События

Көрәшче Равил абый бездә кунакта 25.02.2019

Көрәшче Равил абый бездә кунакта

Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Әйе, бу өлкәдә ниндидер уңышларга  ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга һәм  сәламәт яшәү рәвеше алып барырга  кирәк.Сәламәт яшәү ул – дөрес туклану, саф һавада йөрү, алкоголь  кулланмау, физик эш белән шөгыльләнү, көн саен көнекмәләр ясау, үзеңне чыныктыру белән генә чикләнми. Иң беренче чиратта, ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында  югалып калмау .Әнә шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.   Әлеге фикер белән  Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга, үзенең истәлекләре белән уртаклашырга килгән кунагыбыз- Равил абый да тулысынча килешә.

Равил  абый Гайнетдинов, 1960 нчы елның 13 нче декабрендә Арча  районы Түбән Мәтәскә  авылында  тирә-як авыллар өчен дан казанган, балта остасы Гайнетдинов Шиһап  абый гаиләсендә дөньяга  килә. Ул гаиләдә унөченчесе-иң төпчеге була. Күрше Күпербаш  авылындагы 8 еллык  мәктәпне тәмамлый. Алга таба укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә. Кечкенәдән техниканы яратканга, Үрнәк  агросәнгать һөнәр училищесында техник-механик белгечлеге ала. 1979 нчы елның 6 нчы апрелендә  Совет Армиясенә  чакырыла. Хәрби бурычын үтәп кайткач, Чиканас  кызы Рәмзия апага өйләнә. Бүгенгесе көндә  берсеннән –берсе акыллы, чибәр кызлар тәрбияләп үстерәләр. 1998 елга кадәр колхозда  шофёр булып эшли.

Әңгәмә барышында: “Үземне белә башлаганнан бирле  спорт белән шөгыльләнәм “-ди ул. Дөрестән  дә, ул бу юнәлешне  башлангыч сыйныфларда  укыганда ук үз итә. Акрынлап, татар милли көрәше  белән кызыксынып китә. Башка мавыгуларын онытып, спортны беренче урынга куя. Аның фикеренчә, спорт- физик яктан чыныктырудан тыш, кешедә патриотик хис тәрбияли, рухи үсешкә йогынты ясый. Шуның    нәтиҗәсендә, дөньяны   күзаллау киңәя, үз-үзеңә ышаныч арта.

Равил абый әйтеп киткәнемчә, күп еллар буе көрәш белән шөгыльләнә, күп тапкырлар Сабантуйларында  абсолют  батыр булып кала. Аның копилкасында гына да  57 баш тәкә һәм  бер  зур ат та бар. Шуның нәтиҗәсендә, 1998 нче елда Татарстанның “Абсолют батыры” исеменә лаек була. Равил абый милли көрәш белән  21 ел шөгыльләнә.Кызыксынган авыл малайларын да көрәш серләренә өйрәтә.Соңрак, үзенең балачак хыялын тормышка ашыра. 2010 нчы елны атлар өчен ферма төзи. Атлар үрчетеп,  үзенә янәдән шөгыль таба.

Кичә ахырында очрашуга килгән кунагыбыз Равил абый укучыларга: “Кеше сәламәтлеге – һәр  чор өчен,  һәр кеше өчен  дә һәрвакыт  актуаль тема булды.Сәламәтлекне  бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә, аны яшьтән үк  саклый белергә кирәк.Физкультура  дәресләрен, спорт түгәрәкләреннән   читтә калмаска тырышыгыз,сәламәт һәм бәхетле булыгыз!”- дип иң матур теләкләрен теләде.

Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең  педагог-оештыручысы: Сәгъдиева Халисә Камил кызы    

 

http://arskmedia.ru/2019/02/25/k-rashche-ravil-abyiy-bezda-kunakta/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение