События

Тик утыру ят аңа 12.02.2019

Тик утыру ят аңа

Арчада яшәүче Зәйтүнә Закированы 90 яшьлек туган көне белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга үзенең һәм РФ Президентының котлавын, бүләк тапшырды.

Зәйтүнә апа Наласада 6 балалы колхозчы гаиләсендә туа. 7 сыйныф кына уку насыйп була аңа. Дәһшәтле сугыш еллары укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми, Зәйтүнә атлы кызга башкалар белән беррәттән колхоз нужасына җигелергә туры килә: чанада ашлык ташу дисеңме, вагон бушатумы, фронт өчен утын әзерләүме…

1953 елда, Шамил Шәмсетдинов белән гаилә корып җибәрәләр һәм яшь гаилә Пермьгә китеп урнаша. Эчәр сулары туган ягында булгангадыр, 1964 елда гаилә Арчага кайтып урнаша, икесе дә озак еллар крахмал заводында эшли. Тату гаилә назына коенып 5 бала үсә. Бүгенге көндә Зәйтүнә апаның 10 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

Тик кенә кул кушырып утырырга яратмый икән Зәйтүнә апа. Гомере буе эшләп өйрәнгән чуар йөрәгенә ят аның тик тору. “Кар да көри, бакчада да эшли ул. Җәен йорт төзегендә безнең белән бергәләп ком, кирпеч тә ташыды. Кухняда савыт-саба юу да аның эше”, – ди балалары. Сәламәтлегеннән зарланмый, аяклары йөри, күзе күрә, колаклары ишетә, зиһене камил, сөбханалла, балалары янәшәсендә “Әни” дип өзелеп тора! Тагын ни кирәк бәхетле картлык өчен? Бүгенге көндә ул төп нигездә кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши. Гөлсинә апа: “Әти-әни тырышып эшләп безне рәхәттә яшәтте”, — дип рәхмәтле булуын әйтсә, Зәйтүнә апа балаларына кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүләре өчен рәхмәтле.

  

http://arskmedia.ru/2019/02/08/tik-utyiru-yat-a-a/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение