе , Казиле авылы тарихи урыннары буенча җәяүле сәяхәт оештырды. Очрашу кичәсе " Туган ягым- яшел бишек" исемле проект кысаларында уздырылды.

Татар телендә «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә 24.05.2023 Татар телендә «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә
Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова май аенда ук су коенган. Актрисага Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмда бил тиңетен су аша чыгарга туры килгән. Фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә. 

В Татарстане проходят съёмки татарского фильма «В мае сорок четвёртого» 23.05.2023 В Татарстане проходят съёмки татарского фильма «В мае сорок четвёртого»
В Атнинском и Арском районах Татарстана проходят съёмки полнометражного фильма по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»). Администрации Атнинского и Арских районов оказывают большую поддержку съёмочному процессу. Премьера фильма состоится в марте 2024 года.

Шундый матур парлар иде... 22.05.2023 Шундый матур парлар иде...

Әле кайчан гына мин алар белән бакчаларындагы күз явын алырлык искиткеч матур тюльпаннарга сокланып карап утырган идем. “Ел саен бер мең тюльпан үстерәбез, шуларны мәктәпләргә таратабыз“, - дигән иде. Рәиф абый.

Шактый гына сөйләшеп утырдык, узган гомер юлларын искә алдылар. Күбрәк Рәиф абый сөйли, Руза апа аны тулыландыра бара, онытылган вакыйгаларны, исемнәрне искә төшерә. Ике табигать баласы, белемнәре буенча агрономнар яшәгән йортның бакчасында ниләр генә юк!  

Ташкичүдә ни өчен көтү чыга алмый? 21.05.2023 Ташкичүдә ни өчен көтү чыга алмый?
Инвесторлык  хәрәкәте башлангач  бер хәлле генә якташыбыз үзенең туган авылы җирләрен алды. “Безнең бабайлар җиребезне немецларга да бирмәгән, ник без аны ниндидер килмешәкләргә бирергә тиеш?“ – диде ул авылдашлары алдында. Бу сүзләр минем күңелгә дә хуш килде, канатланып шул турыда язып та чыккан идем әле.
Тик бу комга сәнәк белән язылган сүзләр булып чыкты. Бу авыл кешеләре бер-бер артлы зарланышып редакциягә килә башладылар, күмәк хатлар яздылар. Теге инвестор  дигәнебез басуларны гына түгел, гасырлар буе көтүлек булып хезмәт иткән болыннарны, ермак, ерганакларны да үзенеке дип игълан иткән икән.

Печән өсте якынлаша 20.05.2023 Печән өсте якынлаша
Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Гадәттә печән чабуга беренчеләрдән булып курсалар керешә. Бу  Сабантуйлар көннәренә туры килә, бәйрәм үтә дә китә, ә азык көн дә кирәк. Шуңа күрә иң витаминлы, иң сыйфатлы печән курсаларда була. Аны саклый торган менә дигән складлары да бар.

Бүген Татарстан пионериясенә 100 ел! 19.05.2023 Бүген Татарстан пионериясенә 100 ел!
19 майда Татарстан пионериясенең бер гасырлык юбилее билгеләп үтелә. Бу көнне районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре пионер яшьлекләрен искә төшерәләр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрләрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана. Кызыл галстук, тантаналы ант, пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионер хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.

“Чулпан” лагеренда “Бәхет” дигән өр-яңа бер дөнья ачылсын! 19.05.2023 “Чулпан” лагеренда “Бәхет” дигән өр-яңа бер дөнья ачылсын!
Якындагы, күрше Әтнә районындагы “Чулпан” лагеры белән дә кызыксынучылар бар. Хөрмәтле ата-аналар, сезгә куанычлы хәбәр: “Чулпан” лагере быелгы җәйдә балаларны кабул итәчәк! Һәм тагын бер күңелле хәбәр: “Чулпан” лагерен “Арча МСО”сы оешмасы заманча итеп матурлап, ныклап төзекләндерә! Әти-әниләр бездән җавап көткәндә, Пионерия көне якынлашканда шундый кояшлы, матур көннәрдә “Чулпан” лагерена барып кайтмыйча ничек түзәсең! Ул бит әле безнеке дә, Әтнә Арча районына кергән чорда ачылган лагерь!

Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде 18.05.2023 Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде
18 майда Казанбаш мәктәбенә шушы мәктәптә укыган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелүгә багышланган тантана булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов, язучының кызы Наилә Ахунова, язучылар, шагыйрьләр катнашты. Башта мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелүе турындагы истәлек тактасын ачтылар, аннан соң тантананың төп өлеше башланып китте.

Арча таэквондочылары бүләк алмый калмый 17.05.2023 Арча таэквондочылары бүләк алмый калмый
Балаларга спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ярышларда катнашу да мөһим. Арчаларны республикада көндәшләре белеп тора. Әле менә яңа гына республика күләмендәге ярышлар Казанда ике көн барды. Беренче көнне арчалар команда белән чыгыш ясап, 2нче урынны алдылар. Икенче көнне дә уңышлары бар. 

Носы авылында яшәүче Нурисә һәм Сәлимҗан Габдрахмановлар алтын туйларын билгеләп үтте 16.05.2023 Носы авылында яшәүче Нурисә һәм Сәлимҗан Габдрахмановлар алтын туйларын билгеләп үтте

Россия чемпионатында Фаяз – өченче! 15.05.2023 Россия чемпионатында Фаяз – өченче!

Казанда татарча көрәш буенча Россия чемпионаты булды. Ярышта Россиянең 34 төбәгеннән 200ләп көрәшче катнашты.

Чемпионатның тантаналы өлешендә Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Нагуманов, олимпия уеннарының бронза призчысы Марид Муталимов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ярышларның финал өлешендә Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Ярославль, Самара, Пенза, Свердловск, Оренбург, Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Чувашстан, Пермь, Камчатка, Краснодар, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург һәм Мәскәү көрәшчеләре бил алышты.

Дусларыңа моңнар өләшеп яшәү матур 14.05.2023 Дусларыңа моңнар өләшеп яшәү матур

Арча үзәк китапханәсендә “Ачтым әле күңел ишекләрен” дигән Мөрәле авылында яшәүче Расип Нәбиуллинның “Яшәү яме” шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.

Кичәгә гаиләсе –  илһам бирүче хатыны Фәнирә (ул аны яратып “әбием” дип йөртә), иҗат чишмәсен баетучы горурлыгы булган балалары, гомер буе туганнардай аралашып яшәгән күршеләре, якыннары килгән иде.

Якташлар очрашты 13.05.2023 Якташлар очрашты
5 майда Арча районы сәнгать осталары Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында зур концерт-тамаша белән чыгыш ясады. Осталыгыбызны казаннарга тагын бер кат исбатлап күрсәттек. Ярыштык. Җиңүгә өмет зур.

Арчада ат ярышы булды 12.05.2023 Арчада ат ярышы булды
Арчада 9 майда ат ярышлары булды. Көндезге сәгать 2дә башланып китте ул. Барысы ярышта Арча, Саба, Кукмара, Алексеевск районнарыннан 19 ат катнашты. Өч төркемгә бүленеп чаптылар. Башта 2 яшьлек атлар 1200 метрга чабышты, аннан стартка (1800 м) ярымчиста токымлылар басты. Ахырдан чиста токымлы атлар 1800 метр араны чабып үтте.

Печән базары яки... бии торган курчаклар 12.05.2023 Печән базары яки... бии торган курчаклар

5 майда Арча районы сәнгать осталары Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында зур концерт-тамаша белән чыгыш ясады.

Быел республика районнары “Татарстанның мәдәни башкаласы” исемен яулау өчен көрәшәчәк һәм анда һәр район үз тамашасын тәкъдим итәчәк.  “Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән әлеге чара да фестиваль-бәйге кысаларында оештырылды. Якташлар очрашуының икенче, яңартылган варианты, дип кабул итәргә дә була. Чөнки ул очрашу да язын шушы тирәләрдә үтә иде.

Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз! 11.05.2023 Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 11 май көнне якташыбыз Рөстәм Раиф улы Закировның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә

Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына ярдәм итә 10.05.2023 Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына ярдәм итә
Арчаның 6нчы мәктәбе Җиңү волонтерлары илебез тарихына битараф түгел. Илебез халкы Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә алар исән булган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларга йорт эшләрендә булышты. Шулай ук алар шәһәр зиратында каберләрне чистартты.

Арча үзәгендә тантаналы парад һәм бәйрәм митингы узды 09.05.2023 Арча үзәгендә тантаналы парад һәм бәйрәм митингы узды
Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булды

Мәктәп укучылары һәм бакча балалары катнашындагы вальс, әдәби-музыкаль мәйданчыклар, кыр кухнясы, мәктәп музейлары экспозицияләре парад башланганчы һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Хезмәт коллективлары, мәгариф оешмалары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торган Бөек Җиңү парады узганнан соң, бәйрәм чарасының төп өлеше тантаналы митинг башланды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлады.

Сугыш, тыл ветераннарын Җиңү көне белән котлаулар дәвам итә 08.05.2023 Сугыш, тыл ветераннарын Җиңү көне белән котлаулар дәвам итә
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән икьтисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин сугыш ветераннарын, хәлләрен сорашып, Җиңү көне белән котлап, бүләкләр тапшырды. Алар: Күлтәстән 1927 елгы Гарәфетдин Зиннуров, Иске Йорттан 1926 елгы Равил Фазлыев һәм Симетбаштан 1922 елгы Габдрахман Сафин. Габдрахман абый Сафин Лаешта балаларында. Аның бүләкләрен баларына тапшырдылар. Симетбаштан узган ел 100 яшен тутырган сугыш ветераны Габдрахман Сафин. Күлтәстән сугыш ветераны Гарәфетдин Зиннуров.Иске Йорттан сугыш ветераны Равил Зиннуров.

Музей-утарда «Салават җыр театры» концерты була 07.05.2023 Музей-утарда «Салават җыр театры» концерты була

78 еллыгы уңаеннан Арча районы Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында "Салават җыр театры" концерт программасы тәкъдим итә. Бәйрәм чарасына көтеп калабыз.

Бәйрәм 8 майда 14 сәгать 30 минутта башлана.

Арчаның 2нче мәктәбендә “Җиңү тәрәзәләре” бизиләр 07.05.2023 Арчаның 2нче мәктәбендә “Җиңү тәрәзәләре” бизиләр
9 май – Бөек Җиңү көне якынлаша. Шул уңайдан районыбыз мәктәпләрендә дә төрле чаралар уза. Бу көннәрдә Арчаның икенче мәктәбендә дә илебезне фашистлардан саклап калган бабаларыбыз – совет геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган күп төрле чаралар уза. Шуларның берсе – “Җиңү тәрәзәләре” акциясе.

Соңгы сулышына кадәр өметен өзмәде 07.05.2023 Соңгы сулышына кадәр өметен өзмәде

“Яшисем килми аннан башка,” – дигән уйлар да килә Илгизнең башына. Әмма үзен кулга ала. Ярамый, күзенә карап торган балаларын кеше итәсе бар бит аның.

Сурнарда яшәүче Илгиз Гыйззәтуллинның ул вакыттагы хәлен үз башына төшкән кеше генә аңлый ала. Хатыны Ясминур 44 яшендә вафат була. 47 яшьлек ир дүрт бала белән ялгызы кала.

Арчалар башкача булдыра алмый 06.05.2023 Арчалар башкача булдыра алмый

Арча районы “Арча ягы - туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән концерт-тамаша тәкьдим итте.

Ул Татарстанның Мәдәни башкаласы” бәйге-фестивале кысаларында оештырылды.

К.Тинчурин театрында Арчалар һөнәрләрен, иҗатларын күрсәтәчәк! 05.05.2023 К.Тинчурин театрында Арчалар һөнәрләрен, иҗатларын күрсәтәчәк!
Бүген, 5 нче май көнне, К.Тинчурин театрында Арчалар һөнәрләрен, иҗатларын күрсәтәчәк! Арчалар булган җирдә һәрвакыт күңелле була инде ул! Сез дә килегез, якташларыбыз белән кабаттан аралашып китегез! Башлана 16:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
Керү ирекле, теркәлү кирәк https://forms.yandex.ru/u/6447ccd173cee7000ea861af/

Юныс Шәрәфиев Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр сафта кала 05.05.2023 Юныс Шәрәфиев Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр сафта кала
Республика халкы «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язмалар урнаштыра. Алар белән сайтыбызда таныштырып барабыз. Түбәндә Кайбыч районы редакциясе журналисты Ләйсән Саттарова язмасы. Курса Почмакта туып үсүче Ләйсән бүген гаиләсе белән Кайбычта гомер итә.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк 04.05.2023 «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк
Иртәгә, 5 май көнне, 16:00 сәгатьтә  «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итәчәк.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрчеләре һәм иҗатчылары белән таныштырачак.

Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне! 04.05.2023 Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне!
Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган, тапшырулар алып баручы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле.

Арча районы мәдәният көне 03.05.2023 Арча районы мәдәният көне
5 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча муниципаль районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Башлана 16:00 сәгатьтә.

Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! 03.05.2023 Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне!
Бүген, 3 май көнне якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә!

Беренче мәктәп-беренче 03.05.2023 Беренче мәктәп-беренче
Арчада "Куркынычсыз тәгәрмәч" ярышлары үтте. Анда районның һәр мәктәбеннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты. Ярышта беренче урынны Арчаның беренче мәктәбе командасы яулады.

День культуры Арского района 02.05.2023 День культуры Арского района
5 мая 2023 года Арский муниципальный район представит культурную программу и поборется за звание  «Культурная столица Татарстана»!

Монда тавык-чебешкә генә түгел, мондагы хозурлыкны карарга да киләләр 02.05.2023 Монда тавык-чебешкә генә түгел, мондагы хозурлыкны карарга да киләләр
Якты Көн авылындагы Бариевларның кошчылык фермасына тавык-чебеш алу өчен генә түгел, андагы матурлыкны күреп хозурлану өчен дә киләләр икән. Без дә сокландык андагы матурлыкка! “Көннәр җылынып беткәч чәчәкләр дә утыртабыз әле” – ди Рәзимә Бариева. Аларның Арчадагы йорт яннары да чәчәкләргә күмелгән.

Алар авырлыкларны күргән буын 01.05.2023 Алар авырлыкларны күргән буын

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итә.

Утар Аты авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар, күчтәнәчләр бирделәр. 

Район башлыгы Илшат Нуриев алдынгыларны котлады 30.04.2023 Район башлыгы Илшат Нуриев алдынгыларны котлады

Район башлыгы Илшат Нуриев яхшы эшләгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

Март  аенда терлекчелек буенча “Яңарыш” ширкәте беренче урында, “Кырлай” ширкәте – икенче, “Северный” ширкәте өченче.    Язгы кыр эшләренә техниканы иң яхшы әзерләүчеләр: “Заря” һәм “Кырлай” ширкәтләре – беренче, “Игенче” – икенче, “Северный” һәм “Яңарыш” ширкәтләре өченче.

Рузалия апа Насибуллинаның «Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” дигән китабы чыкты 28.04.2023 Рузалия апа Насибуллинаның «Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” дигән китабы чыкты

Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында Ашытбаш мәдәният йортында "Дини бәйрәмнәр һәм йолалар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда үзләренең бөтен гомерләрен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог, остазлар чакырылган иде. Кичәнең кунагы Россиянең мәгариф отличнигы, озак еллар Ташкичү мәктәбе директоры булып эшләгән Рузалия апа Насибуллина үзенең яңа басылып чыккан “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр” китабы белән таныштырды. Китапның һәр бүлегенә кыскача аңлатма биреп үтте.


“Ялкын” журналы “Шәп блогер” медиамәктәбе Арчага килде 27.04.2023 “Ялкын” журналы “Шәп блогер” медиамәктәбе Арчага килде
Арча педагогия көллиятенең актлар залы умарта оясын хәтерләтте. “Ялкын” журналы оештырган “Шәп блогер” медиамәктәбе проекты кысаларында Арчага журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин, аның урынбасары Рәмзия Галимова һәм танылган блогерлар Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева килде. Көллият студентлары һәм гимназия сыйныфы укучылары үзләренең яраткан блогерларын көчле алкышлар астында каршы алдылар. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен кызыклы очрашу булды ул. Алар рәхәтләнеп блогерлар белән аралашты, алар белән фотога, видеога төште, үзләре видео төшерде, автографлар алды.

Арча районында “Тукай марафоны-2023” үтте 26.04.2023 Арча районында “Тукай марафоны-2023” үтте

Ел саен оештырылып килүче спорт бәйрәме быел да Габдулла Тукайга багышлап, аның туган көнендә уздырылды.

Тарихка күз салсак, әлеге ярышлар 1979 елдан бирле оештырылып килә. Аны башлап җибәрүчеләр булып ветеран спортчылар Ленар Заһидуллин һәм Барый Бакиров тора. 
Быелгы “Тукай марафоны”на старт бирелгәнче, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев барлык катнашучыларны сәламләп уңышлар теләде.

Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне! 25.04.2023 Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!

Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.

Остазлардан үрнәк алабыз 24.04.2023 Остазлардан үрнәк алабыз
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән “Укытучылар һәм остазлар” елы дип игълан ителде. Бу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Ел дәвамында шушы юнәлештә төрле чаралар үткәреләчәк. 8 апрель көнне Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, шул авыл мәктәбендә белем алган, үзенең хезмәт юлын башлаган, белем һәм тәрбия биргән педагог, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге мөдире Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы белән очрашу оештырылды. Аны педагог-оештыручы Исмәгыйлева Гүзәл Альберт кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы, йөрәкләргә  үтеп керерлек, күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырырлык итеп, алып бардылар.

Арчада Гает бәйрәме 21.04.2023 Арчада Гает бәйрәме

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә ураза Гаете намазлары узды.

Авылларда ул иртәнге биштә укылды. Бөтен авылларда да шулай булгандырмы, белмим. Шәхсән Наласа мәчетендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Авылның олысы -кечесе бирегә җыелган. Я Раббым, җомга намазлары, көндәлек намазларда да мәчетләребезнең шулай тулы булуын күрергә насыйп итсәң иде!

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз! 20.04.2023 Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, имин тормыш, якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле, озын гомер кичерүегезне телибез!

Яңа Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте 19.04.2023 Яңа Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте
Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 14 апрель көнне ХII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.  Укуларга барлыгы 205 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Биектау,  Балык Бистәсе, Мөслим, Әлки, Кукмара, Әлмәт районнары, Казан шәһәре укучылары  һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды. 14 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 76 укучының, 52 укытучының  эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә: “Г.Тукай- журналист”, “Туган ягымның периодик басмалары”, «Казан утлары” журналы – тарихи елъязма”, “Татарстан радиосы тарихы”, “Тынычлык” темасына шигырь язу”; укытучылар «Габдулла Тукай- педагог”, «Сугыш чоры журналистлары”, “Укытучы- иҗади шәхес” исемле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар

Якташыбыз Олеся Антипованы җиңүе белән котлыйбыз! 18.04.2023 Якташыбыз Олеся Антипованы җиңүе белән котлыйбыз!

Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен Бөтенроссия бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды.

Бәйгенең йомгаклау этабы Казан шәһәренең 27нче гимназиясендә үтте. Анда Татарстаннан 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 15 татар теле, 9 рус теле, 6 чуаш теле, 5 мари теле, 2 удмурт теле укытучысы һәм 1 мордва теле укытучысы, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 12 туган тел укытучысы катнашты.

Арча районы Апайкина Гарь авылында бер йорт янды 17.04.2023 Арча районы Апайкина Гарь авылында бер йорт янды
Апайкина Гарь авылында 15 апрельдә сәгать төнге 11нчы яртыларда янгын чыга. Резедә белән Марсель Заһидуллиннар йорты яна. Мунчадан электрдан чыккан дигән фараз бар. Бик авыр хәлләр. Ярый әле үзләре исән-сау. Марсель үзе автобуста эшли. Резедә лаклы ялда. Үзләренең балаларын үстереп олы тормышка  чыгарды инде алар. Тәрбиягә ике бала алдылар. Аның да кыз баласын үстереп кияүгә бирделәр. 9 сыйныфта укый торганы үзләре янында. Хөрмәтле райондашлар, сайтны укучылар, авыр хәлдә калган гаиләгә мөмкинлектән чыгып ярдәм итик. Изге Ураза аенда савап булыр.

Һәр өйнең бизәге булып торырлык 16.04.2023 Һәр өйнең бизәге булып торырлык
“Казан арты” тарих-этнография музее мәдәният идарәсе, район ветераннар советы белән берлектә “Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре” исемле бәйге игълан иткән иде. Ул берничә номинацияне үз эченә алган. Шуның нигезендә районыбыз ветераннары төрле кул эшләнмәләрен алып килгән. 
Музейдагы күргәзмәдә нәрсәләр генә юк – күз явын алырлык һәр әйбер күңел җылысын биреп эшләнгән. Шуларга карыйм да, мин башкара алмас идем, дип уйлыйм. Оекбашлар, күлмәкләр генә түгел, пальтоларга кадәр (Сания ханым Кәбирова) бәйләгәннәр, картиналар (Галина Трубицына) чиккәннәр. 

Арчалар Балык Бистәсеннән уңышлар белән кайттылар 15.04.2023 Арчалар Балык Бистәсеннән уңышлар белән кайттылар
Ярышларда 10 районнан 104 көрәшче катнашты. Анда Арча егетләре дә бил алышты.
Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы Искәндәров Ислам 1 нче урынны яулады.
Галләмов Данил - 3 нче урында.
Егетләр медаль, грамота, акчалата приз белән бүләкләнде.
Молодцы, егетләр. Егетләрне алып барган Искәндәров Алмазга "Арча" спорт комплексы җитәкчелеге бик зур рәхмәт әйтә.

Туган төбәгебез турында – инглиз телендә 14.04.2023 Туган төбәгебез турында – инглиз телендә
Узган атнада районыбыз мәктәпләре укучылары инглиз теле буенча “Минем туган ягым. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Алар “Илләр, мәдәният һәм тарих”, “Геройлар кайдан барлыкка килә?” юнәлешләре буенча эшләгән эшләрен тәкъдим итте.

Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде» (»Интертат »,Энҗе Габдуллина) 13.04.2023 Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде» (»Интертат »,Энҗе Габдуллина)
12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апреле кешенең беренче тапкыр космоска очуы һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле көн. Татарлар арасында космонавтлар булмаса да, алар белән бергә эшләгән, Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкова белән күрешкән кешеләр булган. Яңа Кенәр авылыннан Марс Хәкимов – шундыйларның берсе.

Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы! 12.04.2023 Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровның үз фикере. Хәтерләсәгез, Рәис абый яз иртә киләчәк дип фаразлаган иде. Юраганы юш килде – яз чынлап та иртәләде.

Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышы оештырылды 11.04.2023 Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышы оештырылды
Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышлары булды. Ришат авылның тырыш, яхшы кешесе иде, ди авылдашлары. Үз көче белән эшмәкәрлек эшен ачкан, мәчеткә өстәл, урындыклар эшләп биргән, авыл кешесенә ярдәмчел булган кеше ул.

Якташлары белән очрашу 10.04.2023 Якташлары белән очрашу
Кышкар авыл клубы, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә талантлы якташыбыз, язучы, журналист, тәрҗемәче Мөнирә Сафина белән очрашу үткәргәннәр. Очрашу тамашачы күңелендә матур тәэсир калдырган.

Якташыбыз Фәрит Минхәиров югары бүләккә ия булды 09.04.2023 Якташыбыз Фәрит Минхәиров югары бүләккә ия булды
"Куркынычсызлык мәктәбе" ярышларын үстерү буенча озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен якташыбыз Фәрит Минхәиров "Куркынычсызлык мәктәбе" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең "Куркынычсызлык культурасын пропагандалау өчен" медале белән бүләкләнде. 

Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана? 08.04.2023 Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана?
Укучыларның  туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү аша аларда патриотизм һәм кечкенә Ватаннары өчен горурлык хисе формалаштыру максатында оештырылган "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында  чираттагы дәрес-лекция Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта  мәктәбендә үтте .  Арча муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы районның  авыл хуҗалыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Бүген, журналист, шагыйрь Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне! 07.04.2023 Бүген, журналист, шагыйрь Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне!
Бүген, танылган журналист, шагыйрь, күп хикәяләр, повестьлар авторы Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, имин тормыш, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле, озын гомер кичерүегезне телибез!

Арча балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Яр Чаллыдан җиңү яулап кайтты 07.04.2023 Арча балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Яр Чаллыдан җиңү яулап кайтты

27-30 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Если бы...” XII Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсында Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар җиңү яулап кайтты.

“Театр. Кече формалар” номинациясендә “Әкият” коллективы III дәрәҗә, “Нәфис сүз” номинациясендә Әнвәр Мөхетдинов II дәрәҗә һәм Зөһрә Миннебаева III дәрәҗә лауреат булып, диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре – Ләйсән Ахунова.   
“Рәсем сәнгате һәм дизайн” номинациясендә Ольга Кочурова I дәрәҗә, Василиса Кочурова II дәрәҗә, “Фольклор” номаниациясендә чыгыш ясаучы “Бәллүр” коллективы  II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның җитәкчеләре Зөлфия Кочурова. 

Арчаның күренекле шәхесе Ринат Фазлыәхмәтовны искә алдылар 06.04.2023 Арчаның күренекле шәхесе Ринат Фазлыәхмәтовны искә алдылар
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Арчаның билгеле шәхесе, районда җаваплы эшләрдә эшләгән Ринат Фазлыәхмәтовны искә алу кичәсе булды. Исеме дә күңелне кузгатак торган – “Мине онытмагыз!”. Ринат Әхмәтгалиевич өенә хәлен белергә килүчеләргә “Мине онытмагыз!” – дип әйткән. Кай арада биш ел үтеп киткән. Әле генә хушлашкан кебек идек... Исән булса быел җәен 83 яшь тулган булыр иде. Ринат Әхмәтгалиевичны искә алырга чордашлары, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, якыннан белгән, аралашкан кешеләр, кызы Гөлнара ханым һәм район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина һ.б. килде. 

Театр көллиятендә укучы Алия Абдрәшитова: «Чын урман кисүче хатыннар тормышы белән яшәдек. Агач кистек, чаптык, ташыдык» 05.04.2023 Театр көллиятендә укучы Алия Абдрәшитова: «Чын урман кисүче хатыннар тормышы белән яшәдек. Агач кистек, чаптык, ташыдык»

Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг узачагы турында язган идек. Март аенда әлеге фильм төшерелә башлады.

Фильм Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов. 

Ике буын шагыйрьләре очрашты 04.04.2023 Ике буын шагыйрьләре очрашты
Арча җирлегендәге тәҗрибәле язучылар һәм яшь шагыйрьләр фатирник форматындагы әдәби-музыкаль кичәдә иҗатлары белән уртаклашты. Үзенчәлекле формат: каләм тибрәтүчеләр гүя бер фатирга җыелды. Биредә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әһелләре һәм яшь иҗатчылар фикер алышып, шигърият дөньясында илһамланды.
Мондый очрашуның төп оештыручылары – яшьләр белән бер дулкында булучы “Идел” журналы һәм шәһәребезнең үзәк китапханәсе. Агымдагы елның март аеннан старт бирелгән республикакүләм “Яңа исем” проекты төрле районнар буйлап яшь шагыйрьләрне һәм язучыларны барлый.

Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды 03.04.2023 Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды
Күлтәс авылы халкына яки гаиләләргә Казаннан нәсел шәҗәрәләре төзеп кайтарылды. Менә шул әзер шәҗәрәләр Күлтәс авылы клубында “Нәсел җебем – шәҗәрәм” дип аталган кичәдә авыл кешеләренә тапшырылды. Шәҗәрәләр үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Олег Зәкәрия улы Акбәров ярдәме, тырышлыгы белән эшләнде. Бу кичә туган авылыбызның зур хөрмәткә лаек, олы йөрәкле шәхесләрен зурлау, игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтү йөзеннән оештырылды. 

Өмәләр дәвам итә 02.04.2023 Өмәләр дәвам итә
Арча шәһәрендәге “Шәрык” территория үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин катнашында шушы территориядә яшәүчеләр өмә оештырдылар. 10 яшьтән 75 яшькә кадәр 50ләп кеше катнашты өмәдә. Мәчет территориясен, балалар паркын, тыкрыкларны җыештырдылар. Бергәләп эшләүдән һәркем канәгать калды. Бигрәк тә ураза аенда игелекле эшләрне күбрәк эшлик.

Арчаның яшь педагоглары 45 команда арасында 2нче урынны алды! 01.04.2023 Арчаның яшь педагоглары 45 команда арасында 2нче урынны алды!

Котлыйбыз! Һөнәр осталыгы буенча III нче төбәкара конкурс булды ул - «Педагогия олимпиадасы»!

Яшь педагоглар конкурсы КФУның "IT-лицей" базасында үтте. Һөнәр осталыгы буенча алар заманча дәрес  күрсәттеләр һ.б. Афәрин арчадар, 45 команда арасында 2 нче урынны алдылар!

Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды 31.03.2023 Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды

Бәйгегә һәр авыл җирлеге кушылды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә күп катнашты. Яңа талантлар барланды

Фольклор күренеш, инструменталь ансамбль, вокал, дуэт, хореография, сәнгатьле сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча чын ярыш оештырылды. Алдагы елларда бөтен районны гөрләткән бәйгеләрнең дәвамы буларак, монысында да талантлы Арча ягы халкы үзен төрле яктан танытты, моңа кадәр күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән, әлеге бәйге булмаса, киләчәктә дә күләгәдә калу ихтималы янаган яңадан-яңа осталар калкып чыкты. Өч сәгатькә якын дәвам иткән финал ярышында аларның иң-иңнәре осталыкларын күрсәтте, кул эшләре күргәзмәләре бары тик чын күңелдән соклану хисләре уятты.

Якташларыбыз югары дәүләт бүләкләренә ия булды 30.03.2023 Якташларыбыз югары дәүләт бүләкләренә ия булды

Якташларыбыз Габделфәт Габдрахман улын һәм Сания Юныс кызын югары дәүләт бүләгенә ия булулары белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!

Җырчы Габделфәт Сафин – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Югары дәүләт бүләкләрен 30 март көнне Кремльнең Туп утары бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз! 29.03.2023 Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 29 март көнне, якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.

Хөрмәтле Фәйзрахманов Илфат Хәким улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый! 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Яңа Кенәрдәволейбол турниры 28.03.2023 Яңа Кенәрдәволейбол турниры
Яңа Кенәрдә иртәнге унда башланган волейбол турниры кичкә кадәр дәвам итте.

Андагы азарт, эмоцияләрне әйтеп -аңлатып бетерерлек түгел. Йөз кат ишеткәнче бер күрүең яхшы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Чәчләренә чал кергән абзыйларның уйнавын күрсәгез шаккатасыз. Яшь чакларында нинди булгандыр алар!?

Ришад Сәйфетдинов җиңүче! 27.03.2023 Ришад Сәйфетдинов җиңүче!
Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында "Педагогик дебют" номинациясендә Арчаның алтынчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы  Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы икенче урын алды! Ришад Фәннур улы 100 мең акчалата приз һәм теплоходта ял итү юлламасы белән бүләкләнде.

Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм» 26.03.2023 Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм»

Фирдинат Фәйзи улы гаиләдә икенче бала булып, тормышның авыр чорында – 1945 елның 16 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Тәртипле, зур хезмәт кешеләре булган ата-ананың балалары да аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яши. Өч егет үстерәләр, өчесе дә Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлыйлар. Иң кечеләре Фаил Ижевск шәһәрендә  техник-механик институтында эшләде, техник фәннәр докторы, профессор.

Фирдинат Фәттиев институтны тәмамлагач Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбенә укытырга кайта. Аннан район мәгариф бүлегенә методист итеп алалар. Шунда 12 ел инспектор була. 1983 елның гыйнварында Арчаның кичке мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

Әлифба музеенда әлифбачыларны искә алдылар 25.03.2023 Әлифба музеенда әлифбачыларны искә алдылар
Арча педагогика көллиятендә "Әлифба" музеенда Рәмзия Вәлитовага 109 яшь тулу уңаеннан очрашу һәм соңыннан Корьән ашы үткәрделәр. Әлеге зур чараны Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев көллият җитәкчелеге ярдәмендә оештырды. Очрашуга Рәмзия Вәлитова укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре килде. Очрашу бик эчтәлекле оештырылган. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм аның тормыш иптәше Сәләй Гататовичны зурлап искә алдылар. Студентлар концерт та күрсәттеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Район башлыгы яңа мәктәп төзелеше белән танышты 24.03.2023 Район башлыгы яңа мәктәп төзелеше белән танышты

Илшат Нуриев Арчабаш микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәп төзелеше белән танышып кайтты.

Әлеге мәктәп “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә. Объект төзелешенә кагылышлы төп мәсьәләләр буенча фикер алышынды

Көтек авылында мәчет ачылды 24.03.2023 Көтек авылында мәчет ачылды
Ул авылның иң матур урынында, элеккеге мәчет нигезенә салынган. Мәчет төзү турында карар узган елның маенда гына мәхәллә җыелышында кабул ителгән иде. Июньдә беренче нигез ташлары салынган Аллаһ йорты шушы авыл фермеры Дамир Шакирҗанов тырышлыгы белән бер ел булганчы төзелеп тә бетте. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Казаннан да,Арчадан да кунаклар күп килгән иде. Алар барысы да мәчетнең мөселманнар белән һәрчак тулу булуын теләделәр. Әледән үк анда ислам нигезләрен өйрәнү өчен дәресләр бирелә башлану турында хәбәр ителде.

Юбилей концерты: Габделфәт Сафинга – 60, әтисенә – 100 яшь (»Интертат, Рузилә Мөхәммәтова) 23.03.2023 Юбилей концерты: Габделфәт Сафинга – 60, әтисенә – 100 яшь (»Интертат, Рузилә Мөхәммәтова)
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга 60 яшь, әтисенә – 100. Ә инде иҗатына 35 ел икән. Габделфәт Сафинның «Пирамида»дагы чираттагы концерты шушы 3 датага багышланган иде. Чакыру билетына да шулай язылган, җырчы үзе дә сәхнәдән шулай диде.

Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне белән котлыйбыз! 22.03.2023 Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне, якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улының туган көне! 

Хөрмәтле Ванил Вакилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2023 Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2012), язучы Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.

Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2023 Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды 20.03.2023 Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды

«Исән булса, 1 мартта Рәфикъ абыйга 80 яшь тулган булыр иде», - диде Рөстәм Галиуллин.

Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил Касыйм, Сания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.

Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! 19.03.2023 Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Валиуллин Ренат Нәкиф улы - 1972 елның 19 нчы мартында Арча районының Урта Сәрдә авылында туа.

Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь 18.03.2023 Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь
65 ел бергә гомер итәләр. Юбилярны котларга район хакимиятеннән һәм Сеҗе авыл җирлегеннән дә килделәр. Хәниф абый җаваплы эшләрдә эшләгән кеше. Бригадир, сельпо рәисе урынбасары, сельпо рәисе. Әлбәттә, кеше белән эшләве җиңел булмагандыр. Каимә апа Әзәк авылыннан. Бергә-бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. "Малайлар әйбәт булды", - ди Хәниф абый. Юбилейга балалары, оныклары кайткан. Матур итеп табын әзерләгәннәр. Түрдә Хәниф абый белән Каимә апа. Исән-сау булсыннар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми... 17.03.2023 Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми...
Туган авылым Айванда 90ны узганнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Мәдинә апа Миңнуллина. 15 еллап инде күзләре күрми. Әйбәт апа булып хәтердә калган ул. Айванда өч урам: өске, урта һәм түбән урам. Мәдинә апа белән Азак абый өске урамның авыл башында яшәделәр. Азак абый мәрхүм инде, Мәдинә апа Айванның яңа урамында кызы Хаҗия белән Мөдәрис гаиләсендә яши. Әмма инде урын өстендә. Без килгәч, торып утырды үзе. Начар ишетә. Сөйләшеп, аңлашып булмады, бераз утыргач:  “Ятам”, - диде.

“Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды 16.03.2023 “Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды

Арча балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.

“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерүче төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә. Фондның максатлары булып республиканың музыкаль мәдәниятен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, классик сәхнәнең яңа яшь йолдызларын эзләү, аларның талантын дөнья сәхнәсендә тормышка ашыруда ярдәм итү һәм шуның белән музыка сәнгатен пропагандалау тора.

Юбилей уңаеннан 15.03.2023 Юбилей уңаеннан
"Россельхозцентр"ның Арча районы филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановка 65 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров юбилярны намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Россельхозцентр" җитәкчесе Виталий Новичков шулай ук юбилярга тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Котлыйбыз! Исән-сау, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!

Арча районына дүрт Рәсәй чемпионы кайтты! 14.03.2023 Арча районына дүрт Рәсәй чемпионы кайтты!

10-11 нче мартта Казан шәһәрендә көрәш буенча 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге булып узды.

Татарстан җыелма командасы составында
Арча районыннан 4 егет катнашты: Юсупов Ильсаф (Лесхоз мәктәбе), Галлямов Данил (АСОШ 6), Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе), Муратов Динияр (АПК) һәм 4се дә Россия  чемпионы булдылар.

Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр 14.03.2023 Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр
Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәүче Наласа кызы Гөлназ Галиуллина кечкенәдән иҗатка гашыйк. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты фәненнән төрле бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, шигырьләр иҗат итсә дә, хезмәт юлын исәп-хисап эше белән бәйли ул. Тик күңелендә булган иҗадилык тынгылык бирми Гөлназга. Бүген ул үзенең татар телендәге Ютуб каналын булдырып, балаларга әкиятләрен тәкъдим итә.

Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды 13.03.2023 Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды

Әлеге матурлык, талант һәм мода бәйгесенең 20 елга якын тарихы бар. Язның беренче аенда уздырылучы бу чара Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә традицион рәвештә ел да уздырылып килә.

Бәйрәмгә тиң әлеге бәйгенең чираттагысы Арча педагогия көллиятендә үтте. Төп оештыручы һәм иганәче “Метелица” компаниясе.

Наласа мәчетенә яңа ай куелды 12.03.2023 Наласа мәчетенә яңа ай куелды
Бүген авыл өчен истәлекле көн : мәчетнең ае яңартылды. Нәрсә дисәң дә , көн саен була торган вакыйга түгел. Зур һәм шактый чыгымлы эш. Элеккесе моннан 30 еллар элек , мәчет ачылганда куелган иде. Анысын авылдашыбыз Гали ага Мифтахов эшләткән булган. Вакытында бик күркәм ай иде,ләкин еллар үтү белән төсен җуйды.

Тирәбездә - яхшы кешеләр 12.03.2023 Тирәбездә - яхшы кешеләр

Соңгы вакытта гына да Арчадагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта шактый гына төзекләндерү эшләре алып барылды.

"Иганәчеләргә, безнең турында кайгырткан һәркемгә зур рәхмәт!" - диде директор Рәисә Хөснетдинова

Төп белемне шушында бирәләр 11.03.2023 Төп белемне шушында бирәләр

9 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укучылар белән хуҗалыклар җитәкчеләре очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев соңгы елларда көллияттә булган үзгәрешләр, тудырылган шартлар, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында сөйләде

Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее! 10.03.2023 Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее!
Бүген 10 март көнне, якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне! Аны гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм якыннары, балалары белән бергә булып, озак еллар шулай иҗат дәрте белән илһамланып яшәвен телибез.

Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы  1953 елның  10 мартында   ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә  авылында укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

Йөзъяшәр әбигә күчтәнәчләр 09.03.2023 Йөзъяшәр әбигә күчтәнәчләр
Район башлыгы Илшат Нуриев Иске Ашыт авылында яшәүче, 103 нче яше белән баручы Мәдинә Шәрәфиеваны бәйрәм белән котлады, чәчәкләр күчтәнәчләр бирде.

Арчалар беренче һәм икенче урыннарны яулады 08.03.2023 Арчалар беренче һәм икенче урыннарны яулады
Март башында Мамадышта сыер савучылар һәм механизаторлар арасында ярышлар булды.Арча районыннан Татарстан чемпионатында  механизаторлар командасы беренче, савымчылар командасы икенче урынны яулады.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2023 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi 08.03.2023 Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итә. 

Кадерле хатын-кызлар! Сезне ихлас күңелдән язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. 


Новости 301 - 400 из 3499
Страницы: