События

Аңа Герой исеме бирелүгә 75 ел 18.03.2019

Аңа Герой исеме бирелүгә 75 ел

“Казан арты” тарих- этнография музеенда Валентин Ежков белән бәйле документлар саклана. Алар арасында Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында 1944 елның 19 мартындагы СССР Верховный Советы президиумы Указы, әнисенә һәм укытучыларына язган хатлары, бергә хезмәт иткән иптәшләренең истәлекләре, фотолар һәм башка экспонатлар бар.

Музеебызда Арча мәктәбендә Валентин белән бер сыйныфта укыган, соңыннан Субаш Аты урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән Гәрәфиева Шәмсиянең 1962 елның 10 февралендә язган истәлекләре саклана.

“Ул минем белән 8 класста укыды. Сөйләү фәннәреннән начар өлгерми иде, бигрәк тә тарих, география фәннәрен аеруча ярата иде. Бу фәннәрне безгә Владимир Антонович  Попов укытты, ә Валентин аны бик ярата иде.      Шунысы характерлы: ул бер вакытта да ярдәмнән  баш тартмады, ә үзенең белгәннәре белән бик теләп уртаклаша иде. Аның уку өчен кирәк булган барлык әйберләре дә җитеш була торган иде, сораганда бер әйберсен дә кызганмады. Бигрәктә сызым дәресләрендә сызым приборларын аннан сорап файдалана  торган идек.  Бер вакытта рус теле дәресендә сочинение язганда минем каләмем бозылды һәм язып булмый башлады. Мин “каләмең юкмы?” дип Валентиннан сорадым. Ул:”Бар, ләкин мин аны бозык дип ташлаган идем, мә, менә минем яза торган каләмем белән язып тор, ә мин искесе белән ничектә язармын әле”,- дип миңа яза торган каләмен бирде. Ул матур әдәбият белән кызыксына торган иде, һәрвакытта култык астында калын-калын китаплар булыр иде, ул китап, дәфтәрләрен култык астына кыстырып йөри торган иде.

Валентин һәрвакытта үзе белгән кешеләргә генә түгел, ә белмәгән кешеләргә дә ярдәм итәргә тырыша һәм куркуны белми торган батыр малай иде.Ул безгә шундый вакыйга сөйләде:” Мин кичә кичкә таба, беркемгә дә әйтмичә кирпеч сарае янына барган идем, елга төбендә чаңгы таягына ошаган ике таяк кадалып тора. Янына барып тартып чыгарсам берсенә бер бияләй ияреп чыкты. Аптырап киттем һәм таяк белән төрткәли башладым. Кар астында бер әйбер бар кебек. Таякларым белән кузгата башлаган идем бер кеше килеп чыкты. Үзем дә аптырап калдым һәм бераз куркып та киттем. Теге кешем күзләрен йомган, әллә йоклый, әллә үлгән һич аера алмыйм. Бераз карап тордым да, инде нишлим дигәндә генә  теге кеше селкенеп куйды һәм күзләрен ачып тирән итеп сулап куйды. “Мин кайда?”,- дип сорады. Мин аңа үзем күргәнне сөйләп бирдем. Эш болай булган икән:Ул үзе Төбәктән, охотник булып чыкты. Аудан кайтышлый ял итәргә утырган һәм арудан йоклап киткән. Кар себертеп торганрак көн булган һәм бу кешенең өстен  кар каплаган булган. Торды да миңа зур рәхмәтләр әйтеп кайтып китте. Шулай итеп мин кичә шундый бер яхшылык эшләдем”,- дип бик канәгатьләнү белән сөйләгәне исемдә”. Бу язманы укыгач Валентин Ежковның балачактан ук кыю һәм тәвәккәл булуын күрәбез.

1943 елның 11 июнендә Интернациональная урамының 17 йортында яшәүче укытучысына язган хатында:”Иң яхшы укытучы Владимир Антонович Поповка элеккеге укучысы, ә хәзер гвардия капитаны Ежков Валентин Федоровичтан фронт сәламе җибәрәм.

Исәнмесез Владимир Антонович! Бу открытка-хатны блиндажда язам, дүрт ел элек булган яшьлек вакыйгаларын искә төшерәм, алар әле генә  булган кебек. Владимир Антонович, Сезгә көлке булып тоелыр, мин Берлин урамнары буенча безнең сугышчыларыбызның парад булып узуларын күз алдына китереп хыялланам, хәрби парадны полководец кабул итәр инде. Без немецларның йомшак урыннарын өйрәндек, алар инде алҗыдылар, тиздән капчыкта булачаклар. Минем фронт тормышым авыр булса да, үзенә күрә күңелле дә!

Арчада нинди яңалыклар бар, су коенасызмы, минем дә су керәсе килә, ләкин вакыт юк. Җавап көтеп гвардия  капитаны Ежков”.

1943 елның 13 июлендә әнисе Клеопатра Михайловнага язган хатында:

”Беренчедән, мин исән һәм таза-сау, сиңа да шуны телим. Әни, минем тормышым элеккечә бара, яңалыклар юк, үзең беләсең инде нинди вакыт. Мин үзем хатларны күп язам, нигәдер җаваплар юк.

Әни, 800 сумга аттестат җибәрдем, военкоматтан белеш, бәлки үзләре хәбәр итәрләр. Ул аттестат 1944 елның 1 гыйнварына кадәр, аннан тагын җибәрермен. Әни! Эшли торган урыныңнан китеп хуҗалык белән генә шөгыльлән. Арчада нинди яңалыклар бар, үзгәрешләр турында яз. Хәзергә хуш, җавап яз. Сәлам белән синең улың – Валя”.

Ләкин Валентин Ежковның бу соңгы хатларында язган хыяллары тормышка ашмый кала. Көньяк фронт составындагы 13 нче гвардия укчы полкның танкка каршы атучы мылтыкчылар ротасы гвардия өлкән лейтенанты Ежков 1943 елның 19 августында хәзерге Донецк өлкәсе Шахтер районының Степановка авылы янында барган сугышларда батырлык күрсәткән. Ул җитәкләгән рота, дошманның өч һөҗүмен кире кайтарып, аның 12 танкын юк иткән. Якташыбыз Валентин Ежков шул сугышта һәлак булган. Музеебызда саклана торган 1943 елның 10 сентябрендә язылган 96 нчы номерлы белешмәдә:“Социалистик илебез өчен барган сугышта, сугышчан антына тугры булып, ТАССРның Арча бистәсендә туып — үскән өлкән лейтенант Ежков Валентин Федорович геройларча һәлак булды һәм Украинаның Сталинск өлкәсе Снежнинский районының Степановка хуторында җирләнде”,- дип язылган.

Якташыбызның бу сугышта күрсәткән батырлыгы хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителә. Ежков Валентин Федор улына 1944 елның 19 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә Һәм ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

Бу көннәрне искә алып сугышчан дусты Борис Молчанов:”Бөек Ватан сугышы елларында Валентин Федорович белән бергә хезмәт иттек. Мин ул күрсәткән батырлыкның шаһиты булдым. Минем күз алдымда яраткан илебез өчен  Валентин үзенең гомерен бирде. Мин Бөек Ватан сугышы турында истәлекләрне барлыйм һәм аның батырлыгы турында язачакмын әле”,- дигән ул үзенең хатында.

Арча шәһәрендәге ул яшәгән урам Валентин Ежков исемен йөртә, Арчаның ул укыган беренче мәктәбенә Валентин Ежков исеме бирелде һәм анда истәлек тактасы куелган. Ел саен 27 майда, Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның туган көнендә, мәктәп коллективы үзәк стадионда зур әзерлек белән хәрби — спорт бәйрәме үткәрә. Арча шәһәренең үзәк мәйданындагы “Батырлар” аллеясында Валентин Ежков һәм башка геройларыбызның бюстлары куелган. Ул һәлак булган Степановка авылында да бер урам аның исемен йөртә, һәйкәл куелган, мәктәпләре  музеенда аңа багышланган  экспозиция бар.

19 мартта Валентин Ежковка Герой исеме бирелүгә 75 ел була. Якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары онытылмасын, яшьләребез  алардан үрнәк алып Ватаныбызны сакларга әзер булып  үссеннәр иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

  

http://arskmedia.ru/2019/03/18/a-a-geroy-iseme-birel-ga-75-el-2/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение