События

 Утар Атыда “Сәхтиян читекләре” кичәсе узды 18.02.2019

Утар Атыда “Сәхтиян читекләре” кичәсе узды

Меңъеллык тарихы булган татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тормыш-көнкүреш культурасын яшь буынга җиткерү максатыннан Утар-Аты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  “Сәхтиян читекләре” дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

Милли аяк киемнәре –чигүле чүәк-читекләрне соңгы елларда биюче кызларда һәм музейларда гына күреп була. Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Барлык аяк киемнәрен дә татарлар үзләре ясаганнар. Аяк киеме тегү аларда киң таралган кәсеп саналган һәм бу һөнәр ияләре бүген дә бар. Данлыклы Казан арты Арча,элек-электән үзенең милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе белән дан тоткан. Берләшмә 1972 елда оештырыла. Артельдә тегелгән аяк киемнәре чит илләргә чыгарылып, Арчаны бөтен дөньяга таныта. Кичәгә озак еллар шул берләшмәдә эшләп лаеклы ялга чыккан Ибраһимова Наилә, Гумерова Зөлфия һәм Абдрахманова Сәрия апаларны чакырдык. Китапханә мөдире Фәрдия Миңнуллина китап укучыларны район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахмановның “Авылымның йөзек кашы-сәхтиян читекләре” дигән китабы белән таныштырып үтте.Китап укучыларда зур кызыксыну уятты.Осталарыбызның куллары әле дә булса чигү һөнәрен онытмаган икән. Ибраһимова Наилә апа читек чигү буенча яшүсмер кызларга мастер-класс күрсәтте. Кичәгә килгән кызлар кызыксынып үзләре дә читек чигеп карадылар.Бу һөнәрнең бүгенге көндә бик кирәкле,кызыклы,шул ук вакытта бик төгәллек сорый торган мәшәкатъле хезмәт икәненә дә төшенделәр.Кем белә бит бәлки шушы кичә,кемнәргәдер яңа омтылышлар тудырырга бер сәбәп булыр.Кичәбез бик күңелле һәм нәтиҗәле үтте.

Китапханә мөдире Фәрдия Миннуллина




http://arskmedia.ru/2019/02/15/utar-atyida-sahtiyan-chiteklare-kichase-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение