События

Сәрдәләр әйбәт хуҗа көтә 09.02.2019

Сәрдәләр әйбәт хуҗа көтә

Урта Сәрдә авылы клубы халык белән шыгрым тулы. Җыелыш та билгеләнгән вакытта башланып китте. Бу үзе үк әлеге авыл кешеләренә карата ихтирамны арттырды.

Авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова эчтәлекле, яхшы хисап ясады. Җирлеккә биш авыл керә, 1034 кеше яши. Узган ел 9 бала туган, 2017 елдагыдан 2гә артык. 11 кеше үлгән (2017 елда – 12). 5 пар өйләнешкән, 2 гаилә аерылышкан.

Урта Сәрдәдән Рамил Җаббаров кечкенә ферма төзү өчен 120 мең сум субсидия алган. Элегрәк елларда мондый ярдәмне алган Мансур Хәбибуллин, Рәфыйк Гаптелхаков, Рәшит Гаптелхаков 8–9 сыер асрыйлар. Тагын ике хуҗалык алырга теләк белдергән.

8–10 сыер асраучы – 3, 5 сыерлы – 3, 4 сыерлы – 4, 3 сыерлы 17 хуҗалык бар.

Җирлеккә кергән авылларда социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә, әмма проблемалар да бар. Урта Сәрдә авылында балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты булмау кыенлыклар тудыра. Балалар бакчасы булмагач күчеп китүче яшь гаиләләр дә бар.

Авыл җирлеге башлыгы игелекле кешеләр ярдәме белән күп мәсьәләләр хәл ителүен әйтте. “Игенче” агрофирмасы” ширкәте Түбән Аты мәчетенең ут һәм газ чыгымнарын түли. Урта Атыда Сәкинә Хөснетдинова мәчеткә ярдәм итә. Колачы мәчете чыгымнарын Мөслимә Латыйпова түли. Урта Сәрдә авылы мәчетенең барлык эшләренә фермер Мөнир Шиһабеддинов ярдәм итә.

Урамнарны кардан чистартуда “Игенче”, “Тукай”, Мөнир Шиһабеддинов хуҗалыклары булыша.

Колхозлар таралгач Урта Сәрдә авылы үз юлы, дөресрәге Мөнир Шиһабеддинов юлы белән кереп киткән иде. Элеккеге рәис фермадагы сыерларны килешү төзеп халыкка таратты да, үзе азык әзерләп биреп, алардан сөт җыйнап тапшыруга күчте. Баштарак эшләр уңай барган кебек иде. Авыл өчен дә күп эшләде Мөнир, менә дигән балалар бакчасы (кызганыч, ул янып бетте), мәчет салдырды, асфальт юл китерү өчен күп көч куйды. Болары өчен аңа рәхмәт әйтәләр, әмма  түләнмәгән хезмәт хакы (үзе 300 мең сум дип әйтә) өчен рәнҗүчеләр дә аз түгел.

– Хуҗалык банкротлык процессы уза, – диде М.Шиһабеддинов.

Киләчәктә авыл игелекле кеше кулына туры килеп, халыкны эшле, акчалы итеп яшәтсә иде, дип телик. Хәзергә күпләр читкә барып эшләргә мәҗбүр.

Пай җирләренең күбесен халык күршедәге “Тукай” хуҗалыгына биргән.

Районның танылган эшмәкәре Нафил Гатауллин Урта Сәрдәдә туып-үскән, авылдашларына ничек эш башлавы, бүгенгесе белән таныштырды, эш башларга теләүчеләргә ярдәм итәчәген әйтте.

Район башлыгы Илшат Нуриев 2018 ел йомгаклары, алда торган бурычлар, планнар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Урта Сәрдә авылы мәктәбе 2020 елда ныклап төзекләндерү программасына кертеләчәк, аның бер өлешендә балалар бакчасы урнашачак.

Фельдшер-акушерлык пунтктын быел ук урнаштырып була, әмма анда эшләргә кеше кирәк. Кеше булмау сәбәпле ябык торган пунктлар да бар.

– Эшләгән өчен акча түләнергә тиеш, – диде район башлыгы. – Бу мәсьәлә законда каралган юллар белән хәл ителәчәк.

Ильяс Фәттахов

Нафил Гатауллин (уртада) авылдашларына  үз тәҗрибәсе турында сөйләде

http://arskmedia.ru/2019/02/08/sardalar-aybat-hu-a-k-ta/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение