События

«Көлке көне»ндә Арча китапханәсенә кунакка Алмаз Хәмзин килде 02.04.2019

«Көлке көне»ндә Арча китапханәсенә кунакка Алмаз Хәмзин килде

Арча Үзәк китапханәсендә «Көлке көне»н зурлап уздырдылар. 2017 елда дөнья күргән «Арча ягы шаярулары» дигән китапны тәкъдир итүгә корылган кичәгә кунакка якташ язучыларыбыз: Наласада туып үскән Гүзәл Әдһәм, Сеҗе егете Вакыйф Нуриев һәм танылган юмор остасы Алмаз Хәмзинны да чакырганнар. 

Кунакларның үткәндәге көлкеле хәлләргә бәйле истәлекләре. Алмаз Хәмзин башкаруындагы юморга корылган шигырьләр, җырлар, китапханә хезмәткәрләре һәм Фәрхәт Зыятов сөйләгән, шагыйрь-язучыларның юмор хисле әсәрләре, Данис Гайфуллин, Расих Галимҗанов башкарган җырлар (баянда Динар Бариев) тамашачылар өчен бәйрәм бүләге булды.

Тормышта гел шатланып, елмаеп яшәргә язсын!

http://arskmedia.ru/2019/04/01/k-lke-k-ne-nda-archa-kitaphanasena-kunakka-almaz-hamzin-kilde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение