![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел!
Бүген, якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел. Гөлчәчәк Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы Яхин Кәрим гаиләсендә туа. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин, бөек композитор Рөстәм Яхин белән бер нәселдән.Гөлчәчәк Галиева (Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева) - язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы.
Гөлчәчәк Галиева авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946-1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26 нчы һәм 89 нчы мәктәпләрендә пионер әйдәманы, 22 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.
Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы».
Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы – 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә – Арча, Апас, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.
2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.
Г. Галиева 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2014 елның 11 май көнне 86 яшендә язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева вафат булды.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
«Газзәбану»
Тулгак: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 255 б. — 2000 д.
Өзелгән өмет: повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр. — Казан: Идел-Пресс, 2003. —5356. —2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Бакиров М. Авыртмас башка тимер таяк // Шәһри Казан. — 1997. — 20 июнь.
Галиуллин Т. Яла теле еланнан яман // Шәһри Казан. —-1997. — 12 сент.
Хисамов Н. Мин дә укучы // Шәһри Казан. — 1998. — 30 гыйнв.
Галиуллин Т. Мин-минлек белән мин беләмлек бәласе // Шәһри Казан. — 1998. —3 апр.
Ихсанова Л. «Тулгак»ның тулганган дөньясы // Шәһри Казан. — 1995. —
Фәизов Р. «Тулгак» тоткан чакта // Мәдәни җомга. — 2000. — 27 окт.
Әхмәтҗанова Н. Ургылыпл ар чыкты бу чишмә // Шәһри Казан. — 2001. — 10 март. Әхмәтҗанов М. «Тулгак» китабына карата фикерләрем // Татар иле. —
Галимуллина Г. Нәрсә соң ул тормыш? // Шәһри Казан. — 2001. — 10 авг.
Хисмәтулла. Сикереп ага кар суы... // Шәһри Казан. — 2002. — 4 гыинв.
Хәкимова С. һәркемнең үз аты // Мәдәни җомга. — 2003. — 28 март.
Болгарская Ф. Юк өметләр өзелмәсен иде шул! // Казан утлары. — 2003. —
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009