События

Рәйсә апа рухы укучылары күңелендә 06.02.2019

Рәйсә апа рухы укучылары күңелендә

Була шундый укытучылар. Алар туганда ук Җиргә укытучы булырга дип килә дә, шул сәләтен тулыландырып, гомере буе белгәннәрен балаларына өләшә. Һәр укытучының, яратып, аерып искә төшерә торган укытучылары була. Ә менә Рәйсә Насретдинованың, сагынып искә алучы укучылары бихисап.

Алар арасында дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләре дә шактый. Менә берничәсе: “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, районда дини эшләрдә башлап йөрүче Рая Фәтхуллина, районның мәдәният тормышында кайнап яшәүче, һәвәскәр шагыйрә Факия Шәрәфетдинова, отставкадагы хәрби Хәмит Абдуллаҗанов… Саный китсәң, бихисап. Дистә еллар хезмәт дәверендә ничә буын балага белем бирелгәндер! Рәйсә апа һәр эшкә өлгер була: укыта да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, шигырь дә яза, гаилә учагының җылысын саклап, йортка туган-тумачаны да тартып, хөрмәт итеп яши. Алар ире Зариф абый белән ярты гасырдан артык, шуның 47 елын кайнана белән яшәп, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Күркәм гаиләнең наз тулы бишегендә өч бала үсә.

Балалары “Казан арты” тарих-этнография музеенда узган Рәйсә Насретдинованы искә алу кичәсенә кунак булып кайтканнар иде. Өлкәне Найлә Галимуллина әти-әнисе үрнәгендә озак еллар Арча педагогика көллиятендә укыта, әнисе сыман рус теле һәм әдәбияты фәненең нечкәлекләренә өйрәтә. Уртанчысы Камил Казанда, төзелеш эшләре буенча эшмәкәр, төпчекләре Ләйлә Казанда табибә. Әти-әниләре турындагы истәлек-хатирәләрне сөйләп сүзләре бетми балаларның.

Кичәне иң ямьләгәне Рәйсә апа иҗат иткән шигырьләр яңгыравы булгандыр, мөгаен. Замананың төрле авырлыкларын күргән, эштән бушаган арада иҗатка да вакыт, көч тапкан Рәйсә апа. Аларның һәммәсе укытучының, ананың күңел кичерешләрен, хыялларын, яшәү рәвешен үзенә сыйдырган. Кичәдә шул шигырьләрне һәм Рәйсә апа турындагы истәлекләрне туплап китап итеп бастыру турында да сүз булды. Чөнки Рәйсә апа кем сораса шуңа шигырь язып бирергә яраткан. Иҗат җимешләрен барлап бергә туплау кирәк.

Рәйсә Насретдинова гомере буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Үзенең әлеге телгә мәхәббәтен, хезмәтен бик яратып башкарганга, укучыларына да җиткерә алган. Үзе китап укырга яраткан мөгаллимә укучыларын да әдәбиятка тарту өчен тырышкан, чөнки китап яраткан кешенең күңеле бай була. Белемне тирәнтен үзләштерсеннәр өчен укучылар өчен бар күңелен биреп, һәрберсе белән аерым да шөгыльләнгән фидакарь укытучы.

Ул Мөхәммәт Мәһдиевнең сеңлесе Равия ханым һәм язучы Гөлчәчәк Галиева белән дус яшәгән, кызлар сугыш елларында бергә Арча педучилищесында белем алганнар һәм гомер буе дуслыкка хыянәт итми яшәгәннәр. Еш кына төркемдәшләр педагогика көллиятендә очрашулар оештырып, гомер буе бер-берләренең тормышыннан хәбәрдар булып яшәгән.

Рәйсә Насретдиновага 14 гыйнварда 90 яшь тулыр иде. Тик ул арабызда юк инде. Күңелгә көч бирүче иҗаты, үзе турында якты истәлекләр калдырып китеп барды. Иҗат сөюче якташларына Рәйсә апаның төрле елларда матбугат чараларында басылган шигырьләре, авыл, район кешеләре турында язган мәкаләләре калды. Габдулла Тукай музеена килүчеләр дә онытмагандыр, мәктәп коллективы катнашкан чараларда, Габдулла Тукай иҗатына мөкиббән киткән Рәйсә апа кунакларны гел үзе иҗат иткән шигырьләре белән каршылый торган була. Бүгенге көндә дә Яңа Кырлайны элмә такталарда Рәйсә апаның шигырь юллары ямьли. Китапханәдә әле дә булса аның рухы яши, төрле кичәләр алып барганда язмаларын еш кулланалар.

Музей хезмәткәрләренең тырышлыгы белән узган ямьле кичә Рәйсә һәм Зариф Насретдиновлараның рухына дога булып ирешсен.

Розалия Зиннәтова

  

 http://arskmedia.ru/2019/02/05/raysa-apa-ruhyi-ukuchyilaryi-k-elenda/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение