События

Туган ягында рухы яши 03.02.2019

Туган ягында рухы яши

1 гыйнварда якташыбыз, язучы Рафаил Төхфәтуллинның тууына 95 ел тулды. Аны искә алу кичәсе Арча Үзәк китапханәсенең уку залында узды. Китапханә хезмәткәрләре искиткеч кичә әзерләгән.

Кичәгә язучының Әлмәт шәһәрендә яшәүче улы Рөстәм дә кайткан иде. Китапханәгә бүләккә дип үзенең әтисе турындагы истәлекләрдән тупланган китабын алып кайткан. Инде үзе дә Җиденче дистәне ваклаучы Рөстәм абый әтисен онытмаулары өчен арчалыларга рәхмәт хисләрен әйтеп бетерә алмый.

Аның районыбызда беренче генә булуы түгел. Кеше гомер көзенә атлый башлагач, еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши. Рөстәм Төхфәтуллинны да читләп узмый ул хис. Арча, Кенәр яклары исенә еш төшеп, балачактан истәлекләрен барлый башлагач, кулына балачак дусты Ирек Исмәгыйлев язган открытка килеп керә. Шул открытка Рөстәмне Яңа Кенәр мәктәбенә дусты Ирек турында сорап хат язарга мәҗбүр итә. Хат китеп атна да узмый, кесә телефонында шалтырау: “Рөстәм, бу мин әле, Ирек, Арчадан, Яңа Кенәрдән…” Шул елны җәй Рөстәм абый Яңа Кенәргә кунакка кайта. Ә анда аны гадәти кунак итеп кенә каршы алмыйлар: әтисен искә алу кичәсе әзерләгәннәр! Шул вакыттагы кунакчыллык, ихласлык, хөрмәтне ул бүген дә күңеленең түрендә саклый. Шулай итеп 11 ел элек Яңа Кенәр белән Әлмәт арасына дуслык юлы салына. Аннары кайтулар еш кабатлана, гаиләсен дә алып кайта Рафаил абыйның улы.

Нәсел җебе белән бәйле тагын бер истәлек хәтеренә нык уелып калган. Яңа Иябашта элек әтисе, әби-бабайлары яшәгән нигезгә истәлек тактасы куйганда ул газиз кешесенең туган авылын күрә, ул йөргән авыл урамыннан үтә һәм кадерле ядкәр-бүләк белән китә. Укытучы Миләүшә Зарипова аңа нәсел рухын саклаучы Коръән бүләк итә. Ә анысының тарихы болай: Миләүшә ханымның туган нигезенең күршесендә Рөстәм абыйның әнисенең якын туганы, гыйлемле карчык яшәгән. Ул вафат булгач китаплары арасыннан Миләүшә ханымга да бер Коръән китабы насыйп була. Ә Миләүшә апа нәселне дәвам итүчегә тапшырырга ниятли һәм Рафаил Төхфәтуллинның туган нигезе янында изге китапны улына тапшыра.

Истәлекләр күп булды бу көнне. Улы гына түгел, язучының авылдашлары, иҗатын үз итүчеләр белгәннәрен җиткерергә ашыкты. Без дәреслекләре аша Рафаил Төхфәтуллинның берничә әсәре белән генә таныш. Мәсәлән, “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым” һ.б. Ә аның күләмле әсәрләре генә дә өч дистәдән артык.

Язучының биографиясендә Арча районы зур роль уный. Ул Яңа Иябашта укытучы гаиләсендә туа. Укытучыларны еш кына башка мәктәпләргә күчереп йөрткәнлектән, аларның гаиләсенә дә Күлле-Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр авылларында яшәргә туры килә. Яңа Кенәр мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Рафаил Төхфәтуллин Донбасска китеп ФЗӨ мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул шахтада күмер чаба башлый. Аннан, эвакуацияләнеп, туган ягына кайта һәм 10 сыйныфта укый башлый, бер үк вакытта тракторчы һөнәрен дә үзләштерә. 1942 елда ул армиягә алынып, Брянск, Орша, Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә, ике тапкыр каты яраланып, контузия алгач, армия хезмәтеннән азат ителеп, Яңа Кенәргә әйләнеп кайта. Башта укытучы булып, аннан район газетасында җаваплы сәркатип булып эшли. Аннан Әлмәткә китеп урнашып, озак еллар шунда яши. Очрашуда Рөстәм абый әтисенең бертуганнары Асия апа һәм Чарльз абый турында да сөйләде. Үзе белән бергә Роза апаның улы Айдар абыйны да алып кайткан иде.

Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин урамы бар, яшәгән йортына элмә такта куелган, тиздән шәһәрдә аңа багышланган музей ачарга җыеналар. Яңа Иябашның да үзәк урамы аның исемен йөртә, Арчада, Яңа Кенәрдә аның исемендәге урамнар бар. Язучының исеме онытылмасын, яшь буынга да җиткерелсен иде.

Розалия Зиннәтова






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение