Арчаның көчле чаңгычылары — Дияровлар!

Арчаның көчле чаңгычылары — Дияровлар!

Кай арада үсә бу балалар! Абыйлы—сеңелле Алия белән Илназ Дияровларны әллә тартып үстерәләр инде?! Әле кайчан гына кеп—кечкенә иделәр. Күрәсең, чаңгы спорты үстерә. Алар әтиләре Илнар белән ТукайSKI марафонында өчәү катнашты.

7 сыйныфта укучы Алия яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. 9 сыйныфта укучы Илназ шулай ук иң көчле чаңгычылар рәтендә иде. Без аларның уңышларын гел ишетеп торабыз. Тренерлары Рәис Камалов та биредә. Ул үзенекеләр белән горурлана. Дияровларны өметле чаңгычылар, ди. Уңышлар телик үзләренә. Алла боерса, без аларны югары дәрәҗәдәге пьедесталда күрербез әле!




http://arskmedia.ru/2019/03/12/archanyi-cha-gyichyi-diyarovlar-gailase/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Арчалылар кыздыра


Афиша.jpg