События

Арчада поликлиника ачылды 16.02.2019

Арчада поликлиника ачылды

15 февральдә Арча шәһәрендә ныклап төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Арча муниципаль  район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Вәлиәхмәтов әйтүенчә, биредә 59 млн. сумлык эш башкарылган. Бина тыштан да, эчтән дә нык үзгәргән, заманча җиһазландырылган.

Район башлыгы Илшат Нуриев коллективны куанычлы вакыйга белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Район үзәк хастаханәсен һәм поликлиниканы “Стройградинженерия” ширкәте (җитәкчесе Артем Ефремов, участок җитәкчесе Руслан Караваев) ныклап төзекләндерде.




http://arskmedia.ru/2019/02/15/archada-poliklinika-achyildyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение