События

Алмазның хыяллары зур 03.03.2019

Алмазның хыяллары зур

Алмазны күптән беләм. Ашытбаш мәктәбендә укыганда ук сәхнәдән төшми иде ул. Беркөн редакциягә килде. Шул ук Алмаз булса да, инде Ашытбаш мәктәбе укучысы түгел, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актерлык осталыгы бүлегендә магистратурада укый икән. Алай гына да түгел, татар киносын үстерү фондында актерлык осталыгы педагогы Алмаз Рәис улы! 22 яшендә инде педагог буларак елдан артык хезмәт тәҗрибәсе туплап, яшүсмерләр белән кыска метражлы 16 фильм төшерергә дә өлгергәннәр.

Башкарган хезмәте, сәләте китергән уңышлары белән дә уртаклашты ул. Декабрьдә Казахстанда узган Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган 19нчы халыкара “Иртыш моңнары” фестивалендә катнашып, җыр һәм сөйләм теле буенча 1 дәрәҗә лауреат булып кайткан Алмаз Нуруллин. Туфан Миңнуллинның иҗаты аңа мәктәп елларыннан якын, мәктәп укучылары куйган спектакль белән язучы исемендәге конференциягә барып, республика дәрәҗәсендә гран-прига ия булып кайткан иде Ашытбаш мәктәбенең театр коллективы.

“Режиссерлык буенча укырга керүемә жюри әгъзаларының әйткән сүзләре берникадәр этәргеч булды”, – дисә дә, уңышларының башында аңа мәктәп елларыннан ук ярдәм итеп, киңәшләре белән юнәлеш күрсәткән мәктәп директоры Рәмизә Кавиевага, укытучыларына, театр дөньясына җитәкләп алып кергән укытучысы Рузалия Рәхмәтуллинага, “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зариповага ихлас рәхмәтле Алмаз. “Тормыш мәктәбенең башында һәрберсе миңа алдагы көннәремдә яшәргә акыл, тәрбия бирделәр”, – ди. “Нур”да ике генә ел йөрсә дә, республиканың “Алтын каләм” конкурсында “Татарча иң яхшы проект” номинациясендә җиңү яулаган чаклары бар иде аларның. “Зөлфирә Зарипованың беренче яшь тележурналистлары идек без”, – дип горурланып искә төшерә ул елларны.

Нуруллиннарның 4 балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән гади авыл баласы – уллары Алмазның шундый үрләр яулавы тырыш, намуслы җир кешеләре, хезмәт ияләре Рәис абый белән Зөһрә апа өчен әйтеп бетергесез куаныч.

Җырлау, артистлык сәләте әтисе ягыннан килә егеткә. Әнисенең сеңлесе, заманында мәдәният өлкәсендә эшләгәндә, энесен гел клубта узган чараларга чакыра торган булган. Авыл сәхнәсе Алмазга тәүге адымнарын ясаучы олы юл сукмагы гына түгел, тамашачы мәхәббәтенең тәмен татырга өйрәтүче дә урын. Гел каядыр омтылып, яңалык ачарга яратуы алып килә дә инде аны мәдәният дөньясына. Институтка кергәч Раушан Шәриф төркеменә эләгүе белән бер бәхетле булса, үҗәтләнеп, булдырам дип Земфира Әдип кызыннан сәхнә теленә, Римма Ибраһимовадан җырлау серенә төшенә алуы белән мең бәхетле. Шул елларда уку белән эше дә бәйләнеп китә. Юлына якташыбыз Фердинанд Фәтхи очрап, мәдәният дөньясына кыю адымнар белән атларга булыша: бергәләп Казахстан, Кыргызстанда Сабантуйларда чыгыш ясыйлар. Шулай итеп Алмазның сәхнә тормышы башлана, җыр дөнясы үзенә дәшә аны.

Бүгенге көндә үзе өчен махсус язылган җырлары булмаса да, һичшиксез булачак алар. Татар сәхнәсендә үз урынын табарга хыялланучы кешенең теләге кабул булмый димени?! Киләчәктә үзенең җырлар язу һәм шуларны зур сәхнәләрдә башкару теләге дә бар.

Розалия Сафина

http://arskmedia.ru/2019/02/24/almaznyi-hyiyallaryi-zur/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение