События

Якташыбызның «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән генә торган китабы дөнья күрде 10.02.2019

Якташыбызның «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән генә торган китабы дөнья күрде

“Кәрим коесы” китабының тарихы

Кәче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Зәйнуллин күпләргә яхшы таныш. Ул балаларны физик яктан чыныктырып кына калмый, шашка уйнарга да өйрәтә. Спортчы, газетага мәкаләләр яза.

Инде менә тагын яңа яктан ачылды. Көннәрдән беркөнне безгә китабын алып килде. “Кәрим коесы” дип атала ул. “Аның язылу тарихы болай, – дип сөйләде ул безгә. – 2014 елның октябрь ае. Арчаның 2нче мәктәбендә укучы кызым Чәчкәнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрдия Нәбиуллина дәрестә бер генә төрле хәрефтән башланган сүзләрдән хикәя төзеп килергә өй эше биреп җибәрә. Чәчкә “к” хәрефеннән башланган сүзләрдән хикәя яза башлады. Кәрим белән Кәримәнең кое казулары турында иде ул. Ярдәмгә мине дә чакырды. Кич буе утырып, без ике биткә якын күләмле хикәя яздык. Хикәянең исемен дә “Кәрим коесы” дип куйдык. Икенче көнне дәрестә балалар язып килгән хикәяләрен укыганнар. Безнең хикәя Фәрдия Хәмитовнаны да, классташларын да гаҗәпкә калдырган. Кызыксынуыбыз тагын да артты.

Вакыт үтү белән бу хикәянең күләме дә арта барды. 2018 елда  әсәрне язып бетереп, китап итеп чыгару максатын куйдым. Әсәрдә ХХ гасырның 60нчы елларыннан алып хәзерге көнгә кадәр Каенсар  авылында барган вакыйгалар тасвирлана. Төп геройлар – Кәрим белән Кәримә. 2016 елда Казанда үткәрелгән VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңү яуладык. Бу вакытта ул 7800 сүздән тора иде. “Кәрим коесы” китабында 17438 сүз. Татар теле никадәр бай тел – бер генә төрле хәрефтән башланган сүзләрдән дә китап язарга була!

 Иң беренче бу китапны чыгаруда иганәчелек ярдәмен Кәче авылыннан Әлфис Сәгатдинов күрсәтте. Аның ярдәме белән башта “Илком” ширкәтендә 20 данә китап чыгарылды. Арча районы хакимияте, финанс һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре ярдәме белән Казанда 200 данә китап басылды. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 Бераз гына гаҗәп тә, серле дә булып күренгән “Кәрим коесы” исемле бу китабыбыз күпләрне кызыксындырыр,  дип уйлыйм”.

“Кәрим коесы” китабыннан өзек

Кәрим киткәч, колхоз көтүен көтәргә Камыр кушаматлы Кыямны көчкә күндерделәр. Көтү Каенсардан кузгалып китте, кире кайтып кермәде. Күрше Карамалының кукуруз, Каргалының карабодай, клевер кырларына качканнар, күрәсең. Көтүне куып карый-карый Кыямның кыяфәте калмаган. Көтүдәгеләрнең кайберләре күбенгәннәр. Кайчандыр Кәримнең кырыс карашыннан, кычкыруыннан курыккан көтү Кыямны көтүче кебек күрмәде. Көтүдәгеләр Кыямнан көлгән кебек качтылар. Качкан көтүне Каенсар кәнсәсендәге кырыклап кеше кичке караңгыга кадәр көчкә кардага кайтарып куйды. Күбенеп кабарынганнарын карда кырыенда корсаклары кабарынганнары кимегәнче кычкырып, куркыта-куркыта кугаладылар. Кәнсә кешеләренең күбесе каралты-кураларына кичен көчкә кайтып керделәр. Кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләрнең кайтышлый күбесеннән капкасы кырыенда Кәрим кычкырып көлеп калды: “Көлке көлә килә. Киләчәктә күбрәк көлкегә калачаксыз!”

Күпмедер кәҗә кырык километрдагы Кәчегә кадәр киткән. Киләсе көнне кәнсәдәге кешеләрнең кайберләре Кәчедәге кәҗәләрен кайтарырга китеп, Кәчедә күз күргән кешеләрендә кунып калдылар. Кәнсә кешеләрен, кәҗәләрне Кәче “КамАЗ”ы, кырык капчык “Каенсар” колхозының кипкән карабодаена килешеп, китереп китте.

Кичкә Кәрим калдырып киткән каравылга, кара көчеге Колобокны калдырмыйча, Карбыз Кавие килде. Кайда карбыз күрсә, капкаламыйча китми. Караклар компаниясе Колобокка калын киселгән колбаса, Кавига күпмедер карбыз, көмешкә куеп, кырыгар килолы кырыклап капчык киптерелгән карабодайны, күпмедер күләмдәге күп культуралар кушылган катнашманы, “КамАЗ” кузовындагы кукурузны Каенсардагы каралты-кураларына күчерделәр. Карабодайны караклануда Каенсарның күп кешеләре катнаштылар: капчык-капчык карабодай күтәреп кош-кортларына кайтарып куйдылар.

Күпмедер көннән, көмешкә каба-каба күзләренә кешеләр карбыз кебек күренгәч, күзләре кылыйланган Кавины каравылчылыктан кудылар, колхоздан киткән карабодай, кукурузны капларга Кавиның каралтысындагы көтүен колхоз кардасына китереп куйдылар.

Каенсар кәнсәсендә көн кадагында каравылчылыкка, колхоз көтүен көтәргә кешеләр кую каралды. Кәнсәгә китертеп, кемнәрнедер каравылга, көтүчелеккә кыстап, кызыксындырып, кайсыберләрен куркытып карадылар, китертелгән кырыклап кеше каршы килеп кайтып киттеләр. Каенсар кадәр Каенсарда каравылчылыкка кызыккан, көтү көтәргә кыюлыгы килгән кеше күренмәде.

Кәнсәләрдә кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләр колхоз көтүен көтәргә, каравылга куярга, кабат Кәрим каршына килеп, көйләп, кызыксындырып, көйгә килмәгәч куркытып карадылар. Кәримгә көтү көтәргә, каравылга каршы килсә, Каенсардан китәргә куштылар.

Хәйдәр Зәйнуллин, Чәчкә Зәйнуллина.

Арча

http://arskmedia.ru/2019/02/08/yaktashyibyiznyi-k-harefennan-bashlangan-s-zlardan-gena-torgan-kitaby...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение