Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Күренекле шәхесләр – безнең якташларыбыз
Якташыбыз күренекле әдәбиятчы, галим, тәнкыйтьче һәм педагог Габделхәй Хисмәтулла улы Хисмәтуллинның тууына быел — 120 ел. Әлеге датаны Ашытбаш урта гомум белем бирү мәктәбендә зурлап билгеләп үтеләр.
Чарага Габделхәй аганың оныгы Хисмәтуллина Найлә Гаптельхәй кызы һәм аларның туганнары Рәмзия ханым кайткан иде. Шулай ук очрашуда “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы , “Безнең мирас”журналы мөхәррире, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы катнашты.
Очрашу кичәсе бик эчтәлекле, матур, җылы узды. Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган Габделхәй ага Хисмәтуллинның иҗаты белән чиксез горурланабыз . Ерак араларны якын итеп очрашуга кайткан өчен кунакларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Хәй Хисмәтуллин (Габделхәй Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) 1895 елның 8 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Арча районы Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, 1908—1915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә.
Октябрь революциясе җиңгәннән соң, X. Хисмәтуллиңның халык мәгарифе, культура-агарту өлкәсендәге күп тармаклы эшчәнлеге башлана. 1918 елда Казанда икенче баскыч (урта) мәктәпләргә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул Арча төбәге авылларында совет мәктәпләре ачу, көтепханәләр, ликбез (укый-яза белмәүне бетерү) пунктлары оештыру буенча волость мәгариф инструкторы булып эшли, Арча кантоны укытучылары профсоюзына җитәкчелек итә.
1925 елның язында X. Хисмәтуллинны Казанга күчерәләр. Ул башта Татар балалар шәһәрчегендә укыту-тәрбия бүлеге мөдире, шәһәрнең Арча кыры районында мәгариф эшчеләре профсоюзы комитеты председателе, аннары Татар телен гамәлгә кертү (РТЯ) курсларында һәм шәһәрнең 18 номерлы татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1926 елда Бөтенсоюз мәгариф эшчеләре съездында Татарстаннан делегат булып катнаша. Бу елларда аның көндәлек матбугатта һәм аерым китаплар рәвешендә халык мәгарифенең төрле актуаль мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләре һәм методик хезмәтләре-кулланмалары басылып чыга.
1929—1938 еллар арасында X. Хисмәтуллин Татар рабфагында укыта. Ул үзе дә белемен күтәрү өстендә эшли: 1929—1933 елларда Казан Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә укый. Тәҗрибәле педагогның әдәбият дөньясына кереп китүе дә әнә шул чордан башлана. Ул Закир Һади, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури турындагы беренче фәнни-тикшеренү хезмәтләрен яза.
Сугыш алды һәм сугыш елларында X. Хисмәтуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында фәнни хезмәткәр, Татарстан дәүләт музеенда әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. 1944 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1965) ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1949 елда X. Хисмәтуллин татар драматургиясе классигы Г. Камал иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Хәй Хисмәтуллинны әдәбият дөньясында иң таныткан өлкә — аның әдәбият тарихын, язучыларның иҗатын өйрәнү юлындагы нәтиҗәле эшчәнлеге. Әдә-биятчы-галим буларак, ул Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык күрсәтә. 1950—1960 елларда ул Каюм На-сыйриның, Ф. Әмирханның, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбайның сайланма әсәрләрен басмага әзерләүгә якыннан катнаша, алар турында бай фактик материалга нигезләнгән мәкаләләр, «Фатих Әмирхан», «Шиһап Мәрҗани», «Галиәсгар Камал», «Фатих Кәрими» кебек монографик хезмәтләрен иҗат итә. Галимнең әдәбият тарихын өйрәнүгә караган аерым хезмәтләре шулай ук «Борынгы татар әдәбияты» (1963), «XX гасыр башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы (очерклар)» (1960) кебек китапларда да урын алган. Хәй Хисмәтуллин 1977 елның декабрендә вафат булды. Ул 1957 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.
Чыганак: https://edu.tatar.ru/arsk/ashitbash/sch/read-news/911091