События

Резедә Гарифуллинаның «Бәхет гөле» спектален уйнадылар 25.03.2019

Резедә Гарифуллинаның «Бәхет гөле» спектален уйнадылар

Арча станциясендә күп функцияле мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова якшәмбе көнне кич белән спектакль карарга чакырды. «Спектакль кемнеке?» — дип сорадым. «Резедә Гарифуллинаның «Бәхет гөле» дигән спектакль», — диде Илмира ханым. Кем язганы тиз генә башка барып җитмәде. Клубка төшеп, спектакль карый башлагач, исем китте. Спектакльне бит үз районыбыз кешесе Резедә Гарифуллина язган! Бик матур радио тапшырулар алып барганын, оста итеп спектакль уйнаганын белә идек. Ә менә спектакль язганын, хәер, анысын да ишетеп белә идек, тик спектаклен генә күргән юк иде. Ниһаять, насыйп булды.

Соңыннан Резедә ханым: «Әсәрне булган хәлдән чыгып яздым, — дип сөйләде. — Күпербашта яшәүче кодагыем Халидә башыннан кичкән хәлләр болар». Кыскача гына эчтәлек. Егет армиядән кайта. Бер кыз белән яратышып өйләнешәләр. Балалары туа. Әмма бәхетле тормыш озакка бармый. Ир авариягә очрап үлә. Хатын ялгыз гына ике бала үстерә. Икенчесе ире үлгәндә корсагында кала. Икенче иргә кияүгә чыга. Әмма күпмедер вакыттан соң анысы да йөрәк чиреннән үлеп китә. Әниләренә яшәргә көчне балалары бирә. Драманы тамашачы тып—тын калып, кул чаба—чаба яратып карады. Әсәрнең көче дә шунда. Тамашачының яратып кабул итүендә. Режиссеры Илмира Фазылҗанова, афәрин, артистларны туплый алган, әсәрне сәхнәгә кую  дәрәҗәсенә җиткерә алган. Үзешчәннәр дә әйбәт уйнады, афәрин! Кемнәр уйнаганы фотосурәттә, видеода бар. Соңыннан Резедә ханым үзешчәннәргә, спектакльне сәхнәгә куйган Илмира Фазылҗановага, мәдәни үзәк җитәкчесе Марат Котусовка, тамашачыларга бик зур рәхмәт әйтте. Ә без Резедә ханымга иҗат уңышлары телибез! Ә каләм яза—яза шомара. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2019/03/25/rezeda-garifullinanyi-bahet-g-le-video/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение