События

Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 11.02.2021 Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

Ленар Ринат улы Сафин 1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. Озак еллар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрыгын (2010 -2020) җитәкли. Бугенге көндә РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы.

Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады 10.02.2021 Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады
Сарай - Чокырча авыл клубында (клуб мөдире Марсель Шарапов @sharapov.marsel ) үзенең 42 ел гомерен балаларга  рус теле һәм әдәбияты серләрен укытуга багышлаган  Марсель абыйның бертуган апасы Гөлзада Нәҗипова призына А.С.Пушкин әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылды.

Бүген Роза апабызның олы юбилее 09.02.2021 Бүген Роза апабызның олы юбилее

Күңел серем шигырьләремдә...

Мин Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинованы бик озак еллардан бирле беләм. Ул кайда гына эшләсә дә үз эшен җиренә җиткереп, намуслы хезмәт итте, үзенең пөхтәлеге, хезмәттәшләренә карата гаделлеге, эш сөючәнлеге белән аерылып торды. Район мәдәниятен үстерүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Роза Шәйхетдинова шигырьләр язып әдәбият сөючеләрне куандырып яшәргә дә вакыт таба, аның җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый. Һәрбер чыккан яңа китабын миңа да бүләк итеп барды, иҗаты белән якыннан танышканнан соң Роза апа Шәйхетдинованың тормыш юлын, аның кичергәннәрен һәркем үз күңеле аша үткәрәдер. Ул бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзенең шигырь юллары аша аның  тормыш юлы белән таныштырасым килде.

“Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә. 09.02.2021 “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.

Иртән машина белән җайлап кына эшкә барам. Тротуар буйлап берәү йөгерә, күптәнге танышым Шәүкәт икән

Көн саен бер үк вакытта очрый бу, җайлы чаба, машинаны да узып киткәли. Туктап: “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.

Беркөнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов: “Бүген Шәүкәт абыйның юбилее, бергә барып килмибезме?” – дип шалтыратты. “Әлбәттә, барам! Аңа бирәсе сорауларым да бар”, – дидем.

Шәүкәт Баһаветди-новны күптәнге танышым, дигән идем. Ул үзе Буа районыннан, безнең районда агрохимик булып эшләде. “Башта авыл хуҗалыгы идарәсендә ике ел орлыкчылык агрономы булып эшләдем, аннан соң 39 ел агрохимик булдым”, – ди югары белемле галим-агроном.

Яңа Кырлайдан матур хәбәр 08.02.2021 Яңа Кырлайдан матур хәбәр
- Безнең авылда бик матур бәйрәм булды, - дип сөенечлзре белән уртаклаштылар. -- Заһидуллин Айнур Фаил улы  Яна Кырлайда, әби - бабайсынын авылында, малае туган хөрмэткэ авыл халкын җыйды. Чалган гакыйка корбаны 2 тэкэ итеннэн плау һәм шурпа эзерлэп, туганнарын, авылдашларны һәм килгэн кунакларны сыйлады.Төрле спорт ярышлары белэн зур концерт бергэ үрелеп барды. Жинучелэр саллы гына булэклэргэ ия булды. Бик зур рәхмәт. Килэчэктэ, алла боерса, балалар куп туып торып,  мондый бэйрэмнэр ешрак булсын дигэн телэктә калабыз.

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды 07.02.2021 «Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды
«Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. «Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап.

«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар», — дип сөйләде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фоторәсемдә – тарих 06.02.2021 Фоторәсемдә – тарих

Әлеге фоторәсемне Урта Курса авылында яшәүче Сәүбән абый Шаһниев биргән иде.

Сулда аның әтисе Габделхак абый. Ул Корайван авылында төзелгән “Кызыл тау” колхозының беренче рәисләренең берсе. Газета төпләнмәләрен карап утырганда әлеге колхозның алдынгылар рәтендә булуын күрәсең. Дәүләткә  ашлык сату планнарын арттырып үтәгәннәр, хезмәт көненә иң күп икмәкне дә алар биргән. Агач утырту, органик ашлама әзерләү, кар тоту һ.б. буенча да алда “Кызыл тау”. Габделхак абый мин белгәндә кибетче иде, өйләре янгач Урта Курсага күченделәр.

Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан 05.02.2021 Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан

Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды

Шул ук көнне юбилярга район башлыгы Илшат Нуриев шалтыратты һәм гомер бәйрәме белән котлады. “Мине шулай олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде Әминә апа. Бу мизгелдә аның күзләрен, йөзен шатлыклы елмаю бизи иде. 


Гомер сукмагыннан 45 ел бергә 04.02.2021 Гомер сукмагыннан 45 ел бергә

Апам Гөлфия (Арчада яши, Айван авылыннан) авылдашы, сыйныфташы, дус кызы турында: “Алсуның Илдар белән өйләнешеп яши башлауларына 45 ел икән инде. Алар турында язарга кирәк. Тәртипле, гади, тырыш кешеләр”, – диде. Мин бу эшкә бик теләп алындым. Чөнки авылдашым Алсуны, аның гаиләсен ихтирам итәм. Әйбәт кешеләр...

Алмаз Закиров - алтын медаль иясе 03.02.2021 Алмаз Закиров - алтын медаль иясе

29-31 гыйнвар көннәрендә Кама Аланында тхеквандо буенча егетләр көч сынашты

Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган ярышларда 2001-2005 елгы егетләр катнашты. 

Газинур Борһанов тренерлыгында шөгыльләнүче "Арча" спорт мәктәбе спортчылары бер алтын һәм дүрт бронза медаль алып кайтты.

Районда тагын ике язучы барлыкка килде 02.02.2021 Районда тагын ике язучы барлыкка килде
Районыбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бик уңышлы башланып китте. Кичә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Рифат Җамал шатлыгын уртаклашып: “Бүген Язучылар берлеге идарә утырышында якташларыбыз Гөлчирә Нәҗметдинова һәм Олеся Феоктистованы Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттек. Алар актив иҗат итеп һәрберсе берничә китап чыгарырга өлгергәннәр. Аларның иҗаты белән ныклап танышканнан соң, дәрәҗәле язучылар бертавыштан  ризалыкларын бирделәр.Якташым Рөстәм Галиуллин белән ике райондашыбызның бер үк көнне Язучылар берлеге әгъзалары булганнары өчен горурланып утырдык”, – дип хәбәр итте.

Наласа мәктәбендә очрашу булды 01.02.2021 Наласа мәктәбендә очрашу булды

29 нчы гыйнвар көнне  Наласа урта мәктәбендә “Без - бит Арча яклары” җыентыгы буенча “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән чара үтте. Чара кысаларында авылдашыбыз, язучы,  Муса  Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире Рөстәм  Галиуллин белән очрашу  үткәрелде. Бәйрәмебездә  Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, ТР Арча муниципаль районы  башкарма комитетының социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары – Алинә Таһир кызы Мөхәммәтшина, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Наласа авылы җирлеге башлыгы Ильфира Рамазан кызы Шакирова һәм районыбыз мәктәпләреннән укытучылар , укучылар катнашты. 

Якташларга ярдәм кирәк 31.01.2021 Якташларга ярдәм кирәк
Якташларга ярдәм кирәк

Аны җиңел атлетика короле дип йөртәләр 29.01.2021 Аны җиңел атлетика короле дип йөртәләр

Арчада Бари Каюмович Бакировны белмәгән кеше юктыр.

Спорт ярышларында күп тапкырлар очрашкан бар.  Илкүләм кроссларда районда йөзәрләгән йөгерүче катнашыр иде. “Кем беренче килер икән?” – дип сорасаң, “Билгеле инде, Арча педагогика көллияте егетләре!” – дип җавап бирер иде. Һәм бервакыттта да ялгышмады.

– Без Бари Каюмовичны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз! – ди Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Ул, чын мәгънәсендә, халык укытучысы. Көллият, студентлар тормышы белән яшәгән чын педагог.

Казанбаш басуында алтын тапканнар? 29.01.2021 Казанбаш басуында алтын тапканнар?

Шактый еллар элек инде, мине “Казанбаш тракторчылары алтын коелмасы тапкан”, – дип, район эчке эшләр бүлегенә чакырдылар. Җитәкче өстәлендә чынлап та саргылт төстәге металл коелмасы ята иде. Ниндидер хәрефләре, номерлары да бар. “Казанга экспертизага җибәрәбез”, – диде җитәкче.

Соңрак әлеге табылдыкның бронза коелмасы булуы ачыкланды. Әмма барыбер Казанбаш басуына бронза коелмасы каян килгән, дигән сорау җавапсыз калды.

Әнис Шакиров лауреат исемен яулады 29.01.2021 Әнис Шакиров лауреат исемен яулады
"La primavera" Татарстан Дәүләт оркестрына кушылып җырлады

20 нче январьда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында (БКЗ) яшь башкаручыларның "Звезды из завтра" дип аталган республика иҗат программасы лауреатларының Гала-концерты булды. Катнашучылар әсәрләрне Р.Абязов җитәкчелек иткән "La primavera" Татарстан Дәүләт оркестрына кушылып башкардылар. Концертта Арча педагогия көллияте студенты Әнис Шакиров (жит. И.И Закиров) Лауреат исемен яулады. Аларны зүр җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Беренчеләрдән булып... 28.01.2021 Беренчеләрдән булып...

Башка хезмәт коллективларын да музеебызда көтеп калабыз.

Булат Кадыйров телефоннан: “Татарстан Республикасында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.  Без коллектив белән районыбызда туып-үскән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу максатында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә барырга уйладык. Бу очрашу быелның бер истәлеге дә булып калыр иде”, – дип белеште.

Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Рәдис Бикчәнтәев 27.01.2021 Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Рәдис Бикчәнтәев

“Ел укытучысы-2021” бәйгесе үтте

"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Мәктәбебездә география, биология, химия укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы, әнә шундыйлардан. Ул быел “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә катнашып моны тагын бер тапкыр раслады.

Якташыбызның яңа иҗат җимеше белән таныштык 26.01.2021 Якташыбызның яңа иҗат җимеше белән таныштык
Хәйдәр Зәйнуллин үзенең иҗатын сәер хезмәтләр дип атый

Арча хәбәрләре редакциясе белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торып, иҗат җимешләре белән бүлешүче якташыбыз Хәйдәр Зәйнуллин үзенең тагын бер хезмәте белән уртаклашты.

Күптән түгел генә "К" хәрефеннән генә торган "Кәрим коесы" дигән китабы дөнья күргән булса, бүген авторның кулында тагын бер "җимеше". "Җырлыйк әле, дуслар" дип исемләнгән җырлар җыентыгы әлегә бер генә данә. "Бу китапның әле узгәртәсе җирләре бар. Биредә бик матур борынгы авыл көйләре, туй җырлары, чыгарылыш кичәләрендә җырлый торган җырлар тупланган. 150ләп җыр бар монда. Төрле җыр китапларыннан файдаланып, үзем дә җырларга яратканлыктан, бер китап бастырасым килеп китте. 2019 елда ук башланып киткән бу эшнең әле бу беренче нәтиҗәсе генә. Төгәлләп бетергәч, купләп чыгар дип планнаштырам,"- дип уртаклашты Хәйдәр Зәйнуллин.

Бүген Фәрхәт Зыятовның туган көне 25.01.2021 Бүген Фәрхәт Зыятовның туган көне
Бүген Фәрхәт абый Зыятовның туган көне, - дип хәбәр итте ветеран педагог Халидә Фәйзрахманова.

Исән булса 74 яшь тулган булыр иде. Фәрхәт абый узган елның июлендә вафат булды.

"Без китәрбез, сез каласыз!" - дип җырлармын...

Зал тып-тын калып Фәрхат Зыятовны тыңлый. Ләйлә Дәүләтованың “Кеше булып кал” шигырен яттан сөйли.

Арчадан ике пар алтын туйларын билгеләп үтте 25.01.2021 Арчадан ике пар алтын туйларын билгеләп үтте

Любовь һәм Валерий Мурысиннар, Рузия һәм Илсур Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте.

Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм шәһәр хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина котладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

"Киләсе көн йолдызлары" фестивале лауреаты Арчада яши 24.01.2021 "Киләсе көн йолдызлары" фестивале лауреаты Арчада яши

20 гыйнвар  көнне С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында "Киләсе көн йолдызлары" дип аталган яшь музыкантлар өчен республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды

Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән - Сираҗиева Илзирә (җитәкчесе Харисова Ч.Ф.) Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестрына кушылып чыгыш ясады.

Район башлыгы призына көрәшчеләр көч сынашты 23.01.2021 Район башлыгы призына көрәшчеләр көч сынашты

Бүген, 23 гыйнвар көнне, районыбызның Яңа Кенәр авылында көрәш буенча ярышлар узды.

Яна Кенәр мәктәбендә Арча районы  башлыгы призына 2005-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш ярышлары узды.Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфәртович, самбо буенча спорт мастеры Фарих Мадьяров, Арча районы яшьләр эшләре, спорт хэм туризм булеге җитәкчесе Габделгазизов И.Н., Арча районы мәгариф булеге житэкчесе Мухамадияров Р.Д. катнашты.

Арчада Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды 22.01.2021 Арчада Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды
20 нче гыйнварда Арчаның "Казан арты" тарих- этнография музеенда  Татарстан, РФ Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь, галим, мөгаллим, публицист Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе булды.

Арча янгын сүндерүчеләренә Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычы тапшырды 21.01.2021 Арча янгын сүндерүчеләренә Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычы тапшырды

Татарстан Президенты районыбыз янгын сүндерү бүлегенә яңа машина бүләк итте. Бу турыда безгә Арча янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев җиткерде.

"Янгын сүндерү бүлеге өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур вакыйга бу. Моңарчы эшләгән янгын сүндерү машиналарыбыз шактый искерә башлаган иде инде. Мондый зур бүләк өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-имин эшләргә язсын "- дип, шатлыгы белән уртаклашты янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.


Терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды 20.01.2021 Терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алга куелган бурычларның күп өлеше үтәлүен билгеләп үтте.

Сөт җитештерү буенча – 8, ит җитештерү буенча 7 процентка якын үсешкә ирешелде. Бер сыердан сөт саву, уртача тәүлеклек артым күрсәткечләре дә начар түгел. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылды, дип әйтеп булмый әле. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелды.

Арчаның 7 егете 19.01.2021 Арчаның 7 егете

Арчаның 7 малае - 7 улы узган ел авыл мәдәният йортларында чыгыш ясап, тамашачының күңелен яулады.

Алар быел Арчадагы Үзәк чыршы янындагы кече сәхнәдә чыгыш ясадылар. 4 гыйнвар кичендә.  Берсеннән берсе осталар. Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин, Югары Пошалымнан Илдус Саттаров, Хәсәншәехтан Фирдүс Хамматов, Казанбаштан Ранил Шакирҗанов, Яңа Кенәрдән Илһам Вәлишин, Иске Кишеттән Рәзил Галиуллин, Апаздан Алмаз Хаҗиев. Афәрин, егетләр! 


«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат 18.01.2021 «Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат

Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.

2020 елның һәр туар көнен: «Бүген нәрсә ишетербез?» — дип көтә идек. Бөтен халыкның үзәгенә үткән мәкерле чир яңа елда да чигенергә уйламый, аның корбаннары турында хәбәрләр әледән-әле килеп ирешә. 

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан саклануның бөтен чараларын да күрә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, чиргә каршы вакцинацияне дә авырмас өчен, авырган очракта да, җиңел үткәрү максаты белән ясаткан. Тик вакыйга бөтенләй башка борылыш ала. «Бирешә торган кеше түгел иде бит», — дип өзгәләнәләр аның турында хезмәттәшләре. Улы Рифатны ятим, ире Рафилне ялгыз калдырып, мәңгелеккә күчә ул. Тормыш иптәше бүген үзе дә хастаханәдә коронавирустан дәвалана.

Күчмә кубокны Яңа Кенәр командасы яулады 17.01.2021 Күчмә кубокны Яңа Кенәр командасы яулады
Бүген Арча мөхтәсибәте призына үткәрелгән "Тукай якташлары" хоккей турнирында Яңа Кенәр командасы җиңде һәм Күчмә кубок белән бүләкләнде.

Финалда алар 6:1 исәбе белән Хәсәншәех хоккейчыларын отты. Бу команда икенче урында. Шушмабашларны җиңеп Субаш Аты егетләре бронза медальләргә лаек булды.

Турнирның иң яхшы капкачысы дип Субаш Атыдан Заһид Нигъмәтҗанов, иң яхшы һөҗүмче - Яңа Кенәрдән Дияз Вәлиуллин, иң яхшы сакчы дип Хәсәншәехтан Илнур Хисмәтов танылды.

Арчада Гомәр Бәширов күргәзмәсе ачылды 16.01.2021 Арчада Гомәр Бәширов күргәзмәсе ачылды
Бу көннәрдә әдәбият сөючеләр Гомәр Бәшировның туган көнен билгеләп, хөрмәт белән искә алалар.

Шул уңайдан "Казан арты" тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Арчабызның горурлыгы, Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, СССР Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел уңаеннан күргәзмә ачу кичәсе булды.

Шушмабашта ветеран укытучы Әминә Нуриеваның юбилее 15.01.2021 Шушмабашта ветеран укытучы Әминә Нуриеваның юбилее
Шушмабаш урта мәктәбендә     40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан,  олы хөрмәткә лаек ветеран - укытучы Нуриева Әминә Усман кызының бүген 90 яшьлек юбилее . Шул уңайдан Арча  муниципаль районы “Мәгариф идарәсе”  муниципаль учреждениесе   җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы юбилярны   котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Данилевич Әминә апага Арча районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Арча батырлары "Манзара" да көрәшәчәк 14.01.2021 Арча батырлары "Манзара" да көрәшәчәк

Төрле елларда Арча Сабантуеның абсолют батырлары булган Илшат Идиатов һәм Руслан Абдуллин "Манзара" бәйгесендә катнашачак.

Ул 16 гыйнварда Казан цирк бинасында узачак. 

Без шул уңайдан чараны оештыручы Айдар Шәймәрдановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте 13.01.2021 Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте

Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.

Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов идеясе белән башланган иде ул эш. Быел бишенче елын оештырыла инде. Рәсми ярышлар түгел, ә спорт фестивале буларак. Һәм анда бөтен республикадан шахмат сөючеләр катнаша. Кунак буларак Гөлнараның әти-әнисе дә чакырыла. Быел да әтисе Айдар Рәшитов кайткан иде.

Теләк кенә кирәк 12.01.2021 Теләк кенә кирәк
Хәйриячелек, кешегә ярдәм күрсәтү Русланның иң яраткан шөгыле.

Район Советы утырышында район башлыгы Илшат Нуриев Руслан Әһлиевка истәлек медале, шуңа Россия Президенты Вадимир Путинның Мактау грамотасын тапшырды.

Руслан Әһлиев 2014 елдан бирле Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәтендә безнең районнан вәкил булып тора. Бу медальгә Руслан Татарстан Республикасының “#Мывместе” үзара ярдәм күрсәтү Бөтенроссия акциясен оештыруга үзеннән өлеш керткән өчен лаек булды.

Районның хөрмәтле кешесе 11.01.2021 Районның хөрмәтле кешесе

9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Зәкиев Ислам Әхмәди улын 85 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды. “Төрле җаваплы урыннарда эшләп, район үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт!” – диде район башлыгы.

Ислам Зәкиев төрле елларда “Сельхозтехника” район берләшмәсен җитәкләде, район башкарма комитеты җитәкчесе булды.

Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды 10.01.2021 Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды

Спорт туризмы буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Велосипедны фигуралы йөртү буенча көч сынаштылар

Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды.
Ярышларда барлыгы 50 катнашучы катнашты. Ярышларга Казан шәһәреннән Мәскәү районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе(СамГУПС филиалы) һәм Яшел Үзән муниципаль районының "6 нчы спорт мәктәбе (Бригантина)" кунаклары килде. Катнашучылар 6 яшь төркемендә ярыштылар.

Ак күңелле Ак әбигә бүген 90 яшь! 09.01.2021 Ак күңелле Ак әбигә бүген 90 яшь!

Түбән Аты авылында гомер итүче Бәһирә Мортазинаны юбилее белән котлыйбыз

Бәһирә ападан сөйләгәннәрдән кайбер мизгелләрне Сезгә дә тәкъдим итәм: “Бәһирә апа 1931 нче елның 9 нчы гыйнварында Югары Аты авылында дөньяга килә. Әти-әни һәм 3 кыз бала. Мин 4 яшемдә үк укый-яза белгәнмен инде. Әтиебез Габдрахман  Югары  Аты мәктәбендә 1937 нче елда   әтиебезне колхоз председателе  итеп билгеләп куйдылар. Ул елны икмәк бик уңды дип сөйләшкәннәрен хәтерлим. Әти бик игелекле, кешелекле җитәкче булганга күрә, кат-кат сорап колхоз председателе булып эшләргә күндерәләр. Бөтен авылга бары бер машина бар.Ул машинада  әтинең энесе йөрде. Озакламый әтине баш хисапчы итеп куйганнарын беләм. 300 сум җитмәүчелек чыккан, ниндидер сәбәпләр белән накладнойлар югалган диеп олыларның ачынып сөйләшкәнен ачык хәтерлим.

Бөек якташыбызның олуг юбилее 08.01.2021 Бөек якташыбызның олуг юбилее

Бүген Гомәр Бәшировның тууына 120 ел

Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган. 
Як-ягына карасаң, исләрең китмәле! Әллә кайларга хәтле ун-унбиш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел түбәле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгарсың. Нинди генә арбалар, нинди генә атлар юк. Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, йә кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып базар калачы ашый, кайсының кулында алма, йә кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле”.


Эшмәкәр Илфат Закиров игелекле эшләр башкара 07.01.2021 Эшмәкәр Илфат Закиров игелекле эшләр башкара
Арча спорт комплексында таэквондо буенча ярышлар булып узды. Илфат Закиров анда берәүне дә бүләксез калдырмады. Кайбер тырыш балаларга аерым бүләкләр бирде. 

Якташыбыз шагыйрь Рәис Сафинның  туган көне 06.01.2021 Якташыбыз шагыйрь Рәис Сафинның туган көне
Районыбызның  Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәис абый Сафинның  бүген Туган көне. Ул 6 гыйнварда 86 яшен билгеләп үтә, бүген дә актив иҗат итә, төрле темаларга язылган шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, туган телебез һәм милләт язмышы турындагы мәкаләләре белән сөендереп яши. 

40 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән 05.01.2021 40 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән

Аның рәхмәт сүзләре гармун моңы аша тамашачыга барып иреште.

Хәйдәр Әхмәтов 80 яшьлек юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте. Бу уңайдан Шушмабаш мәдәният йортында аның иҗат концерты булды.

Хәйдәр ага 40 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Атказанган мәдәният хезмзткәре исеменә лаек булган. Аны авылында гына түгел, районда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Иҗат кичәсендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов та катнашты һәм юбилярны котлады. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән Расих Галимҗанов котлау сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та Хәйдәр агага ихтирамын белдерде. Авылдашлары бик матур концерт куйды. Хәйдәр ага үзе дә гармунын сузмый түзеп кала алмад

Яшьләрне дә уздырганнар 04.01.2021 Яшьләрне дә уздырганнар
Ишнарат - 20 хуҗалыклы авыл. Яшьләр шәһәргә киткән. Өлкәннәр калган. Клуҗы да юк. Әмма бәйрәм һәркем өчен бәйрәм. Өлкәннәр җыелышып чыршы бизәгәннәр, аның янында күңел ачу чарасы оештырганнар. Рәхәтләнеп уйнап, биеп бәйрәм иткәннәр.

Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк 03.01.2021 Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк
Арчадан 60 яшьләр тирәсендәге бер ханым (ул исемен әйтергә теләмәде, фотога дв төшмәде) хәйриячелек белән шөгыльләнүче Руслан Әһлиевка шалтырата.
- Минем 13 мең сум акчам бар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәсем килә, - ди ул.
Тик бер шарт белән: бүләкне үзе ала һәм тапшырганда үзе дә шунда булырга тели.
Яңа ел алдыннан Руслан Әһлиев, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина әлеге ханым белән юлга чыгалар. Аларга мин дә кушылдым. Әлеге ханым белән танышасы килде. 

Урта Сәрдәдә Яңа ел могҗизалары 02.01.2021 Урта Сәрдәдә Яңа ел могҗизалары

Безгә яңа ел могҗизалары турында Урта Сәрдә китапханәсе мөдире Әнисә Ишморатова сөйләде.

- "Яңа ел тәрәзәсе"  Бөтенроссия акциясенә Урта Сәрдә авылыннан Фәттахов Рамил гаиләсе кушылды, -- дип сөйләде Әнисә ханым. -- Тырыш һәм иҗади гаилә ел саен яңа ел традицияләренә тугры калып,  урамда өй каршыларына чыршы бизәп һәм тау ясап тирә - юньдәге кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итәләр.."Быел кар әз булу сәбәпле тау ясамадык. Шулай да  бәйрәм рухы кертергә тырыштык - ди Нурфия ханым.Дөрестән дә, кызлары Айсылу ясаган тәрәзәдәге сүрәтләрне рәссам килеп ясаган диярсең,  әллә кайдан үзенә җәлеп итә.


Арчада Яңа ел кичәсе 31.12.2020 Арчада Яңа ел кичәсе

Әле өлгерәсез!

Арчада бәйрәм итәргә дим. Дәртле музыкалары ни тора! Үзешчәннәр, афәрин, җырлап, сөйләп, биетеп торалар. Радик Хәйретдинов, Расих Галимҗанов, Шәүкәт Вәлишев... Рәхмәт үзешчән җырчыларга! Исән-сау булсыннар. Исән-сау булыйк.Яңа ел белән!

Район алдынгылары бүләкләнде 30.12.2020 Район алдынгылары бүләкләнде
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улына, “Заря” агрофирмасы” ширкәте директоры Закирҗанов Рәдиф Мөбарәкҗан улына, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчы-машинисты Шәймуллин Марсель Шәрифулла улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Якташыбыз олы дәүләт бүләгенә лаек булды 28.12.2020 Якташыбыз олы дәүләт бүләгенә лаек булды

Якташыбыз һәи хезмәттәшебез, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-пресс" полиграфия нәшрият комплексы җитәкчесе Әнәс Тәлгать улы Әскәров "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Чәчемне вакытсыз агарттыгыз... 27.12.2020 Чәчемне вакытсыз агарттыгыз...
Арча район газетасында, аннан соң “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән, Балтач район газетасы мөхәррире булган Әхәт Фазылҗанов кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде.

Газеталар гадәттә төнлә басыла иде. “Социалистик Татарстан” газетасында практика үткәндә аны төнге дежурга билгелиләр. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле журналист белән. Ә ул газета басылганны көтеп тормый, ята да йоклый. Егет өчен әле бар да яңа, ул бу хезмәттә чарланмаган, кушылганны төгәл үти. Газетаның яңа басыла башлаган санын игътибар белән укый һәм ниндидер хата таба.

Ул миңа ышанмады... 26.12.2020 Ул миңа ышанмады...

Бимәр бер очы урманга терәлеп торган зур авыл булган. Урманы да нинди әле! Тайга урманнары нәкъ менә шуннан башлана. Руслар аны, “глухой лес” диләр. Утызар-кырыгар метрлы чыршылар арасыннан барганда күпме кычкырсаң да тавышың үзеңнән ары китми. Кыш көне дә катмый торган сазлыклы урыннары да бар анда. Анда торналар оя кора.

Бимәр – рус авылы. Узган гасырның җитмешенче елларында шактый йортлар бар иде әле анда. Сугыш еллары бик какшаткан авылны. Ирләре сугыштан кайтмаган тол хатын-кызлар үз көчләрендә вакытта нигезләрен бетермәскә тырыштылар. Тик яшьләр калмый иде инде авылда, анда аларга эш тә юк, олы юлдан ерак булмаса да, яз-көз, кышларын юл да юк. Кышкы айларда үлеп киткән әбиләрне Казанка авылында яшәүче Миңһаҗ абый зиратка кар чанасына салып илтә иде.

100 яшьлек сугыш ветеранына эшмәкәр бүләк ясады 26.12.2020 100 яшьлек сугыш ветеранына эшмәкәр бүләк ясады

Татар Төгәлбәе авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз ага Хисмәтовка эшмәкәр Гөлнур Сафина Яңа елга бүләк ясады.

Ветеранның өй каршындагы бакчасын тотып алу өчен ул металл рәшәткәлек һәм башка кирәкле әйберләрне китерткән. Бабайның туганнары яңа рәшәткәне язын корырга дип торалар. Бу эштә Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты да ярдәм итәргә әзер.

Нургазиз ага- республикабыз яшьтәше, быел июль аенда аңа 100 яшь тулды. Ветеран улы Рәшит һәм кызы Нурания тәрбиясендә яши.

2020 елда районда булган төп һәм әһәмиятле вакыйгалар 25.12.2020 2020 елда районда булган төп һәм әһәмиятле вакыйгалар
Моннан тыш та районда бик күп истәлекле вакыйгалар булды. Боларын иң әһәмиятлеләре дип таптык.

22 декабрьдә районда өч яңа ферма ачылды. 24.12.2020 22 декабрьдә районда өч яңа ферма ачылды.

Соңгы вакытта ел тәмамланганда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән җыелып сөйләшү матур традициягә әверелде.

Быел җыелышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, район башлыгы Илшат Нуриев, республика крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның катнашуы аны тагын да дәрәҗәлерәк итте.

Район башлыгы Илшат Нуриев районда 70 крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлы гына эшләвен билгеләп үтте.


Бүген Арчаның Большая урамында чыршы бәйрәменә килегез 23.12.2020 Бүген Арчаның Большая урамында чыршы бәйрәменә килегез
Арчада Чыршы бәйрәмнәре башланып китте. Беренчесе Көнбатыш (Западная) урамы чыршысы янында.
Кыш бабай һәм Кар кызына кечкенәләребез шигырь һәм җырлар әзерләп куйган икән инде. Әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп биеделәр дә, җырларга кушылып җырладылар. Кыш бабай тәмле күчтәнәчләрен таратты...
Яңа елның урам Чыршылары концерты бик матур ачылып китте. Алар  дәвам итә. Бүген, 23 декабрьдә Большая урамы, 70/4 адресы буенча урнашкан чыршы янында көтәбез. Башлана 18.30.да...

Бүләкләнүчеләрт арасында Халидә Габидуллина да бар 22.12.2020 Бүләкләнүчеләрт арасында Халидә Габидуллина да бар
ТАТМЕДИА бинасынада «Казан утлары» журналы «Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
Бүләкләнүчеләр арасындаМөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина да бар.

Арча КВН командасы 3нче этапка үтте 21.12.2020 Арча КВН командасы 3нче этапка үтте
Кариев Театрында Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының 1/8 уеннары узды. Уенда Зур фестивальдән икенче этапка үткән 14 команда катнашты. Арча районы командасы уңышлы чыгыш ясап, 3 этапка үтте!

Арча батырларын барлый 21.12.2020 Арча батырларын барлый
Бүген район мәдәният йортында “Арча батырларын барлый – 2020” дигән бәйрәм булды. Район башлыгы Илшат Нуриев республикада һәм районда җиңүче булган комбайчыларны, җитәкчеләрне бәйрәм белән котлады, бу елгы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде. Безнең районның 20 комбайнчысы республика конкурсында җиңүче булган иде. Һәр хуҗалыкның иң яхшы комбайнчылары районда җиңү яулады. Аларның барысына да акчалата бүләк тапшырылды. Районның сәнгать осталары бик матур концерт куйдылар.

Сабада үткән көрәш нәтиҗәләре 20.12.2020 Сабада үткән көрәш нәтиҗәләре

Сабада 2004-2006 елгы һәм 2007-2008 елгы малайлар көрәште. Республиканың тугыз районыннан көчле көрәшчеләр бил алышты. Арча, Саба, Азнакай, Биектау, Мамадыш, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Балтач районнары көрәшчеләре очрашты.

Арчаның җыелма командасы яхшы көрәште, диделәр.

Арчада кышкы уеннар бара 19.12.2020 Арчада кышкы уеннар бара
Кыш җитүне барлык нәниләр, яшүсмерләр, олылар түземсезлек белән көтә. Чиста ап-ак кар балалар күңел ачу чаралрына зур төрлелек кертә .Арчаның «Өмет чаткысы "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гыйнвар аенда" Кышкы уеннар» урамда спорт чарасы уздырдылар. Ярышларда ике команда катнашты: «Җитезлэр» командасы һәм «Зирәкләр »командасы. Күп эстафеталар уздырылды, аларда балалар көч, җитезлек кенә түгел, ә команда да уйный белүләрен дә күрсәттеләр, бу бик мөһим. Чараның төп геройлары ,  Кар бабай Һәм Шайтан  бәйрәм атмосферасын тудырдылар. Бәйрәм флешмоб  белэн тәмамлады . Белгечлэр  Галиева Ләйсән  һәм  Сәлихҗанова Гөлнара  сүзләренә  караганда мондый чаралар коллективны берләштерүгә һәм алга таба да спорт белән шөгыльләнергә теләк тудыруга ярдәм итә.

Ел тәмамлана, йомгак ясар вакыт 18.12.2020 Ел тәмамлана, йомгак ясар вакыт
15–16 декабрь көннәре районда авыл хуҗалыгы тармагы өчен төрле вакыйгаларга бай булды.

15 декабрьдә “Яңарыш” хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, әлеге берлектә әгъза булып торган хуҗалыклар, предприятиеләр вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.

Арчада киләсе елда яңа хоккей класслары ачылачак 17.12.2020 Арчада киләсе елда яңа хоккей класслары ачылачак
Малайлар өчен иң үтемле тәрбияви чара спорт дип саныйлар. Кайбер атаклы хоккейчылар, футболчылар да “мине урам җинаятеннән хоккей, футбол коткарып калды”, дип сөйлиләр. Әлбәттә, хоккей кыйммәтле спорт төре. Киемнәре арзан түгел. Казаннан хоккейчылар федерациясеннән киләләр, аз керемле гаилә балаларына хоккей киемнәре бүләк итәчәкләр, дигән хәбәр күңелгә бик хуш килде... “Әйдә, хоккейга!” дигән социаль проект турында сүз бара иде.

Арчадан 6 яшьлек Ибраһим җиңү яулаган 16.12.2020 Арчадан 6 яшьлек Ибраһим җиңү яулаган

Арча укучылар сараенда Ибраһим Фәттиевка көмеш медаль һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Ибраһимга нибары 6 яшь. 5 яше тулар-тулмас менталь арифметика белән шөгыльләнә башлаган. Быел Халыкара онлайн олимпиадада үзен сынап карарга булган һәм төрле илләр, шәһәрләрдән килгән 186 кеше арасында икенче урынны яулап, көмеш медальгә ия булган.

Сөт җитештерүчеләр киңәште 16.12.2020 Сөт җитештерүчеләр киңәште
15 декабрьдә Арча районының “Яңарыш” хуҗалыгында “Татарстан сөт җитештерүчеләре берлеге” әгъзалары катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, берлекнең генераль директоры Денис Пирогов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Гармунчыга сүз әйтмәгез... 15.12.2020 Гармунчыга сүз әйтмәгез...
Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Мирас" гармунчылар ансамбле "Этномириада" Халыкара бәйге-фестивалендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Гайфуллина Зәгидә Мингали кызы.

Музей дәресләре үтте 14.12.2020 Музей дәресләре үтте
Республикабыз балаларын һәм өлкән кешеләрен Татарстан Республикасының бай мәдәни мирасы белән таныштыру максатыннан "Татарстан Республикасы Дәүләт рәсем сәнгате музее" 1 октябрьдән республикабыз шәһәр һәм районнарында күчмә агарту чаралары уздыра башлады. Әлеге күчмә агарту чаралары программасында лекцияләр, музей дәресләре, экскурсияләр, музей фондында булган әсәрләрдән виртуаль һәм күчмә күргәзмәләр, шулай ук замана рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. Әлеге проект кысаларында 11 декабрьдә музейның агарту бүлеге мөдире Новикова Элеонора Юрьевна һәм өлкән фәнни хезмәткәр Фасиев Дамир Сабир улы Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен музей дәресләре үткәрде.

Җиңү яулаган яшь язучыларны бүләкләделәр 13.12.2020 Җиңү яулаган яшь язучыларны бүләкләделәр
10 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелеп килүче “Иделем акчарлагы – 2020” яшь язучылар бәйгесендә  җиңү яулаган кызлар белән очрашу узды. Яшьләр белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөхәммәтшина Алинә Таһир кызы, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары: Марсель Шәрәпов, Ясминә Бакиева, Марат Гайнуллин, Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев катнашты. Түгәрәк өстәл артында үзган әлеге чарада кызларның фикер-теләкләре, конкурстан алган тәэсирләре,  киләчәк планнары, иҗат юлының үсеше белән таныштылар. Районда сәләтле яшь язучылар үсеп килүе  белән горурланып, аларга ярдәм кулы сузарга әзер булуларын, китапханәдә даими очрашулар оештырып, яшьләрнең иҗатларын үстерергә  сүз куештылар.

Әтисе аны ишетсә икән... 12.12.2020 Әтисе аны ишетсә икән...
Сүзне нидән башларга белмим. Шундый эчтәлекле, җылы, уйландыра торган очрашу булды. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев туган көне уңаеннан оештырылган кичә иде ул. Исән булса, 91 яшь тулган булыр иде. Казаннан кызы Гәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нурив та кайткан иде. Очрашуда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.

– Әтинең туган көне төгәл язылмаган булган, – дип сөйләде кызы Гәүһәр ханым. – Ничек инде авыл мулласы Сөнгатулла хәзрәт үз улын вакытында теркәмәгән, дип аптырарлык. Әмма ул вакытта авыр еллар булган шул.

"Арча кызлары шундый инде ул!" 12.12.2020 "Арча кызлары шундый инде ул!"
Мөндештә яшәүче Зөһрә Сәлахова гранд отты һәм аңа аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Бу Зөһрәнең беренче җиңүе генә түгел. Үз эшен башлап җибәргән яшь ханым өчен 2020 ел уңышлы булган. Ул шушы арада гына өченче грантын откан. Соңгысы Президент кулыннан алынуы белән аеруча истәлекле.

Корайван авылы мәчетенә ай куелды 11.12.2020 Корайван авылы мәчетенә ай куелды

Бүген Корайван авылында дулкынландыргыч, тарихи вакыйга булды: яңа мәчеткә ай куелды.

Тантанада район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, авыл халкы, кунаклар катнашты.

Тәкъбир әйтеп манарага ай урнаштырылгач Әмир хәзрәт дога укыды, вәгазь сөйләде.

Әмир хәзрәт Җәлил хәзрәтнең: “Оясы булса сыерчыклары килер”, – дигән сүзләрен китерде. “Мәчет булгач анда йөрүчеләр булыр!” – диде ул.

Арчада язучы М.Мәһдиевны искә алдылар 10.12.2020 Арчада язучы М.Мәһдиевны искә алдылар
Казаннан кызы Гәүһәр ханым һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев кайтты. М.Мәһдиев исән булса, 91 яшь тулган булыр иде.

- Әти миңа татар телен, туган авылын калдырды, - дип сөйләде Гәүһәр ханым.- Шулар мине рухландыра.

Арча педучищесын тәмамлагач, Мөхәммәт Мәхдиев Казанбаш мәктәбендә эшли. Очрашуга Казанбаш мәктәбеннән дә килгән иделәр. Мәктәп укучылары сәхнә күренеше дә уйнап күрсәттеләр. Кичә "Без 41 ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәне музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды.

Арча педагогика

"Нур" телестудиясе татарча фильм төшерде 09.12.2020 "Нур" телестудиясе татарча фильм төшерде

Ноябрь ахырында сайтыбызда һәм газета битләрендә районыбызның "Нур" телестудиясенә йөрүче укучылар "Милли мультfest" кинофестивалендә катнашулары турында язган идек. (Әлеге сылтама буенча кереп укый аласыз http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/film-tshersegez-kils )

Фестивальгә төшергән фильм әзер һәм "Нур"лылар эшләрен бәйгегә җибәрә.

Без Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипова белән очрашып сөйләштек. Ул башкарган хезмәте белән уртаклашты.

Балалар елмаюы күңелне эретә 08.12.2020 Балалар елмаюы күңелне эретә

Декабрь башында, гадәттәгечә, Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

Ел саен безнең Арча район балалар китапханәсе “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә. Әлбәттә инде, әкият геройлары әлеге үзәкнең көтеп алган кунаклары дип санала.

Арчада Олимпия чемпионнары 07.12.2020 Арчада Олимпия чемпионнары
Арча районы спортчылары һәм тренерлар Россиянең олимпия чемпионнары белән очрашты.

Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Соңыннан бергәләп фотоларга төштеләр, безнекеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

- Зур тырышлык Җиңү белән тәмамлана, -- дип киңәш итте чемпионнар.

Якутиядән килеп төшкән хат Орнашбаш халкын шаккатырган! 06.12.2020 Якутиядән килеп төшкән хат Орнашбаш халкын шаккатырган!

3 декабрьдә илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Күп гаиләләргә кагыла торган көн бу, чөнки, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, миллионлаган солдатларның соңгы язмышы әле һаман да ачыкланмаган килеш кала.

Хәбәрсез югалган солдат кем соң ул? Хезмәт иткән урынына сугыштан яки заданиедән кире әйләнеп кайтмаган, туганнарында аның турында бернинди мәгълүмат булмаган сугышчыны билгеле бер вакыттан соң хәбәрсез югалган дип таныганнар. Кыскасы, солдат билгесез сәбәп белән хезмәт урынында юк. Эзләүгә, көтеп торуга 15 көн вакыт бирелгән. Шуннан соң кешене хәбәрсез югалган дип игълан иткәннәр. Гаиләсенә хәбәрсез югалды дигән хат җибәрелгән.

Ике күзе дә күрмәгән Илгизәр Хөсәенов үзе баянда уйнап “Язгы гөлем”не башкарды 05.12.2020 Ике күзе дә күрмәгән Илгизәр Хөсәенов үзе баянда уйнап “Язгы гөлем”не башкарды
1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге бара. Бу көннәрдә районда үткәрелгән чаралар – очрашулар, концертлар, әңгәмәләр – алар өчен

Ункөнлек традиция буенча район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр тарафыннан оештырылган концерт белән башланып китте. Ул онлайн-форматта үтте. Теләге булган һәр кеше “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, тәрбияләнгән балалар, өлкәннәр чыгышын карый алды.

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. 05.12.2020 Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Узган шимбәдә килдек без Мөрәлегә. Күп булып, Татарстан Язучылар берлегеннән, районнан вәкилләр бар иде. Авылдашлары, туганнары белән бергәләп Хәнәфи Бәдыйковны соңгы юлга озаттык. Туып-үскән, Казанда яшәгәндә дә сукмакны өзмәгән туган йорты каршында мәрхүм белән хушлашу булды. Район мөхтәсибе дога укыды, район башлыгы Илшат Нуриев, республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хушлашу сүзләре әйттеләр.

Сагынып искә алабыз 04.12.2020 Сагынып искә алабыз
Декабрь ае кышны башлап җибәрүе белән бер истәлекле булса, безнең өчен ул тагын да матур вакыйгалары белән истә кала торган ай. Соңгы елларда шушы айда мәктәбебездә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, авылдашыбыз М. Мәһдиевнен туган көне уңаеннан “Мөхәммәт Мәһдиев укулары” уткәрелү матур традициягә әйләнгән иде. Тик быел бу укуларны үткәрү мөмкин булмады. Шулай да, 2 нче декабрьдә, яраткан язучыбызның туган көнендә, без, 8 – 9 нчы сыйныф укучылары мәктәбебездә музей  мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы белән очраштык. Ул безне М.Мәһдиевнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, музей тарихы белән таныштырды, әсәрләреннән кызыклы өзекләр, элекке елларда яшәгән авылдашларыбыз турында истәлекләр сөйләде. Ә андый истәлекләр безнең гаилә өчен аеруча якын. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки язучы минем дәү әтимнең сыйныфташы, аның белән бик якын дуслар да булганнар!

Батырлыклары үлемсез 03.12.2020 Батырлыклары үлемсез

Бүген – Билгесез солдат көне. Арча шәһәрендә Җиңү паркында шушы көнгә багышлап митинг үткәрелде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов чыгыш ясадылар. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт,  Лин атакай сугышта һәлак булганнар рухына дога укыдылар.

Район китапханәләрендә, клубларда әлеге көнгә  багышлап  төрле чаралар үткәрелде. Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе укытучысы Эльвира Ибраһимова өлкән сыйныфлар укучылары белән ачык дәрес үткәрде.

Бүген, 2 нче декабрь көнне, Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2020 Бүген, 2 нче декабрь көнне, Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

Бәхетле  студентлар 01.12.2020 Бәхетле студентлар
Әлифба  авторлары  Сәләй  Вагыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитованың  укучыларын  чыннан  да  бәхетле  студентлар  дип  атап  булыр  иде.  Нинди  зур  хөрмәт  белән,  яратып,  якын  итеп,  аларның  хезмәтенә  сокланып  сөйлиләр  бит  шәкертләре.  1964  елда  Арча  педагогия  училищесын  тәмамлаган  Әнисә  Габдрахманова (Кормашева)  тагын  менә  нәрсәләр  сөйләде.

100 ел элек булган котлау 01.12.2020 100 ел элек булган котлау
Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан тарих битләрен барлыйбыз. 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия  Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы” Декреты имзалана. Бер гасыр дәвамында ТАССРда булган вакыйгаларны без тарихи документлардан өйрәнеп,  әдәби әсәрләрдән укып, фильмнар карап күз алдына китерәбез.

Максат бер – туган илгә хезмәт итү 29.11.2020 Максат бер – туган илгә хезмәт итү

Яңа Кенәр мәктәбендә “Патриотик тәрбия: Россиянең киләчәге буларак рухи һәм әхлакый традицияләрне саклау” фильмын тәкъдир итү булды

Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, Арча ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев, аның урынбасары Ринат Хәкимов, мәктәп директоры Әгъзам Гайфуллин, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Гөберчәк авылында каз өмәсе узды 28.11.2020 Гөберчәк авылында каз өмәсе узды
Шул уңайдан Шәфигулла Гарипов бер матур шигырь иҗат итте.

Аны сезгә дә тәкъдим итәбез:

"Керфегеңә тамармын мин..." китабы тәкъдир ителде 27.11.2020 "Керфегеңә тамармын мин..." китабы тәкъдир ителде

Бүген, 27 ноябрь көнне, Гөлсинә Зәкиеваның китабын тәкъдир итү кичәсе булды

"Арча хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе, хикәяләр һәм пьесалар авторы Гөлсинә Зәкиеваның "Керфегеңә тамармын мин..." дип аталган китабын тәкъдир итү чарасы узды. Чарада хөрмәтле кунаклар, Гөлсинә ханымның хезмәттәшләре, дуслары катнашты. Авторның тормыш юлын сөйләп башланып киткән бу җылы кичә ихлас котлаулар, спектакльдән өзекләр, җыр-моң, рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. 

Якташыбызның туган көне 26.11.2020 Якташыбызның туган көне

Без Сезнең белән чиксез горурланабыз.

Язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире  Галиуллин Рөстәм Госман улына бүген, 26 ноябрьдә, 33 яшь.

Якташыбызның Наласа мәктәбендә укыган елларда язган мәкаләләре, шаян хикәяләре, студент елларының иҗат әсәрләре басылган газета-журналлар, беренче китаплары булган “Гипнозчы малай”, “Юлларда җил ак иде”, рус телендә язылган “Одиночество” китаплары, язучы һәм тарихчы, педагог Таҗеддин Ялчыгол турында “Васыять” дип исемләнгән тарихи романы, Тәүфикъ Әйдинең барлык әсәрләре тупланган дүрт томлыгы, русчадан татарчага тәрҗемә иткән Василий Аксёнов, Анатолий Егин, Рауль Мирхәйдәров, Рөстәм Вәлиев һәм Айдар Сәхибзадәнең әсәрләре, яшь авторның истәлекле бүләкләре буларак “Казан арты” тарих-этногрфия музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана.

Яңа Кенәр мәктәбен зур җиңүләре белән котлыйбыз! 25.11.2020 Яңа Кенәр мәктәбен зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнде.

Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип ачыкланган белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде 24.11.2020 Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде

22 ноябрь көнне Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде

Анда Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан иң яхшы шахматчылар катнашты. Ярышлар 16 яшькә кадәргеләр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үтте.

Укучылар арасында барлык приз-лы урыннарны Кукмарадан килгән яшь шахмат осталары яулады. Ә менә 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урында Арчадан Марсель Хәлилов, икенче урында шулай ук Арчаның оста шахматчысы Ленар Вахитов. Өченче урында Кукмарадан Артур Евдокимов.

Эшмәкәрләр җыелды 23.11.2020 Эшмәкәрләр җыелды

Бүген район хакимияте утырышлар залында эшмәкәрләрнең җыелышы булды.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов алып барды.

Башта буш биналарны арендага бирү яки рәсмиләштереп хосусыйлаштыру турында сөйләшенде. Яңа Кенәрдәге өлкәннәрнең тернәкләндерү үзәге бинасы да өлешчә арендага биреләчәк.

Арча командасы җиңде! 22.11.2020 Арча командасы җиңде!
Арча Боз сараенда 2010 елгы малайлар өченче көннәрен хоккей уйнадылар.

Бүген 1нче урынга Арчаның "Ракета" командасы белән Казанның  "Динамо" командасы уйнады. 4:1 белән арчалар җиңде. Тренерлары - Евгений Тимощук. Казан егете. Команданы шәп тота! Афәрин арчалар!

Хәй Хисмәтуллин – шәхес, галим, замана... 18.11.2020 Хәй Хисмәтуллин – шәхес, галим, замана...
Районыбызның үткәнен, хәзергесен барлаганда халкыбызның никадәр зирәк, тырыш икәненә тагын бер кат ышанасың. Дөрестән дә, безнең якның кыю, эшчән халкы, күренекле шәхесләре халкыбыз тарихында онытылмас эз калдырып яшиләр. Талантлы фән, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре – Арчабызның горурлыгы. Районыбызда күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләребез бар. Шулар арасында  Хәй Хисмәтулин да аерым бер мөһим урын алып тора.Филология фәннәре кандидаты, текстолог, педагог, күренекле әдәбиятчы, тел, әдәбият галиме, дәреслекләр төзүче, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасе, тәнкыйтьче  Хәй Хисмәтуллин белән без чын күңелдән горурланабыз. Искә алу кичәсендә оныгы, Россия фәннәр академиясенең “Казан фәнни үзәге” лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Наилә Габделхәй кызы, туганнары Сабирова Рәмзия Кирам кызы, Мәрьям ханым, Ашытбаш авылыннан туганнары Шәвәлиева Рәмзия Азат кызы, озак еллар Ашытбаш мәктәбендә укыткан Мөхәммәт абыйның улы Алмаз һәм кызы Фадия, Ашытбаш мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы, Кысна авылыннан укытучы Файзрахманова Ләлә Сабирҗан кызы, Ашытбаш мәктәбеннән татар теле укытучысы Аухадиева Миләүшә Рәшит кызы, районыбызның татар теле укытучылары, студентлар катнашты.

Заман шуны таләп итә 17.11.2020 Заман шуны таләп итә
17 ноябрьдә Арча районының “Северный” ширкәте базасында терлекчелектә цифрлы технологияләр кертүгә багышланган зона семинары булды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз  Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Арчада "Татар кызы" бәйгесенең зона ярышы үтте 16.11.2020 Арчада "Татар кызы" бәйгесенең зона ярышы үтте
Арчада республикакүләм "Татар кызы" бәйгесенең зона туры үтте. Арча районыннан беренче балалар бакчасында эшләүче Айгөл Рәхмәтуллина катнашты. Зона ярышында Яшел Үзәннән килгән Инзилә Сәмитова җиңү яулады.  

Хезмәтеңне күрсәләр рәхәт 15.11.2020 Хезмәтеңне күрсәләр рәхәт
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Булат Кадыров район башлыгының Мактау грамотасына, Сеҗе авыл җирлеге сәркатибе Линиза Абзалова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Концертлар белән килсеннәр иде 14.11.2020 Концертлар белән килсеннәр иде

Бу көннәрдә Мөндеш авылы халкы өчен зур бәйрәм булды – мәдәният йорты, китапханә, почтаны үз эченә алган күпфункцияле үзәк ачылды.

Мөндеш райондагы үз урынында нык торган авылларның берсе. Элек-электән ул үзенең тырыш халкы, һөнәрчеләре белән дан тоткан. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Хәзер дә биредә булган, уңган халык яшәвен авыл урамына керү белән берсеннән-берсе яхшы йортларны күргәч  үк аңларга була.

Тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе 13.11.2020 Тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе
Арча балалар сәнгать мәктәбе “Талантлар университеты”  сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Күптән түгел Лесхоз мәктәбе базасында эшләп килүче филиалның рәсем бүлеге укучылары - Кочурова Василиса, Хасанова Самира, Закирова Райля (җитәкчеләре Кочурова З.Г.) “Байтик” Сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында үткән “Иҗат этнографиясе” декоратив-гамәли сәнгать буенча профильле белем бирү сменасында булып кайттылар.

Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу 12.11.2020 Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу
Район үзәк китапханәсендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булды.

Сабада яшәп иҗат итүче журналист--язучы Гөлсинә ханым 1957 елның 27 нояберендә туган. Сөбханалла, кызлар шикелле әле ул! Үзе турында, иҗаты турында рәхәтләнеп сөйләде. Әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. "4 сыйныфтан язам, -- дип сөйләде ул. -- Чынлап торып пенсиягә чыккач яза башладым. Геройларым тормыштан алынган. Уйдырма вакыйгалар турында язмыйм".

Бирелмичә калган исем 11.11.2020 Бирелмичә калган исем
Бөек Ватан сугышына үзе эшләгән трактор белән фронтка киткән авылдашыбыз Галимҗан ага Закировның тормыш юлы бик тә үзенчәлекле. Аның әти-әнисе тырыш кешеләр булган, малларны күп асраганнар, атлар үрчеткәннәр, үзләренең кибетләре булып, сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Акыллы, тырыш булулары өстенә чисталык, пөхтәлекне яраткан нәсел кешеләре авылда башка гаиләләрдән аерылып торган. Закирның хатыны Минсафа – халык медицинасының бар үзенчәлекләрен үзләштереп, тирә-якта дәвалаучы буларак дан тоткан кеше.

Тел галиме Хәй Хисмәтуллинны искә алу (8.11.1895 – 29.11.1977) 10.11.2020 Тел галиме Хәй Хисмәтуллинны искә алу (8.11.1895 – 29.11.1977)
8 ноябрьдә әдәбиятчы, тел галиме Габделхәй ага Хисмәтуллинның тууына  125 ел. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз, чөнки Хәй абый дөньякүләм танылачак шагыйрь Габдулла Тукайның ялкынлы чыгышларын тыңлаган, кайбер кичләрдә авыру Фатих Әмирхан янында утырып әңгәмә корган, Мәҗит Гафури белән бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчкән, Галимҗан Ибраһимовны күреп-белгән һәм фатихасын алган, ярсу йөрәкле Гадел Кутуй белән бергә эшләгән һәм тагын бик күп күренекле шәхесләр белән аралашкан якташыбыз. Габделхай ага гаять тыйнак, югары культуралы, сизгер кеше булган. Ул үзе белән бергә эшләгән коллективның һәр уңышына чын күңелдән сөенә белгән, аның кечкенә генә кимчелекләренә дә көенгән һәм борчылган.

Мөндештә тагын яңалык 09.11.2020 Мөндештә тагын яңалык
Мөндештә балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар иде. Тагын бер яңалык - күпфункцияле үзәк ачылды. Биредә клуб, китапханә, почта бергә булачак. Бинаны ачу тантанасында Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты. Соңыннан концерт булды. Анда Мөндеш авылы, күрше-тирә авыллардан, Арчадан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады.

Арчада этнографик диктант яздылар 05.11.2020 Арчада этнографик диктант яздылар
Район үзәк китапханәсендә этнографик диктант яздылар. Эчтәлеге белән кызыклы диктант. Башта район китапханәләр системасы җитәкчесе Эльвира Вафина диктантның максаты турында әйтеп үтте. Россиядә яшәгән төрле халыкларның үткәнен, йолаларын белү файдага гына. Мәсәлән, күрше Мари Иленең җәй хөрмәтенә үткәрелүче нинди бәйрәме бар? Сораулар кызыклы иде. Шунда ук аста өч төрле җавабы да бар. Шуның берсен сайлап аласың.

Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) туган көне! 04.11.2020 Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) туган көне — 50 яшьлек юбилее! 
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә! 



Новости 1301 - 1400 из 3509
Страницы: