События

Арчадан Яңа Кырлайга кадәр җәяүле «Тукай юлы» старт алачак 06.03.2019

Арчадан Яңа Кырлайга кадәр җәяүле «Тукай юлы» старт алачак

Тиздән Арчада «Тукай юлы» проекты старт алачак. Бу турыда «Казан арты» музеенда ТР Дәүләт Советы һәм туризм комитеты вәкилләре катнашындагы утырыш вакытында билгеле булды. Ул юл туристларга Арчадан башлап, Түбән, Югары Мәтәскәләр, Мөндеш, Иске Кырлай аша Яңа Кырлайга кадәр 20 чакрымнан артык араны җәяү узу һәм сәфәр барышында табигать гүзәллегенә сокланып, татар авылларының яшәешен күрсәтүгә, тарихыбызны барлауга корылган. Яңа Кырлайда исә аларны шагыйрьнең музее көтеп тора. Киләчәктә авылларда тамак ялгап алу урыннары, хәтта кунып чыгар өчен йортлар да булдыру күздә тотыла. Ә Арчага кадәр туристлар Казаннан җәяү дә, электричкада да килә алачак.

Беренче сәяхәт май аеннан башланыр дип ниятләнә.




http://arskmedia.ru/2019/03/01/archadan-ya-a-kyirlayga-kadar-aya-le-tukay-yulyi-start-alachak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение