События

Авылда яшәү – бәхет ул 15.02.2019

Авылда яшәү – бәхет ул

Бүгенге көндә мин 1093 кешесе булган, 366 хуҗалыклы  Урта Курса авыл җирлеген җитәклим. Халыкның уртача яше 35-38 яшьләргә туры килә,  соңгы арада туучыларыбыз күбрәк. 2017 елда 14 сабый туды, 7 кеше бакыйлыкка күчте. 2018 елда – 19 бала туган, 13 кеше үлгән иде.

Җирлектәге авылларның елдан-ел төзекләнүен дә, шәхси хуҗалыкларның ныгуын да “Курса МТСы” ширкәте эшчәнлегендә күрәм. Чөнки Алан, Сарай-Чокырча, Урта Курса авылларында яңа терлек тораклары сафка баса, бик күп кул хезмәте кимеде, иң мөһиме – кешегә эш бар, ә эше барның, әлбәттә ашы бар. Айныкын айга вакытында хезмәт хакы түләнә, кышлату чорында терлекчелектә, язгы чәчү, урып-җыю чорында игенчеләребезгә күп төрле кызыксындыру чаралары каралган. Терлек торакларына килеп кергәч, андагы тәртипне генә түгел, көр, чиста малларны күреп күңел сөенә. Куелган хезмәт бәяләп бетергесез зур. Бүген савымчыларыбызның уртача хезмәт хакы  28522 сум. “Курса МТСы” хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы – 18265 сум.

Бүгенге көндә җирлектә 1034 баш мөгезле эре терлек  бар, шуның 336сы сыерлар, лейкоз чире әледән-әле үзен сиздереп тора. Бер хуҗалыкка 3 баштан артык терлек туры килә, 3 баштан алып 12 башка кадәр сыер тотучы  42 гаилә, баш санын 30-35кә җиткерүчеләр дә бар. Аннан тыш сарык, кәҗә, ат, умарта тотучылар шактый. Аякта нык басып торучы гаилә фермасы, биш крестьян-фермер хуҗалыгы,  биш шәхси эшмәкәр бар.

Авыл саен көтүләр йөри, көтү чыккан көннән авыл көтүләренә “Курса МТС”ы ширкәтеннән үгезләр бирелә, алар көтү кергәнче шунда йөриләр. Печән, салам, икмәк кемгә күпме кирәк, пай җирләре белән бер рәттән алыш-биреш ясала. Пайның 1 гектарына 700 сум түләнде. Арышның килограммы – 5,50, арпа – 6, печәннең 1 сутые – 30 сум, саламның 1 төргәге – 250 сумнан, пай җире белән алыш-биреш ясалды.

4 ел эчендә 13 гаилә кечкенә фермага, 20 гаилә таналарга, кош-кортларга, сыер-атларга субсидия акчасы алды. Узган ел гыйнвар-февраль айларыннан сөт бәяләре төшә барып, май аеннан 13 сум 50 тиенгә калуы халыкны хафага салды. Бер чиләк сөттән көн саен 65 сум акча югалту сизелерлек булды. Республика тарафыннан бирелгән субсидия акчасы белән генә сыер санын киметмичә саклап кала алырбызмы? Бүген сөткә  бәя 20 сум. Җәйге айларда тагын ни көтәдер, монда тирән борчылуга урын бар. Ел ахырында ашлыкка да бәяләр күтәрелде.

Үзара салым җыю яңалык түгел, аның тамырлары совет заманына барып тоташа. Әби-бабайларыбыз да үзләреннән азмы-күпме өлеш чыгарган, менә инде бишенче ел үзара салым белән ныклап эшлибез. Беренче елда  100 сум булса, соңгы елларда без аны 800 сумга күтәрдек. Эшләнәсе эшне алдан халык белән киңәшләшеп эшләгәч, ризасызлык белдергәннәре юк, барысы күз алдында. 5 ел эчендә халыктан 2085800 сум акча җыйналган, республика ярдәме  белән бергә 10429000 сум тәшкил иткән.

Шушы акчага урам утларын ремонтлау, зират коймаларын агачтан калайга алыштыру, корыган агачларны кисү, чишмәләрне, коеларны ремонтлау,  ә  иң мөһиме 4963 мең сумга авыл эчендәге 19 километр 770 метр юлларны тәртипкә китереп бетерүне зур эш дип саныйм.  Ә инде 2018 елда  җыелган акча җирле халыкның соравы буенча һәр авылда  балаларга уен мәйданчыклары ясату өчен тотылды.

Үзәктән 8 километр ераклыкта урнашкан, 90 еллык тарихы булган Алан авылы турында әйтәсем килә. Авыл елдан-ел матурлана, үсә. Кешегә эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. “Курса МТСы”ның төп механизатор, комбайнчылары шушы авылдан. 2001 елда салынган спорт залы–башлангыч мәктәп, ныклап төзекләндерелгән клуб–медпункт, авыл халкы көче белән 2013 елда төзелгән мәчет – болар барысы да авылның ныклыгын күрсәтеп тора. Алай гына  да түгел, соңгы 3-4 елда 12 егет авылда калды, 6 гаилә авылда төпләнде. Авылның 2 волейбол командасы бар. Зона, район ярышларында катнашып беренчелекләрне бирмәүләре авыл халкының ни кадәр дус, тату яшәүләрен күрсәтә. Проблемаларыбыз да юк түгел. Бүгенге көндә иң зур проблемабыз булып менә шул – 8 километр юлның яз-көз айларында начар хәлгә килүе. Икенчесе, Урта Курса авыл җирлегенә кергән алты авылда да йортлар төзү өчен бер кишәрлек тә җир калмады диярлек. Шунысын да әйтәсе килә: ни өчен әти-бабаларының трактор, комбайн кабиналарында аунап үскән, бүген инде үзләре шунда төпләнеп калган яшьләребезгә йорт салу өчен бушка җир бирмәскә? Авылларыбызны саклап калучы алтыннарга тиң яшьләребез республика буенча алай күп түгелдер. Бу мәсьәләне без беренче генә күтәрмибез, бик тә уңай җавап аласы килә.

Рәмзия Вафина,

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы


http://arskmedia.ru/2019/02/15/avyilda-yasha-bahet-ul/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение