События

Кошлауч мәктәбе укучылары “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булды 14.02.2019

Кошлауч мәктәбе укучылары “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булды

Кошлауч төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә үткәргән “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булдылар.

“Әлифба бәйрәме” – 1 сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифба тәмамлануга багышлана. Әлеге бәйрәмнең татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай әдәби музеенда оештырылуы балаларны әдәбиятка, туган телгә якынайтуда зур роль уйный.
Г. Тукай әдәби музее укучыларга төрле чаралар тәкъдим итте, укучылар өчен музей дәресләре, интерактив экскурсияләр, уен чаралары уздрылды. Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә, әкият геройларына багышланган бәйрәм бик эчтәлекле, күңелле булды. “Әлифба бәйрәме” Г. Тукай әдәби музеенда 20 гыйнвардан 1 мартка кадәр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Программада: шигырьләр, җырлар, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар тәкъдим ителде. Укучылар әлеге чарадан бик канәгать булып, ял итеп кайттылар.

 

http://arskmedia.ru/2019/02/14/koshlauch-maktabe-ukuchyilaryi-alifba-bayrame-nda-kunakta-buldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение