События

Арчада шимбә спектакль карап үтте 01.04.2019

Арчада шимбә спектакль карап үтте

Арча мәдәният йортында спектакль кичке сәгать 7дә башланды. Арча халкы атна буе спектакль карады. Тамашачы үзешчәннәр куйган спектакльләрне ярата. Гади, күңелле итеп уйныйлар. Белгән, таныш кешеләрнең сәхнәдә уйнауларын күрү дә күңелгә якын. Шимбә көнне Иске Ашыт мәдәният йортының «Сәяра» халык театры үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» пьессасын сәхнәгә куйдылар.Режиссеры — шушы авылда туып-үскән Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. Тамашачы кул чаба-чаба, көлә-көлә рәхәтләнеп карады. Янәшәмдә утырганнар: «Кем язды икән бу пьессаны?» — дип кызыксындылар. Соңыннан Фердинад Фәтхидән шул турыда сорадык. «Автор Рәмзия Хөсәенова Кукмара районы Зур Сәрдек авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән кеше, — дип сөйләде Фердинанд Фәтхи. — Үзе дә спектакльләрдә уйный. Пьесслар яза. Күңелле һәм тематикасы ягыннан да бүгенге көнгә туры килгән пьессаны сайладык. Дөрес, тагын да отышлырак булсын өчен, фольклор уеннарны (капчык сугышлары, таяк тартышлар һ. б.), җыр—биюләрне өстәргә туры килде. Спектакль тагын да күңелле килеп чыкты». Фердинанд Фәтхи үзе дә уйнады.





http://arskmedia.ru/2019/03/31/archada-shimba-spektakl-karap-tte/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение