События

Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне! 01.03.2019

Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне!

Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крәстиян гаиләсендә туа. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли, биш ай чамасы Казанда төзелештә була. 1962–1965 елларда ул армиядә – стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Р.Юныс Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Студент елларында университеттагы «Әллүки» әдәби берләшмәсенә һәм «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Университетның соңгы курсында укыганда, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Анда 1985 елга кадәр эшли. 1985–1991 елларда Р.Юныс Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, нәшриятның баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1992–2004 еллар арасында ул – «Идел» журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары хезмәтендә. 2005 елның башыннан алып Р.Юныс «Казан утлары» журналы редакциясендә, шул елның сентябреннән – баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 

Беренче шигырьләре матбугатта уналты-унҗиде яшьләрендә үк күренгәләсә дә, Р.Юныс әдәби иҗат эше белән утыз яше тулганнан соң гына җитди шөгыльләнә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыга. Шуннан соң тагын берничә шигъри китабы дөнья күрә («Җирдә яшим», «Учтагы песнәк», «Сүнгән яшен», «Син һәм мин»). Шигърияттә ул – эзләнүчән, фикер һәм хис бирелешендә үзенчә индивидуальлеккә, каршылыклы интеллектуаль кичерешләренең тыгызлыгына омтылучан шагыйрь. Аның шигырьләрендәге лирик герой, тормышта һәм үз-үзендә гаделлек, хаклык, камиллек тоеп яшәргә тырыша.

Р.Юнысның «Татарстан референдумы» дигән китабы (2000) җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба. Китапны узган гасырның туксанынчы елларында татар халкының мөстәкыйльлек өчен алып барган көрәшенең документаль елъязмасы дияргә була.

Р.Юнысның журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләре дә кызыклы һәм бай эчтәлекле. Аңа шулай ук юмор-сатира жанры да ят түгел.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2004).

Р.Юныс – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Вакыт чылбыры: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 80 б. – 3000 д.
Җирдә яшим: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 88 б. – 1000 д.
Учтагы песнәк: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 80 б. – 1700 д.
Сүнгән яшен: шигырьләр, шигъри хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 96 б. – 3400 д.
Син һәм мин: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 158 б. – 2000 д.
Татарстан референдумы: тарихи хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 175 б. – 2000 д.

* * *
Сүнмәс утлар балкышы / төз., искәрмәләр авт. Р.Юныс. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 708 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА 

Камалов Б. Заман чылбыры чыңы // Соц. Татарстан. – 1982. – 5 дек.
Бәдретдинов И. Яшәү җаваплылыгы // Казан утлары. – 1987. – № 6. – 142–144 б.
Гыйльманов Г. Сискәндерә торган шигырьләр // Казан утлары. – 1990. – № 3. – 173–174 б.
Яруллин Ф. Табышы да, ялгышы да үзенеке // Татарстан. – 1993. – № 6. – 91–92 б.
Шәрәфиев Р. Кайта-кайта уйландыра // Шәһри Казан. – 2000. – 9 дек.
Мингали Р. Якын тарих сәхифәсе // Фән һәм тел. – 2001. – № 2. – 10 б.
Юныс М. Сындымы кылыч?.. Беттеме көч?.. // Мәдәни җомга. – 2003. – 10 гыйнв.
Гыйләҗев И. Шундый дустым бар минем // Мәдәни җомга. – 2003. – 20 февр.
Акъегет. Көндезге йолдызлар // Казан утлары. – 2003. – № 3. – 182–184 б.
Әхмәтҗанов М. Тарихыбызның гүзәл бер мизгеле // Татар иле. – 2003. – № 7.
Галиева Г. Шагыйрь, публицист… // Казан утлары. – 2005. – № 1. – 165–173 б.
Батулла Р. Остазның шәкертләре – үзләре остаз // Ватаным Татарстан. – 2007. – 26 окт.
Галиева Г. Халкым дип яши // Г.Галиева. Күңелемә якын затлар. – Казан: Мәгариф, 2007. – 31–50 б.

* * *
Гайнанова Г. Ради одной – единственной мечты // Идель. – 2003. – № 2. – С. 44–46. 

Рәфикъ Юныс «Үлми телләр» шигырен укый

Үле телләр… Кем үтергән?
Нинди сугыш коралы?

Бәлки инде безнең тел дә
Төзәлмәслек яралы?!

Үлми телләр. Яши алар
Сүзлекләргә сарылып.
Яши кабер ташларында,
Үткәннәрне сагынып.

Җилпенергә әзер килеш
Көтәләр сүз-канатлар.
Берәр галим, исе китеп,
Ул сүзләрне кабатлар…

Телләр үлми. Үлә бары
Телен җуйган халыклар. РӘФИКЪ ЮНЫС 1982


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение