События

Райондашларыбыз — “Йолдызлык”ның яңа талантлары 24.03.2019

Райондашларыбыз — “Йолдызлык”ның яңа талантлары

Ике көн дәвамында районыбызның яшь талантлары Кукмарада узган “Созвездие – Йолдызлык” XIX яшьләр фестиваленең зона турында чыгыш ясады. Фестивальне инде ничә еллар көтеп алабыз, ул тормыш бизәгенә әверелде.

Быел да районыбыздан зона турында 60ка якын сәләтле бала катнашты.  Җиңү бәхете дә районыбызның шактый яшь талантына елмайды.

Арча Укучылар сараеннан Лия Ильинаның укучылары — “Конферанс” номинациясендә җиңү яулаучылар: кечкенәләр төркемендә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче Лиана Гыйззәтова белән Әминә Йосыпова да, мәктәп укучылары Карина Фәттиева һәм Раил Гайфуллин да – 2нче, шулай ук урта яшьтәгеләр төркеменнән Валерия Котова да – 2нче, өлкән төркемнәрдән Камилла Прахова 1нче урын яулау бәхетенә иреште. Шушы мәктәпнең Илһамия Гыйләҗиева җитәкчелегендәге “Сөембикә гөлләре” кечкенә балалардан торган бию коллективы “Хореография” номинациясендә 3нче урынга лаек булды.

Арча  сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Илзирә Сираҗиева “Вокал-соло” номинациясендә урта яшьтәгеләр арасында 1нче (укытучысы Чулпан Харисова) һәм “Ар-и-Эль” бию коллективы (җитәкчесе Эльза Камалова) “Хореография” номинациясендә шулай ук 1нче урын алуга иреште. “Вокал-соло” номинациясендә кечкенәләр төркеменнән Айсылу Нуриева – 2нче (укытучысы Артур Хафизов), Ралинә Гарәфиева – 3нче (укытучысы Гөлнара Сабирова), Гүзәл Минхәерованың укучылары Әминә Юнысова белән Диана Алмаева да 3нче урын алды.

Җиңүчеләрне, җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз! Киләсе елларда да районыбызның яшь талантларының уңышларына куанырга язсын!

Җиңү яулаганнарны әле тагын чыгышлар, башкала тамашачысы көтә. 14-18 апрельдә Казанның УНИКС залында фестивальнең 2 туры — супер-финал уза һәм алар шунда чыгыш ясаячак. Әлеге турдан узган талант ияләрен гала-концерт көтә.

Розалия Зиннәтова

                         

http://arskmedia.ru/2019/03/22/rayondashlaryibyiz-yoldyizlyik-nyi-ya-a-talantlaryi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение