События

Ташкичүдә Мәрҗани укулары узды 01.02.2019

Ташкичүдә Мәрҗани укулары узды

«Гыйлемлелекнең башы Ташкичүдә башланды…”

Ш.Мәрҗани

2018 нче ел Татарстан Республикасында Ш.Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шушы ел уңаеннан Арча районы Ташкичү төп мәктәбендә, районда, республикада, гомумән, төрки дөньясында бу вакыйга зурлап билгеләп үтелде.

2019 нче ел җитте. Ш.Мәрҗани елы тәмамланды. Шушы уңайдан мәктәптә  “Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”  дип аталган районара укулар оештырылды. Укучыларга өч төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре темалары тәкъдим ителде. Барлыгы 100 дән артык эш килде, шуларның 38е лауреат исеменә лаек булды. 2019 нчы елның 30 гыйнваренда шушы укуларның йомгаклау туры узды. Бу укуларны  Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы   ачып җибәрде, Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясады.

Укуларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге институты хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидаты Гайнетдинов Айдар Марсил улы, тарих фәннәре кандидаты Сәләхова Эльмира Кадим кызы, фәнни хезмәткәр Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы катнаштылар. Алар укуларда катнашучыларны фәнни эш алып бару серләренә төшендерделәр.

Ташкичү төп мәктәбе коллективы Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтү көннәрендә Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле оешмалар белән элемтәгә керде. Бу укуларда шулай ук Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә имамы ярдәмчесе Биккинин Исмәгыйль хәзрәт, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыгурҗа урта мәктәбе музее мөдире Зиннатуллина Зилә Рафаэль кызы да катнаштылар.  Исмәгыйль хәзрәт Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә белән, Зилә Рафаэль кызы Мәрҗани музеенда саклана торган истәлекле экспонатлар белән таныштырдылар.

Укуларда  “Мирас”журналы мөхәррире урынбасары Гибадуллин Ленар Ильгиз улы, “Әлифба” музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы да катнаштылар. Алар Татарстанда Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле урыннар турында сөйләделәр, Ш.Мәрҗани эзләре буенча экскурсияләрдә катнашырга тәкъдим керттеләр.

Тукай Кырлай урта мәктәбе, Ташкичү төп мәктәбе, Мәтәскә урта мәктәбе укучылары үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән таныштырдылар.

Ш.Мәрҗани укулары Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзәрәте тәкъдим иткән, Нияз хәзрәт Сабировның сценариесе нигезендә төшерелгән “Мәрҗани” видеофильмы белән үрелеп барды.

“Таттелеком” җәмгыяте укуларда катнашучыларга “Татарский Геродот” дип аталган китабын бүләк итеп бирде.

   

http://arskmedia.ru/2019/01/30/tashkich-da-mar-ani-ukularyi-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение