События

«Җидегән чишмә» тагын Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады 20.11.2015

«Җидегән чишмә» тагын Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады

Үзешчән халык театр коллективларының «Идел- Йорт» төбәкара фестивале ахырына якынлаша. Башта 116 коллектив арасыннан 45 , аннан 17 иң яхшысын сайлап алганнар иде. Шушы көннәрдә Дербышки бистәсендәге Саид Галиев һәм Казандагы Ленин исемендәге Мәдәният сарайларында финал чыгышлары бара. 18нче ноябрь көнне шул 17 коллектив арасына кергән «Җидегән чишмә» Арча халык театры (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) чыгыш ясады. 

Зал тулы иде. «Моңа кадәр фестиваль кысаларында үткән спектакльләргә халык җыелган юк иде. Бүген үзебез дә аптырадык»,-диде Мәдәният сарае җитәкчесе урынбасары Рафис Фазылҗан. Димәк, арчалылар Казан тамашачысы алдында дан казанырга өлгергән.

Спектакльне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Казан яшьләр тамашачысы театрының куючы рәссамы Сәйдәш Мөхәммәтшин, режиссер, сәнгать белеме докторы Гали Арсланов, Россия һәм Татарстанның театр әһелләре союзы әгъзасы Камил Саттаров карады. Жюри әгъзалары арчалылар чыгышына югары бәя бирде. Аңлашыла, ел да бер коллективка грант бирмәсләр. Әмма яулаган дәрәҗәдән төшмичә, бик яхшы итеп чыгыш ясау үзешчән артистлар өчен үзе зур уңыш.

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение