События

Балалар шагыйрәсе Мәрзия Файзуллина Арчада. 10.09.2015

Балалар шагыйрәсе Мәрзия Файзуллина Арчада.

9 сентябрь көнне якташыбыз,балалар шагыйрәсе Мәрзия апа Фәйзуллина Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда булып биредәге күргәзмәләр, аның эшчәнлеге белән танышып китте. Әлеге очрашуны Казан арты тарих- этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов оештырды. Агымдагы елның 11 июнендә Мәрзия апага 85 яшь тулды.Очрашуда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Казан арты тарих-этнография музее директоры Ришат Камаловларда катнашты, истәлекле бүләкләр тапшырды. бирегә Мәрзия апа кызы Фәридә, оныгы Руслан белән кайткан иде.

Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗемәнова) 1930 елның 11 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946—1956 елларда Казанда төрле оешмаларда — халык судында секретарь, милиция бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. Илленче елларда яза башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы — «Салават күпере» дигән китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956 елда балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 1956—1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М. Фәйзуллинаның иҗаты күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер артлы «Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк», «Зур дулкыннар», «Гөлнар мәктәпкә бара» дигән шигырь китаплары дөнья күрә.

1958—1964 елларда М. Фәйзуллина читтән торып М. Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укый һәм диплом эше итеп «Балалар өчен» шигырьләр» кулъязмасын тәкъдим итә. Имтихан комиссиясе тарафыннан анын диплом эшенә «бик яхшы» дигән бәя бирелә. Шагыйрьнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963—1965 еллар арасында М. Фәйзуллинаның Детгиз, «Малыш» нәшриятларында рус телендә «Цветочные часы», «Стихи», «Пропала кошка» исемле өч китабы басылып чыга. Тәнкыйтьче В. Дементьевның «Октябрь» (1963 ел, № 11), балалар язучысы С. Баруздинның «Наш современник» (1964 ел, № 9) журналларында басылган мәкаләләрендә, шулай ук күренекле балалар шагыйрәсе Агния Бартоның РСФСР язучыларының икенче съездында ясаган чыгышында бу китаплар авторның иҗади уңышы дип бәяләнә. М. Фәйзуллина — татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрәнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуваш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

1980 елда М. Фәйзуллина әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. М. Фәйзуллина—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Чыганак: http://trkarcha.ru/balalar-shagyiyr-se-m-rziya-fayzullina-archada/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение