События

Марсель Шәрәповны телевизордан карамый калмагыз! 19.02.2019

Марсель Шәрәповны телевизордан карамый калмагыз!

Иртәгә, 20 февральдә Арча Үзәк китапханәсенең уку залында Марсель Шәрәповның «Әткәй тальяны» китабын тәкъдир итү кичәсе була. Кичәгә Татарстан Язучылар берлеге язучыларының да кайтуы көтелә. Башлана: 10.00 сәгатьтә.

Марсель Шәрәпов үзен бар яктан да сынап карарга яратучы сәләтле шәхес. Ул шигырь, проза дә яза, җырлый да, клуб мөдире дә…. Саный китсәң, һөнәрләре әллә ничә төрле. Шушы көннәрдә ул «Татарстан-Яңа гасыр» каналында «Башваткыч» тапшыруында да төшеп кайткан. Тапшыруны 23 февральдә 19.15 сәгатҗтә «ТНВ-Планета», 24 февральдә 18.00 сәгатҗтә «Татарстан-Яңа гасыр» («ТНВ») каналлары аша карап булачак.

Күрми калмагыз!


http://arskmedia.ru/2019/02/19/marsel-sharapovnyi-televizordan-karamyiy-kalmagyiz/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение