События

Наласа балалар бакчасында Җәлил укулары узды 17.02.2019

Наласа балалар бакчасында Җәлил укулары узды

Мин,Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ММББУ“Наласа балалар бакчасы”нда    тәрбияче булып эшлим.Балалар бакчасында даими рәвештә белем һәм тәрбия бирүдә бик күп төрле эшчәнлек алып барабыз, төрле чаралар оештырабыз.Февраль аенда Бөек шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе уздырдык.

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.

Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар төркеменнән алып җитдирәк әсәрләрен өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә” һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр.

Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар белән Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясау, сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.

Бөек җиңүгә багышланган , район күләмендә уздырылган  чарада мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары  “Кызыл ромашка ” шигырен  бик теләп сәхнәләштереп  күрсәттеләр.Төхфәтуллина Зилә, Мөхетдинова Зәлинә, Абдуллина Азалия диплом белән   бүләкләнделәр .

Балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көнен һәр елны искә алып үтәбез.

Герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру максатыннан, балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының гаиләләре  белән Җәлил укулары оештырдык. Бу чарада  актив катнашкан Фирдәвес апа Әглиуллина , Ягъфәр Мөхетдинов, Гөлнара Мөхетдинова, Роза Йосыпова,  Алия Шаһиеваларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар шигырьләрне шулкадәр  бирелеп, сәнгатьле итеп сөйләделәр, эйтерсең, каршыбызда  чын артистлар чыгыш ясады. Балалар  күзләрен дә алмый тыңлап утырдылар.Балалар  каршында  әбиләренең,әти-әниләренең  матур итеп чыгыш ясавы , нәниләр өчен соклану, горурлык хисләре тудырды.

Авылыбызда Муса Җәлил урамы булу да  безнең өчен горурлык. Шуның өчен дә без каһарман шагыйрь иҗатын икеләтә күбрәк белергә, балаларга тирәнрәк өйрәтергә бурычлы. Бүгенге көндә безнең бер теләгебез бар : Муса Җәлил исемен киләчәк буыннарга тапламыйча, лаеклы рәвештә тапшырсак иде.

I категорияле тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы

        


http://arskmedia.ru/2019/02/15/nalasa-balalar-bakchasyinda-alil-ukularyi-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение