События

Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага бүген 90 яшь тулды 20.03.2019

Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага бүген 90 яшь тулды

Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады. Рамил Гарифҗанов Асия апага Президент В.Путин, район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. 

Асия апа Кече Әтнә авылында туып үскән һәм шушы авылда гомер кичергән кеше. 2000 елда ире Фәттәхетдин вафат булгач, Арчага улы Нуретдин гаиләсенә яшәргә килә. «И-и, безнең авыл бик матур урынга урнашкан иде, — дип сөйли юбилеена җыелышкан балалары. — Тирә—яыгы урман, су коенырга елгасы бар, хәтта изгеләр чишмәсе дә бар. Хәзер кеше яшәми инде анда, авылыбыз бетте. Бәлки юлы булса, бетмәгән дә булыр иде…» Ә шулай да бөтен авылдашлар җыелышып авылда Сабантуй үткәрәләр. Асия апа Фәттәхетдин абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер малай, өч кыз. Бер кызы бакыйлыкка күчкән инде. «Асия апа, нинди кеше сез? Юашмы, усалмы?» — дип сорыйбыз. «Юаш булдым, ирем дә бик әйбәт кеше иде», — ди Асия апа. «Әни безнең бик сабыр кеше», — диде кызлары.  «Безнең әни колхозда печән, салам эскертләре өйгәндә эскерт башында торган кеше, — дип сүзгә кушылды улы Нуретдин. —  Көчле, булган кеше булмасаң, эскерт башына менгермиләр. Ә әти алдынгы шофер иде. Әнинең әтисе Мәгъсум бабай оста сәгать төзәтүче булган. Кулы һөнәр белгән кеше ач булмаган».

Асия апаның үз әнисе кызга 3 яшь вакытта ук мәрхүм булган. Әнисенә бер бала була ул. Әнисе  эссе көнне салкын сөт эчеп әрәм булган. Асия апага үги әни белән яшәргә насыйп була. Сугыш еллары ачысын да татырга насыйп була аңа. Гомере колхозда төрле эшләр башкарып үтә. «Бүгенге тормышым бик рәхәт, Аллага шөкер», — ди Асия апа. Без Асия апага авыртмыйча, тормышның рәхәтлекләрен татып яшәргә насыйп булсын, дип телибез. 







http://arskmedia.ru/2019/03/20/sabyir-asiya-apaga-90-yash/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение