События

Сынаулы гомер юлы 07.02.2019

Сынаулы гомер юлы

Казанбашта гомер итүче Рауза Галимованың 90 яшьлек туган көненә йортта Коръән ашы укыттылар. Ашка үзеннән ике яшькә өлкән, Мамадыш районында яшәүче апасы да килгән иде. Сеңлесен котлап, аның тормыш юлын һәм изге теләкләрен чагылдырган шигырь дә язып килгән. Бу көнне аларда кунаклар күп булды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

Өч әбекәй чөкердәшеп чәй эчә. Өченчесе — Рауза апаның мәрхүм ире Җәүдәт абыйның апасы, ике ел элек 90ын тутырган Сания апа. Әнә шулай, гомерләре буе дус–тату яшәгән алар. Тормыш йөген бергәләп тартканнар, шатлыкны урталай бүлгәннәр, кайгы–хәсрәтне бергә күтәргәннәр. Ә соңгысын күп күтәрергә туры килгән шул бер йөрәккә, гомер буе.

12 яшеннән эшли башлый Рауза апа. Әтиләре сугышка алынгач балалар 7 бала, сигезенчесе әле карындагы нарасые белән тол калган әниләренең төп терәгенә әйләнә. Мәсхүт абый яу кырында башын сала. Яшь баласы булса да, әниләре гел авыр эштә: урман кисүгә дә йөри, ашлык ташырга да… Симәнә чыгарганда башына капчык төшеп зәгыйфьләнгән ана Казан хастаханәсенә кадәр барып җитә, башына операция ясыйлар. “И, ул вакытта күргәннәр…”, – дип сөйләп китә Рауза апа. Үзенең, 13 яшьлек кыз баланың көч–хәл белән Казанга барулары, мең мәшәкать белән хастаханәне эзләп табуларын бүгенге көндә дә хәтерендә ачык итеп яңарта. Ярый әниләре терелеп чыга, аннары шактый еллар яшәп балаларына терәк була ул. Терәк бер әниләре генә булмый, гаиләгә шундый авырлык килгәч, ялгызлары гомер итүче әби белән бабай да оныклар янына килеп яши башлый. Рауза апа аларның тәрбиясен, бабайсы киңәшләре белән холкында тәвәккәллек тәрбияләвен рәхмәт хисләре белән искә ала. Юкса, 13–14 яшьлек үсмер кыз бабайсын Свердловск өлкәсендә яшәүче кызына илтеп, юлда ялгызы гына кире әйләнеп кайта алыр идемени?

Тәвәккәллеге аны гомер буе озатып йөри: яшьтән колхоз идарәсенә хисапчы булып эшкә керүеннән башлап, 40 елдан артык, эштән туктаганчы. Замананың авырлыкларына бирешмичә, җитәкчеләр белән уртак тел табып, колхозчылар белән тату эшләгән елларын еш сагынып искә төшерергә ярата ул. Кайчак шул елларның хатирәсен Сания апасы, улы Рәис белән дә уртаклашып куя.

Йортта өчесе генә гомер кичерә алар. Шаулап–гөрләп торган йорттан өчәү генә калганнар. Шушы йортта тәгәрәп үскән ике кыз онык Казанда, берсе инде оныкчык белән бүләкләгән. Бу йортның ишеген вакытсыз кайгы–хәсрәт кагарга язган икән шул. Сезнең йөрәкләр күтәрә ала, дигәнме, бер–бер артлы сынау килә торган… Килене белән оныгын бер–бер артлы җир куенына иңдергәндә йөрәгенең меңгә телгәләнгәнен үзе генә белә Рауза апа. Оныгы Айнур Галимов республика газеталарында эшләгән журналист иде. Урыны җәннәттә булсын… Мондый хәсрәтләргә әзер булмаган йөрәк тәки бирешә – инсульт кичерә. Шөкер, бүгенге көндә үзен–үзе йөртә. “Бу йортта мин глава”, – дип шаярта. “Иртүк торам да, йорт–кураны барлап керәм. Бүген дә 6да ук ишегалларын себердем. Аннары көне буе кухняда инде. Пешекче”, – дип сөйләп китә. Балаларын үзе пешергән ризыклар белән сыйлый алса, җанына рәхәт. Ә алар йортта еш булучы кадерле кунак. Өч баласы, 8 оныгы, 4 оныкчыгы булган кадерле әби ул Рауза апа. Олы улы Мәскәүдә яши, тик яздан көзгә кадәр авылда икән, күршедән йорт сатып алганнар да, лаеклы ялга чыккач туган җир һавасын сулап яшиләр. Кызы Найлә авылда, ул көн дә әнисенең хәлен белми калмый.

Рауза апаның истәлекләре дә, сөйләр сүзләре дә бихисап. “Китап язарлык”, – дип дөрес әйтә. Үткәннәрен, намуслы хезмәте өчен бирелгән медальләрен (ә алар унау) күрсәтеп, оныкларына әллә нигә бер булса да сөйләп куя. Яшь буын тарихны онытмаска тиеш, ди. Тере тарихлар белән янәшә яшәгәндә, кайчан да бер мәңгегә аерылырбыз дип уйланмыйбыз шул, ә уйланганда инде соң була…

Галимовлардан рухи көч белән чыгып киттек. Туган җанлылык, хөрмәт, күңелләрендәге җылылыкны башкалар белән бүлешергә сәләтле әбиләр янында башкача булырга да мөмкин түгел. Рауза апага тагын да шулай җылылык өләшеп яшәргә язсын иде.

Розалия Зиннәтова

   


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение