События

Түбән Мәтәскә мәктәбенә экологлар килде 04.02.2019

Түбән Мәтәскә мәктәбенә экологлар килде

2 нче февраль-Бөтендөнья Сулык-сазлык биләмәләре көне. Нәкъ шушы көнне, 1971 нче елда Рамсар шәһәрендә, барлык дөньяда тотрыклы  үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен  саклау һәм рациональ файдалану  максаты белән  сулык-сазлык биләмәләре турында  конвенция  имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.Ул конвенциянең Перспективалы исемлегенә Татарстан Республикасының да  сулык-сазлык   биләмәләре кертелгән.

Шул уңайдан,  Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең  география укытучысы Гаффарова Д.В. һәм биология укытучысы Маннанова Л.Р кызы башлангыч   һәм 5-6 сыйныф укучылары өчен ачык класстан тыш  чара уздырдылар.

Оештырылган чарага Татарстан  Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әхмәтҗанов  Рәшит Зиннур улы һәм  Мөхәммәтҗанова Аделина Рамил кызы да чакырылган иде.

Чара азагында килгән кунагыбыз  Рәшит  Зиннур улы укучыларга: “Табигатьне кечкенәдән үк яратыгыз, аның матурлыгын  тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала, сез дә балалар кешелекле булыгыз, табигатьне саклагыз, аны яратыгыз!”- дип үзенең иң изге  теләкләрен җиткерде.

Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Сәгъдиева Х.К.



http://arskmedia.ru/2019/02/04/t-ban-mataska-maktabena-ekologlar-kilde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение