События

Арчаның көчле футболчылары Татарстан данын яклый 18.03.2019

Арчаның көчле футболчылары Татарстан данын яклый

Без Арча егете Искәндәр Закировны редакциягә кунаккка чакырдык. Әтисе Раил белән килделәр алар. Арчадагы тренеры Ринат Насибуллин да килде. Без тренер Ринат белән уңышлары, проблемалары турында сөйләшәбез. Уңышлары — я җиңәләр, я 2нче, 3нче урын аларда. Проблемалардан — Арчага зур футбол кыры кирәк! «Арчада футбол үсештә», — ди тренер Ринат. Һәм Арча тренерлары үстергән кайбер футболчыларның республика командаларында уйнаулары турында да сөйли ул. Шундыйларның берсе — Арча егете Искәндәр Закиров. Ә ул медальләрен санап бетерә алмый…Җитди егет. Арчаның «Торнадо» командасында һәм Казанның «Стрела» клубында уйный. Арчаның 6нчы мәктәбендә укый. Уңышлары — команда белән 1,2,3нче урыннар! Максаты — футбол буенча тагын да үсү! Без егеткә уңышлар телибез! Әнисе Рәүзия, әтисе Раил, тренерларына рәхмәт шундый максатчан, тырыш егет үстергәннәре өчен! Тулырак район газетасыннан укырсыз. Р.Н.




http://arskmedia.ru/2019/03/18/rayonnyi-k-chle-futbolchyilaryi-tatarstan-danyin-yaklyiy/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение