![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Якташлар Туган тел көнендә Арчага җыелды
Бүген татар дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләре Арча җирендә каршы алды. Аларның бергә җыелышып, районыбыздагы тел мәьәләсе хакында беренче сөйләшүе.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән түгәрәк өстәл артында аралашканда телгә, телне саклап калуда район тормышына бәйле тәкъдимнәр дә булды.
Аннан кунаклар Арча һәм авыллардагы мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда катнашты. Киләчәктә мондый очрашуларның саны ишәер дип көтелә, чөнки киләчәктә райондашларыбызны очрашуларга ешрак чакырырга планлаштырыла.
http://arskmedia.ru/2019/02/21/yaktashlar-tugan-tel-k-nenda-archaga-yieldyi/