События

ТукайSKI чаңгы марафоны 09.03.2019

ТукайSKI чаңгы марафоны

Бүген, 9 мартта, Арчадан Яңа Кырлайга кадәр чаңгыда ТукайSKI марафон булды. 80ләп чаңгычы катнашты. Күрше районнардан да килгән иделәр. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнары чаңгычылары 20км ераклыктагы марафонда катнашты. Чаңгычыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Марафонга көчле чаңгычылар җыелган иде.

Арча педагогика көллиятеннән физик тәрбия укытучысы Рамил Гыйләҗев та чаңгычылары белән килгән. Сабадан ике тапкыр параолимпия чемпионы булган Рушан Миннегулов та энесе  Руслан белән марафонда катнашты. Безнең Арча чемпионнары Лилия Рәхмәтуллина белән Диләрә Фассалова да биредә. Дияровлар, Хәкимовлар гаиләләре белән чаңгыда чапты. Бар да чаңгы марафонында бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алды. Чаңгы ярышы 20км, 10 км, 7,5 км һәм 3 км. ераклыкка оештырылды. Иң яшь чагычыга 9 яшь булса, иң олысы 50 яшьтән олы. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2019/03/09/tukayski-cha-gyi-marafonyi-fotoreportazh/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение