События

Арчада авыллар турындагы энциклопедияне тәкъдир иттеләр 13.03.2019

Арчада авыллар турындагы энциклопедияне тәкъдир иттеләр

12 нче мартта “Казан арты” музеенда “Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия” (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) китабын тәкъдир итү булды.

Тәкъдир итү чарасына китапны төзүчеләр — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре, хезмәткәрләре дә кайтты. Энциклопедияне тәкъдир итүне Арчадан башлаганнар. Чөнки Арча районы икътисад, фән. мәдәният һәм мәгариф үзәге. Биредә халыкның борынгыдан килгән йола-традицияләре, гореф-гадәтләре саклана.

Энциклопедиянең дөнья күргән 1 нче томына республиканың 14 районы гына кергән һәм ул әлегә рус телендә нәшер ителгән. Киләсе ике ел эчендә аның татар телендәге басмасы да дөнья күрәчәк. Ә аңарчы институт хезмәткәрләре райондашларда сакланган истәлекләр, тарихи яңдкәрьләр, тарихны саклаган фото, мәгълүматлар туплап, бергә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Институт һәм Арча районында яшәүчеләрнең уртак бурычы — районда ирешкән уңышларны, аның тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын, шушы төбәктз туып үскән күренекле шәхесләрнең һәм биредә төпләнеп яшәүче хезмәтләре белән данлыклы кешеләрнең эшчәнлеген башкаларга таныту.

Энциклопедиядә Арча районының бар авылы турында да мәгълүмат бар. Хәтта колхозларның, мәктәпләрнең тарихына кадәр тупланган. Шулай ук Арча районында туып үскән 187 танылган якташ шәхесләребез турында да биредә мәгълүмат алырга мөмкин.

Китапны төзүчеләр материаллар туплауда ярдәм иткән райондашларыбызга рәхмәт әйтеп, энциклопедияне бүләк итте. Алар районга бүләк итеп аны 20 данә алып кайткан. Димәк, тарихны саклаучы китап белән китапханәләрдә танышып булачак.




http://arskmedia.ru/2019/03/12/archada-avyillar-turyindagyi-entsiklopediyane-takdir-ittelar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение