События

Арчада Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды 15.03.2019

Арчада Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды

Арча Мәдәният йортында драматург, якташыбыз Яңа Сәрдә егете Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 2 март көнне аңа 60 яшь тулыр иде. Гафур Шакир улы узган елның июль аенда фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын…

Искә алу кичәсенә якташыбызның дуслары, сыйныфташлары, театр училищесында бергә укыган төркемдәшләре, үзвакытында ул эшләгән Г.Камал, Әлмәт, Әтнә театрлары артистлары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары кайткан иде. Һәммәсе Гафур Каюмов турындагы җылы, якты истәлекләре белән уртаклашып калырга ашыга…

Кичәдә, «Җидегән чишмә» Арча халык театры тарафыннан, ул режиссер буларак сәхнәгә куйган һәм Әтнә халык театры тарафыннан, Гафур Каюмовның кызы Ләйсән төп рольдә уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, Нурзадә Гафур Каюмов сүзләренә иҗат ителгән җыр башкарды.

Арча Мәдәният йорты фойесында «Казан арты» музее хезмәткәрләре Гафур Каюмов иҗатына багышланган бай күргәзмә тәкъдим итте.

                                               

http://arskmedia.ru/2019/03/15/archada-gafur-kayumovnyi-iska-alu-kichase-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение