События

Арчада яңа премьера аншлаг белән узды 31.01.2019

Арчада яңа премьера аншлаг белән узды

29 гыйнварда Арча Мәдәният йортында Гөлсинә Зәкиева пьесасы буенча куелган “Өйләнәм дигәч кенә” спектакленең премьерасы булды. Комедиянең күңелле дулкыны зал тутырып килгән тамашачыны елмайтып та, көлдереп тә тамаша ахырына кадәр үзенә бөтереп алды да, рух күтәренкелеге бүләк итте.

Үзешчәннәр ел да хезмәттәшебез, “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиеваның әсәрен сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итә. Я “Җидегән чишмә”леләр куя аны, я балалар бакчасы коллективы, я авыл үзешчәннәре… Авторның тәүге куелган “Елый икән, елый ирләр дә…” әсәре сәхнәдә генә куелып калмыйча, берничә ел элек аның буенча фильм да төшерелгән иде. Хәзер район халкы үз авторының пьесаларын көтеп ала.

Ә артистлар өчен иң куанычлысы, әлбәттә, зал тутырып килгән тамашачы. Үзләре дә әйбәт уйнады, тамашачы, тормыш мәшәкатьләреннән арынып рәхәтләнеп ял итеп утырды. Автор бүгенге көндә дә актуаль булган гаилә кору, өйләнү темасын спектакльнең үзәге итеп алган.

Буйдаклар проблемасы авылларда электән үк борчый торган мәсьәлә. Спектакльдә дә шул күренеш: буйдак Шамилнең (Илдус Хәбибуллин) күршесенә шәһәрдән Камил (Динар Бариев) атлы егет кайтып урнаша. Икесенең дә 10 ар ел йөргән кызлары бар-барын, тик өйләнер өчен тагын да гүзәлрәген эзлиләр. Беркөнне авылга шәһәрдән Доминик (Расих Тимергалиев) атлы егет кайтып төшә. Камилнең йөргән кызын калдырып башкага өйләнергә теләвенә эче пошып, ул егетне кызык итәргә уйлый. Яучы Хәят апа (Гөлсинә Зәкиева) белән план корганнан соң кунак кызы булып киенгән Доминик башта Камай, аннан Шамай (бу авылда һәркемгә кушамат тагу гадәте яши) белән танышып, кичен икесен дә су буена очрашуга чакыра. Ә су буенда егетләрне йөргән кызлары Гөлназ (Резеда Галиуллина) белән Дилназ (Диана Бәйрәмова) көтеп тора. Спектакльнең ахыры матур тәмамлана: парлар өйләнешә, хәтта көн дә салмыш йөргән буйдак Хәсән (Ленар Заһидуллин) дә  гомере буе кызыгып йөргән Хәятенә өйләнә. Ә Доминикның Камил белән Дилназны өйләнештерергә теләвенең сере булган: Дилназның сеңлесе Сәрбиназ (Гүзәл Нигъмәтҗанова) “Әгәр апа белән Камилгә кавышырга ярдәм итсәң. сиңа кияүгә чыгарга ризалык бирәм”, — дигән икән. Яшьләргә киңәшләре белән ярдәм итүчеләр дә бар: күршеләре Рамазан (Харис Сафин) белән Сара (Резидә Гарифуллина).

Халыкчан, юморлы сөйләмгә корылган, тормышчан вакыйгаларны чагылдыручы спектакль яшенә дә, өлкәннәр күңеленә дә хуш килгәндер. Тамашаны караган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов “Җидегән чишмә”леләргә рәхмәтен җиткереп, яңа уңышлар теләде.

2019 ел  Россиядә театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда март аенда театр атналыгы игълан ителәчәк. Димәк, тамашачыларга “Җидегән чишмә” халык театрының гына түгел, авылларда эшләп килүче башка театр коллективларының тамашасын карап хозурлану мөмкинлеге дә туачак.

Розалия Зиннәтова

   

 http://arskmedia.ru/2019/01/30/archada-ya-a-premera-anshlag-belan-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение