События

Кадерләрен белегез 21.11.2015

Кадерләрен белегез

Сикертәндә әле күптән түгел генә ачылган мәдәни үзәк директорсыз калган.

— Кеше табып булмый, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина.

— Элеккесе матур гына эшләп йөри иде түгелме соң?

— Ул балаларны, яшьләрне утыз бию төренә өйрәтте, Сикертән халык театры исеме алды. Менә шул да ярамады, шикаять язып үзәгенә үттеләр, хәзер Казанда “Нәфис”тә эшли.

— Аны ярты штатка калдырырга туры килде, — ди район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. — Клубларга кеше табу җиңел түгел.

— Равияне яңадан кайтару буенча эш алып барабыз, — ди авыл җирлеге башлыгы.

Равия Минһаҗеваның үзе белән элемтәгә кереп булмады. Әмма аның фикерен дә ишетербез, шәт.

Ә әлегә Сикертән яшьләре күршедәге Гөберчәккә йөри. Безнең дә шушы авылга барыш. Исемен әйтергә теләмәгән бер “даими авторыбыз” Гөберчәк клубын һич тә онытырга ирек бирми. Әле менә кичә генә “тәрәзәләрдән җил өрә, урындыклары киемне ерта”, дип шалтыратты.

Үзегезне күреп булмаса да, шалтыратуыгыз өчен рәхмәт. Чөнки мин монда чын авыл клубын, бөтен күңелен биреп эшләүче хуҗасын күреп, авыл кешеләре өчен шатланып киттем. Билгеле, иң гаҗәпләндергәне клуб мөдире Халидә Әхмәдиеваның җиде чакрым ара үтеп Чөмә-Елгадан кадәр килеп эшләп йөрүе булды. Көнгә 14 километрга җыела бит.

— Бүген җәяү килдем, — ди ул. — Җәен велосипедта, кышын чаңгыда. Сәерсенеп караучылар да бардыр инде.

Халидә үзе тумышы белән Гөберчәктән, биредә әнисе яши. Чөмә-Елгага кияүгә чыккан, ире Фидаил белән ике ул, бер кыз үстергәннәр.

— Быел бу эшкә алынганга 40 ел тулды, — ди ул. — 1975 елның 25 августында Чөмә-Елга клубында эшли башладым. Ул вакытта колхоз рәисе Габделбәр абый бик таләпчән кеше иде: “Беренче секретарь Зәйнуллин килә, бар да тәртиптәме?” — дип кереп чыгар иде.

Габделбәр Фәйзрахманов 27 ел рәис булды, ул чорда Сикертән мәдәният йорты гөрләп эшләде, анда Мәскәүдән килеп семинарлар үткәреп йөргәннәре хәтердә.

Халидә Гөберчәк клубында биш ел эшли, шул вакыт эчендә 4 спектакль куйганнар, иң яхшы клублар арасында.

— Ул эшли башлаганчы яшьләр тәрәзәләрне ватып китәләр иде, ә хәзер бер әйбергә тиюче юк, — ди Гөлфия Гыйбадуллина. — Яшьләр белән төрле кичәләр оештыралар, ул “Карга боткасы”, Яңа ел каршылау кичәләре генә ни тора!

— Мин клубның кеше белән тулы булганын яратам, — ди Халидә. — Яшьләр күп авылда, алар төрле чараларда бик теләп катнашалар.

Гөберчәктә чын авыл клубы дип язган идем бит әле. Аның эчендәге рәхәтлек, җылылык! Курчак өе инде менә! Ул сәхнәсе, клуб мөдиренең эш бүлмәсе, зал диварларындагы төрле стендлар, бар да зәвык белән эшләнгән. Түр бүлмәдәге сандыкны ачып күрсәтте мөдир, ә анда үз куллары белән чигелгән сөлгеләр, яулыклар. Алар һәркайсы спектакльләр куйганда ярап куя.

Ул төрле бәйгеләрдә яуланган дипломнар, башка бүләкләр исәпсез-хисапсыз. Халидә Әхмәдиева Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тагын нәрсә әйтим? Залдагы урындыклар да бер дә кием ертырлыкка охшамаган. Ел саен ремонт ясыйлар, ире Фидаил дә булыша.

Сикертән мәдәни үзәге мисалында күренгәнчә, бина төзеп куеп кына эш бетми әле. Аңа “җан кертүче”ләр кирәк. Гөберчәктә, Иске Масрада чын авыл клублары гөрләтеп эшләп ята. Иске Масрада Чулпан Хафизова иске бинадан курчак өе ясады, диләр.

Гөберчәк клубына килсәк, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте аңа музыка үзәге алып биргән, быел менә районнан теннис өстәле бүләк иттеләр.

Гөберчәктән мин районда мондый клублар күбрәк булсын иде әле, дигән фикер белән киттем.

Ильяс Фәттахов

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение